Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанның даими вәкиллегендә Ленинград өлкәсе татар җәмгыятьләре рәисләре очрашты

0

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазифасын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов «Файда» татар мәдәни җәмгыяте» рәисе Илнур Гарифуллин һәм Сосновоборск шәһәр округы муниципаль берәмлеге «Кунак» татар мәдәни җәмгыяте рәисе Рөстәм Малахов белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда алар «Файда» һәм «Кунак» татар иҗтимагый оешмаларының агымдагы елда башкарылган эш планнары, шулай ук Россиядә Гаилә елына багышланган уртак чаралар оештыру турында фикер алышты.

Ленинград өлкәсенең «Файда» татар мәдәни җәмгыяте 2019 елда оеша һәм татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен торгызу, туган телне өйрәнү, яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр белән үзара багланышлар буенча зур эш алып бара. Шулай ук тематик кичәләрен, «Файда» Татар фольклор ансамбленең фестивальләрен һәм концертларын үткәрә.

«Файда» һәм «Кунак» иҗтимагый оешмалары Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Санкт-Петербургта, Тосно, Гатчина, Сосноборск шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсенең башка шәһәрләрендә уздырган чараларда актив катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *