Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Бердәм Россия»: Быел алдан тавыш бирүдә катнашу шартлары үзгәрәчәк

0

Быел алдан тавыш бирүдә катнашуның кайбер шартлары үзгәрәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Перминов белдерде.

«Яңалыкларның беренчесе - процедураның барлык җиңүчеләре дә партия әгъзалары яки тарафдарлары статусын алырга тиеш була. Безнең өчен бу үзара нәтиҗәлелекне һәм җаваплылыкны көчәйтү», - диде Перминов.

Агымдагы елның тагын бер яңалыгы - төбәк парламентына һәм шәһәр думасына сайлауга кандидатка дәгъвачылар алдан тавыш бирүдә яки бер мандатлы округлар буенча, яки исемлек буенча катнаша алачак. Элегрәк катнашуның ике формасы да мөмкин иде.

Үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан кандидатларга карата таләпләргә дә кагылачак. Алар өчен документлар бирү кагыйдәләре гадиләштерелә, алдан тавыш бирү сайтында видеоконтентны мәҗбүри бастырып чыгару таләбе юкка чыгарыла. Шулай ук алар процедура нәтиҗәләре буенча тавышларга карата өстәмә 25 процент алачак.

«Бердәм Россия» - ачык алдан тавыш бирү юлы белән барлык дәрәҗәдәге депутатларга кандидатлар сайлауны уздыра һәм сайлаучыларга кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирә торган бердәнбер сәяси партия», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алдан тавыш бирү сайлаучыларыбыз белән элемтәне тагын да ныгыту, проблемалы сорауларны тыңлау, актуаль проблемалар утрында фикер алышу һәм праймеризда үз тавышларын бирәчәк республика халкы фикеренә таяну өчен үткәрелә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *