Зәкия Туешева премиясе быел Буа театры сәхнәсеннән тапшырылды
Зәкия Туешева исемендәге театр премиясе быел Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Рәис Галиевка тапшырылды.
Премияне Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тапшырды. Премияне театр вәкиле кабул итеп алды.
- Әлмәт театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, республикада яңа театраль премия гамәлгә куелды. Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.
- Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр театрлары хезмәткәрләре дәгъва итә ала. Андый театрлар бездә алты: Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры.
- Гаризалар республиканың халык театрларыннан кабул ителде. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак дип карар ителгән иде.
- Премия ТР Мәдәният министрлыгы һәм «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.
- Зәкия Туешева (1919-2018) – 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт театрының режиссёры, баш режиссёры. ТАССРның халык артисты. Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашучы.