Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дилүс Хуҗахмәтовка тагын бер «Тантана» премиясе тапшырылды

0
Дилүс Хуҗахмәтовка тагын бер «Тантана» премиясе тапшырылды

Курчак театрының иң яхшы актеры дип Дилүс Хуҗәхмәтов танылды. «Тантана» премиясенең бу номинациясе аңа «Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өчен тапшырылды.

Лауреатны Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров игълан итте. Ирек Закиров лауреатны котлар алдыннан Раил һәм Фәрит Садриевларга алтын белән чигелгән чапан бүләк итте. Котлаучылар арасында Тәуфикъ Сәгыйтов һәм Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та бар иде.

Дилүс Хуҗахмәтов спектакльдә боз курчак белән уйный. Тамаша дәвамында курчак эри бара.

Бу Дилүс Хуҗахмәтовның жиденче «Тантана» премиясен алуы.

Хәзерге вакытта Буа дәүләт театры залында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *