Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанлылар йортка газ үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия ала ала

0

Татарстанда яшәүчеләр йортларына газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, дәүләт ярдәме Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлары, күп балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яисә шундый баланы караучы затлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре һәм җан башына уртача кереме 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өчен каралган.

Компенсация газ үткәрелгән һәм җиһазлар урнаштырылганнан соң гына, башкарылган эшләрнең бәясе күрсәтелгән эш актлары, шулай ук җиһазлар сатып алу турында чеклар күрсәтелгәндә генә бирелә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *