Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәгариф һәм фән министры 1 сентябрьдән мәктәпләрдә кертеләчәк яңа фәннәр турында сөйләде

0

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән яңа фәннәр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендә туры эфир вакытында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин хәбәр итте.

«Яңа уку елыннан «Хезмәт» фәне барлыкка киләчәк, хәзер ул «Технология». Бераз яңача юнәлеш булачак», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Урта мәктәп һәм югары сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне мәҗбүри булачак. Аңа беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы керәчәк. Шулай ук киңәйтелгән башлангыч хәрби әзерлек программасы да керә.

2023/2024 уку елында яңа фәннәр кертелмәде. Әмма «Математика» фәненә, элек булган «Алгебра» һәм «Геометрия»гә өстәп, «Ихтималлык һәм статистика» дигән яңа курс кертелде.

Моннан тыш, 2023 елның сентябреннән мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү минимумы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул 6-11 сыйныф укучылары өчен кертелә. Һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәр пәнҗешәмбе «Россия – минем горизонтларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында үткәрелә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *