Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Башкортстанда «Сүз остасы-2024» бәйгесе Александр Пушкин һәм Мостай Кәримгә багышлана

0

2024 елда Башкортстанда «Сүз остасы-2024» республика сәнгатьле укучылар бәйгесе ике датага – Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлап үткәреләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурс 6 майда Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортында инде уналтынчы тапкыр оештырыла. Анда театраль белеме булган, дәүләт театр коллективларында эшләүчеләр (яшь чикләнмәгән), шулай ук театр факультетлары, сәнгать һәм мәдәният уку йортлары бүлекләренең чыгарылыш курс студентлары катнаша ала.

Бәйгедә катнашучы чыгыш ясау өчен рус, башкорт яки татар телендә шигырь яки проза әсәре (яттан укыла) әзерләргә тиеш.

Конкурста катнашу өчен 25 апрельгә кадәр Башкортстан Театр әһелләре берлегенең электрон почтасына (stdrb1938@mail.ru) гариза җибәрергә кирәк.

Бәйгене Башкортстан Театр әһелләре берлеге оештыра, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *