Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чиләбе өлкәсендә «Хатирәләр» шигъри флешмобы була

0

Чиләбе өлкәсендә Ирек Сабиров иҗатына багышланган «Хатирәләр» шигъри флешмобы була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Кадерле дуслар, шигырь сөючеләр, замандашлар, хезмәттәшләр! Сезне Ирек Нәгыйм улы Сабиров иҗатына багышланган «Хатирәләр» шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.

Ирек Сабиров 1950 елның 14 апрелендә ТАССРның Биектау районы Мәмдәл авылында туа. 1973 елда С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм аны Еманжелинск шәһәрендәге «Сигнал» заводына җибәрәләр, ул анда чирек гасыр эчендә мастердан алып предприятиенең баш инженерына кадәр юл уза. Шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Ул татар һәм рус телендә яза. Ирек Сабировның шигырьләре һәм проза әсәрләре төбәктә чыга торган газета-журналларда, шулай ук Татарстан һәм Башкортстандагы басмаларда дөнья күрә. Ул «Сезон клубники и зарниц», «Аваз», «Манзара» һ.б. җыентыклар авторы.

«Авторның әсәрен укып видео яздырыгыз, аны #ирексабиров, #хатирәләр, #конгресстатар74 хэштеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәгездә урнаштырыгыз. Безнең проектка теләктәшлек күрсәтүегезне, видеороликларга лайклар һәм репостлар куюыгызны сорыйбыз», - диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *