Казан белән Калуганы туры авиарейслар тоташтырачак
Калугадан Казанга туры даими авиарейслар җибәреләчәк. Очышлар 1 майдан гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итте Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша.
Рейслар «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе тарафыннан атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак. Билетларны апрель аенда ук сата башлаячаклар.