Волонтерлар Татарстан халкына төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү турында искәртте
Казанда, «Яшьлек» метро станциясенә төшә торган урын янында 2025 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирүгә багышланган акция узды. Анда волонтерлар кешеләргә тавыш бирүдә катнашучы иҗтимагый киңлекләр һәм тавыш бирүнең нечкәлекләре хакында сөйләде. Алар шулай ук теләгән һәркем тавыш бирә ала торган мәйданчыклар турында да искәртте.
Акция вакытында волонтерлар кешеләргә теге яки бу иҗтимагый территорияне сайларга тәкъдим итте, объектлар турында мәгълүмат белән уртаклашты, бу онлайн-сервисларны аңлап җиткермәгән өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөһим иде.
«Бик яхшы проект, узган ел аның буенча мин яшәгән йорт янындагы ишегалдын яңарттылар, хәзер урамга балалар белән чыгуы да күңелле. Әгәр игътибар итсәң, Казан шундый проектлар ярдәмендә елдан-ел матурая бара», - диде шул тирәдән үтеп баручы Гүзәл Хәмидуллина.
Искәртеп узабыз, быел Татарстаннан тавыш бирүдә барлык 45 муниципаль берәмлектәге 273 иҗтимагый киңлек, шулай ук 1,5 меңнән артык ишегалды катнаша. 150 меңнән артык кеше алда торган елда беренче чиратта төзекләндерү күздә тотылган парклар, скверлар, бульварлар һәм ишегалларын сайлаган инде.
Тавыш бирү 15 мартта башланды, ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Объектларны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен сайлап алалар.