Татарстанда торак төзү планы инде 42 процентка үтәлгән
Татарстанда 2024 елга билгеләнгән торак төзү планы инде 42 процентка үтәлгән. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Хәзер турыдан-туры быелгы программаларны гамәлгә ашыру турында. Әлеге блокны традицион рәвештә торак төзелеше статистикасы ачып җибәрә. 30 мартка гомуми план 42 процентка үтәлгән – 1 миллион 332 мең квадрат метр торак сафка бастырылган», - диде докладчы (2024 елда барлыгы 3 миллион 150 мең квадрат метр торак төзү ниятләнә).
«Коммерцияле торак төзелеше линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 11 проценты файдалануга тапшырылган – бу гомуми мәйданы 165 мең квадрат метр тәшкил иткән 42 күп фатирлы йорт дигән сүз. Социаль ипотека буенча еллык план 33 процентка үтәлгән: быел төзелергә тиешле 56 йортның ундүрте сафка бастырылган. Аларның гомуми мәйданы 54 мең квадрат метр тәшкил итә», - дип искәртте министр.
«Шәхси торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә гомуми мәйданы 1 миллион 113 мең квадрат метр тәшкил иткән 8245 йорт файдалануга тапшырылган, бу - еллык планның 74 проценты», - дип өстәде ул.
Болардан тыш, агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә яшәүче 84 яшь гаилә яңа торак сатып алырга тиеш. Аларның барысы да таныклык алган инде, Башкарма комитетларның шәхси счетына тиешле акча күчерүгә әзерлек бара.
Шулай ук биш һәм аннан күбрәк баласы булган 28 гаилә торак алырга тиеш. Әлегә гомуми мәйданы 2329 квадрат метр тәшкил иткән фатирларга 26 сертификат рәсмиләштерелгән.
Моннан тыш, мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль авариясен бетерүдә катнашучылар (биш гаилә) яңа торак хуҗалары булачак. Алар өчен сертификатлар рәсмиләштерелгән инде, банкта махсус счет ачылган. Хәзерге вакытта гариза бирүчеләр фатир сайлау белән шөгыльләнә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы узган ел Татарстанда рекордлы күләмдә – 3,4 миллион квадрат метр торак сафка бастырылуы хакында хәбәр иткән иде.