Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 01.08.2020

Алабугада яңа мәктәпкә укытучылар һәм укучылар җыю эше төгәлләнеп килә

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 1 август, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә. Әмма, без 1-8 сыйныф укучыларыннан гына гаризалар кабул итәбез, шуңа күрә әлегә мәктәп 900 бала кабул итәчәк, дип аңлатты  «күптелле белем бирү комплекслары» полилингваль мәктәп директоры Сергей Ежов. Читать дальше...

Бөгелмәдә комбайннар парадында аграрийлар урып-җыю эшләренә әзерлекне күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 1 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районында техниканы карау Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда җирле белгечләр, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе һәм «Россельхозүзәк» вәкилләре, шулай ук комбайнчылар үзләре һәм алмаш тракторчы-машинистлар катнашты. Комиссия әгъзалары ашлык җыю комбайннарының, туфракны төп эшкәртү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы техникасының, шулай ук ашлык складларының... Читать дальше...

Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 1 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре»). 1 август — тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә алу һәм тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Чара Әгерҗенең вокзал яны мәйданында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәмне алып баручыларның: ТАССРның 100 еллыгына багышланып агымдагы елның 30 гыйнварында Бурятиядә башланган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей клубы «Нефтехимик» командасыннан реванш алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Уен дисциплинасына бәйле кичәге проблемалар искә төште — Түбән Кама хоккейчылары өч алканың икесен күпчелектә кертте. Казанлылар бүген матчны агрессив төстә башлады, беренче ун минутта кунакларны өч тапкыр боздан «куып чыгарды». Әмма «барслар» күпчелектән файдалана алмады. Уен башында исә командалар үзара чәкәләшеп алды: бозда Михаил Фисенко һәм Роман Граборенко нидер бүлешмәгән. Аның каравы тигез составта уйнаганда периодның соңгы минутларында Станислав Галиев... Читать дальше...

Станислав Галиев: «Нефтехимик» клубына каршы уен хис-тойгыларга бай булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей клублары арасындагы сезон алды матчындагы чәкәләшүләр хис-тойгыларның ташып чыгуы белән бәйле. Казан клубы һөҗүмчесе Станислав Галиев матчтан соң шундый фикере белән уртаклашты. «Сезондагы тәүге җиңү, без яхшы уйнадык, әмма моннан да әйбәтрәк уйный алабыз. Бүгенге уен кичәгесенә караганда хис-тойгыларга баерак булгандыр, бәлки. Алар агрессив уйный — без дә шулай җавап кайтарабыз. Чәкәләшүләрнең сәбәбе дә шуңа бәйле. Читать дальше...

Татарстанда ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 10.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән. 1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча... Читать дальше...

Коронавирус пандемиясе сәбәпле «Зәкят» фонды мохтаҗларга ике тапкыр кимрәк ит тарата

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Тата-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондын мохтаҗларга тарата торган корбан ите күләме ике тапкыр кимегән.  Бу хакта хәйрия фонды җитәкчесе Булат Марданов әйтте. «Быел пандемия сәбәпле Корбан гаетендә таратыла торган ит күләме ике тапкырга диярлек кимеде. Узган ел биш ярым тонна ит тараткан булсак, быел өч тонна таратабыз. Бу аңлашыла, узган елны безнең аша сарык алган кайбер кешеләр үзләре кыен хәлдә калды», — ди җитәкче. Булат Марданов корбан... Читать дальше...

Россиядә Covid-19 коронавирусына каршы бер вакцинаны сынау төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Россиядә Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны клиник сынау төгәлләнде. Хәзерге вакытта аны теркәүгә әзерлек эшләре бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясенә каршы Гамалея үзәгендә әзерләнгән вакцинаны клиник сынау тәмамланды, хәзер теркәү процедурасын үткәрү өчен документлар пакеты әзерләнә», — диде ул. Аның сүзләренчә,... Читать дальше...



Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте. «Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле»... Читать дальше...

Роспотребнадзор идарәсендә сәүдә үзәкләрендәге хокук бозулар турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы объектларындагы хокук бозуларны терки башлады. Алар 15 июльдә ачылды, беренче атнада җентекләп әзерләнү нәтиҗәсендә хилафлыклар күзәтелмәде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Хокук бозу очраклары Түбән Камадагы — өч, Чистайдагы ике кафеда теркәлде. Түбән Камадагы кафеларның берсендә ябык бүлмәдә банкет оештырылган», — диде ул. Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты вазифасына барлык кандидатларны да теркәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әйтик, Үзәк сайлау комиссиясенең 113нче киңәшмәсе кысаларында Коробченко Олег Владимирович («Үсеш партиясе»), Михеев Альмир Александрович («Гадел Россия»), Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Россия коммунистлары»), шулай ук Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) ТР Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары яңгыр явачак һәм көчле җил исәчәк дип кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил исәргә һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында җил көчәеп, аның тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Сәламәтлек саклау министрлыгында грипптан прививка ясату зарурлыгы хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә грипптан прививка ясау зарурлыгы турында белдерде. «Без грипптан гына түгел, башка йогышлы авырулардан да прививка ясатырга киңәш итәбез. Грипптан прививка вакцинаның (ул федераль бюджет хисабына үзәкләштерелгән тәртиптә китерелә) кайчан кайтып җитүенә карап башланачак. Вакцина август дәвамында кайтып җитәр дип көтелә. Без барлык кешене дә... Читать дальше...

Татарстанда бөртекле культуралар 13 проценттан артык мәйданда суктырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 206 мең гектар мәйданда (планның 13,7 проценты) суктырылган. Республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Быел Татарстан Республикасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 1,5 миллион гектар мәйданнан җыеп алу бурычы тора. Шуның 361 мең гектары — көзге, 413 мең гектары — язгы бодай... Читать дальше...

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Лаештагы пляжда су коенырга рөхсәт итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районындагы пляж ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең комлыкны файдалануга рөхсәт иткән санитар-эпидемиологик бәяләмәсен алды. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә Лаеш, Минзәлә һәм Зәй Башкарма комитетларыннан су объектын файдалануга санитар-эпидемиологик бәяләмә алу өчен өч гариза килде. Шулар арасыннан Лаеш шәһәре... Читать дальше...

Татарстанда планда билгеләнгән торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда планда билгеләнгән торакның яртысыннан артыгы (50,5 процент) файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Видеоконференция режимындагы киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. 30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 1,504 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу 2020 елга планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгы дигән сүз. Читать дальше...

Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте. Әлеге яңалык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. «Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни-агарту, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чараларны, катнашучылар санын 50 кешедән арттырмау шарты белән, оештырырга рөхсәт ителә», — диелә документта. Моннан тыш, 3 августтан кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б башка күңел ачу оешмалары да ачыла. Читать дальше...

Татарстанда, суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән балыкчыны эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда, көймәдән суга төшкән мендәрне алырга теләп, су төбенә киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 18.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яшел Үзәндә пляж каршында бер ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән. Урынга юл тоткан 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ачыклаганча, ике ир-ат яр буеннан 200 метр эчтәрәк балык тоткан. Читать дальше...

Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – республикага кабат килүче кешеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда туристларның күпчелеген республикага кабат ял итәргә килүчеләр тәшкил итә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Без туристларның Татарстанга сәфәр кылганнан соң калдырган фикерләренә мониторинг үткәрәбез, алар республика халкының кунакчыллыгын, чисталыкны һәм бик яхшы инфраструктураны билгеләп үтә. Шунлыктан кешеләр бирегә кабат килергә әзер, чөнки берьюлы барысын да карап өлгерә алмыйлар. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «100 мең кешедән чыгып исәпләгәндә, күрсәткеч 144,7гә тигез. Авырулар саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында — 81, Идел буе федераль округы субъектлары арасында исә соңгы, 14нче урынны били», — диде ул. Читать дальше...

Татарстан сулыкларының үзләштерелмәгән яр буйлары туристлар өчен тәртипкә китереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда экологиягә зыян китермичә генә яңа туристлык нокталары ачу мөмкинлеге булган урыннар җитәрлек. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Бездә яр буйлары әле бик начар үзләштерелгән, бу җәһәттән Татарстан территориясе туристларга ачылмаган диярлек. Безнең максат — сыйфатлы инфраструктура булдыру һәм ял итүчеләрнең, кайда килсәләр, шунда икътисадка өлеш кертүе», — диде Иванов. Республикада... Читать дальше...

«Ак Барс» һөҗүмчесе хоккей матчларында трибунадагы шау-шу тавышын ачарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев җанатарлардан башка гына хоккей матчлары үткәргән вакытта трибуналардагы шау-шу тавышын ачарга тәкъдим итте. «Бозга чыгу белән андагы бушлык һәм кайтаваз шунда ук күзгә ташлана. Җанатарлар тавышы, футболдагы кебек, аларның үзләреннән башка ничек кабул ителәдер, анысын әйтә алмыйм. Мин бозга чыккач, бөтен игътибарымны уенга туплыйм, әмма тәнәфесләрдә, уеннан туктап торган арада моны сынап карарга мөмкин. Начар булмаячак... Читать дальше...

Быел Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда шактый кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Быелның башыннан Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда 35 процентка кимегән. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә туристлар агымы узган елгы дәрәҗәнең 30-35 процентын гына тәшкил итә. Шулай да туристлар килә. Әйтик, мин күптән түгел генә Кремльдә булдым, анда төркем белән килүчеләр дә, ялгызы гына килгән туристлар да бар иде», — диде Иванов. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә хәбәрдә. 27 июльдә 1953 елгы Казан кешесен, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, Республика клиник хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында... Читать дальше...

Бөгелмәдә туып-үскән космонавт космоска очарга әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков космоска очарга әзерләнә. Корабль командиры сыйфатында Россия Герое һәм Бөгелмәнең мактаулы гражданины Халыкара космик станциягә очачак. Бу хакта «Бугульминская газета» яза. Роскосмос мәгълүматы буенча, пилотлы «Союз МС-17» корабле белән «Союз-2.1а» ракетасы 2020 елның октябрендә «Байконур» космодромыннан җибәреләчәк. «Союз МС-17» корабле экипажы составына Россия космонавтлары Сергей Рыжиков, Сергей Кудь-Сверчков, шулай ук NASA астронавты Кэтлин Рубинс керәчәк. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *