Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 24.08.2020

Түбән Камада яшәүче ир-ат Сочида ялы вакытында суга батучы туристны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида ялы вакытында суга батучы туристны коткарган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Август башында Руслан гаиләсе белән Сочига ялга китә. Бер көнне пляжда ял иткәндә, диңгездә бер ир-ат бата башлый. Коткаручылар аны судан чыгара, әмма ул инде суламый. Руслан Каштымов ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, зыян күрүчегә реанимация чаралары үткәрә. Шуннан соң ир аңына килә. «Бу — минем өчен гадәти эш. Читать дальше...

Чирмешән китапханәчеләре грант акчасына уен мәйданчыгы төзетә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 24 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән үзәк китапханәсе янында, ачык һавада, өсте ябулы сәхнә белән балалар уен мәйданчыгы булачак. Төзүчеләр сәхнәне ясый да башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ккитапханәчеләр 2019 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте конкурсында «Без бергәләп уйнарга телибез!» проекты белән 500 мең сумлык грант откан. Бу эшләр менә шул акча хисабына башкарыла. Читать дальше...

Татарстанда атна ахырына +29 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанга җылы һава торышы кайтачак. Атна ахырына һава 29 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы саклана. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. «26 августта Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак»... Читать дальше...

Антальядан килгән татарстанлылар Казан аэропортында коронавируска тест тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда бүген Антальядан самолет төште. Халыкара рейс белән килгән Татарстан пассажирларына аэропорт бинасында яңа коронавирус инфекциясенә тест узу мөмкинлеге тудырды.  «Казан» халыкара аэропортында чит ил рейсы белән кайткан гражданнарга уңайлы булсын өчен Covid-19 инфекциясенә тест үткәрү оештырылды. Анализны 1,3 мең сумга бирергә мөмкин. Бу уртача бәя, хәтта шәхси клиникаларга караганда бераз түбәнрәк», — дип сөйләде журналистларга Роспотребнадзорның... Читать дальше...

Чикләүләрне бетерү Идел буе төбәкләрендә инфляцияне тизләтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Июльдә Идел буе федераль округы төбәкләрендә еллык инфляция торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны ел саен индексацияләү һәм товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗны активлаштыру аркасында 3,4 процентка кадәр тизләде. Бу хакта Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Идел буе федераль округында еллык азык-төлек инфляциясе июльдә 4,3 процентка (июньдә — 4,1 процент) кадәр арткан. Эссе һәм коры һава торышы аркасында чит илдән китерелә... Читать дальше...

Казан үзәгендә чит ил машинасы байкерны бәрдергән, зыян күрүче - хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә чит ил машинасы байкерны бәрдергән, зыян күрүче - хастаханәдә. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте урыныннан агентлыкның үзхәбәрчесе сөйләде. Һәлакәт бүген кич Таҗи Гыйззәт урамында булган. «Форд» йөртүчесе сулга борылганда мотоциклчыга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Бәрдерү аркасында байкерны берничә метрга атып бәргән. «Мотоциклчы төрле имгәнүләр алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип ачыклык кертте агентлыкның үзхәбәрчесе.

Мансур Гыйләҗев: Тамашачы бездән шедеврлар көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда булса да, тамашачыга Татарстанда төшерелгән фильмнарны карау мөмкинлеге тудырылды. Казанда һәм республика районнарында Татарстан киносы көннәре башланып китте.  Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре Кызыл келәм белән башланып китте. Келәмнән Татарстан киносы вәкилләре үтте.  Кинематографларны һәм тамашачыны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин... Читать дальше...

Радий Хәбиров татарстанлыларны ТАССРның йөз еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлылар адресына ТАССРның 100 еллыгына видеокотлау яздырган. Ул ныклы сәламәтлек, республиканың чәчәк атуын һәм яңа казанышлар теләгән. «Татарстан тарихы бөтен ил язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу үзенчәлекле төбәк безнең ватаныбызга фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен бирде», — диде Радий Хәбиров. Башкортстан башлыгы сүзләренчә, Татарстан үзенең юбилеен зур биеклекләргә ирешеп... Читать дальше...



Татарстанлылар идеаль Президент портретын төзегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа видеопроектта татарстанлылар республика Президентын ничек күрергә теләве турында сөйләде. Бу хакта Vorobev TVның YouTube-каналында да хәбәр ителә. Проект «Глас народа» дип атала. Аның авторы — Татарстан журналисты, «Татарское прииртышье» телеграм-каналы һәм «TUKAY» проекты авторы Юрий Воробьев. Видеоязмада очраклы рәвештә сайлап алынган 20 кеше республиканың идеаль җитәкчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. «Үзен үсешкә багышлаган кеше»... Читать дальше...

Чаллыда яңа балалар бакчасына йөрүче малай Борһановны татарча белүе белән шаккаттырды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чаллыда яңа балалар бакчасы ачылышында чыгыш ясаган малайга шаккатты. Бүген автошәһәрдә тантаналы рәвештә 128нче катнаш типтагы «Шаян» балалар бакчасы ачылды. «Туган телдә ничек иркен сөйләшә, нинди риторика!» — дип мактады яшь артистны министр. Яңа мәктәпкәчә учреждениенең бәясе — 227,31 миллион сум, аны төзү белән «Евростиль» төзелеш компаниясе шөгыльләнгән. Мәктәпкәчә учреждение « Замелекесье»... Читать дальше...

Саулык бөтен нәрсәдән, хәтта акчаның үзеннән дә кыйммәт - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Радик Сабиров). Сәламәтлекнең никадәр кыйммәтле икәнен быел аеруча аңладык. Әйләнә-тирәңдәгеләргә әйләнеп карыйсың да, әле бер танышың кан басымы югары булуы белән азаплана, әле икенче танышыңның тән температурасы күтәрелгән, йөткерә, хәлсезлек сизә. Коронавирус булмасын дип, профилактика ясарга ашыгып, даруханәгә йөгерә. Анда исә безне көтеп кенә торалар. Товарны — дарулар, витаминнар, башкасын сатарга кирәк бит. Даруханә хезмәткәрләренең теле телгә йокмый... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать паркында Wildberries логоүзәген ачты

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 24 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Wildberries сату-бүлү үзәгенең беренче чиратын ачты. «Бу мәйданчыкта без узган елның ноябрендә свай кагудан башладык, бүген бу - 50 мең квадрат метрлы комплекс. Иң мөһиме — яңа эш урыннары, бу зур инвестицияләр. Бу кече һәм урта бизнес шушы мәйданчык аша үз продукциясен тәкъдим итә алсын өчен эшләнде», — диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген 50 мең квадрат... Читать дальше...

Covid-19 сәбәпле, Татарстанда көзге Агач утырту көне күмәк булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанда гадәттәгечә «Агач утырту көне» табигатьне саклау акциясе сентябрь ахырында — октябрь башында узачак, әмма ул күмәк булмаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. «Акцияне сентябрь ахырында уздырырга планлаштырабыз, хәзер тәкъдимнәр әзерлибез. Гадәттә бу акция сентябрь ахырыннан 10 октябрьгә кадәр уздырыла. Республиканың барлык районнарында җирле администрация башлыклары белән килешеп... Читать дальше...

Пензада «Дуслык күпере» төбәкара фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 22 августта, Пензада «Дуслык күпере» төбәкара фестивале узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү, «Сабантуй-2020» өлкә татар мәдәнияте бәйрәме кысаларында үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм милли аш-су күргәзмәсе белән ачылды. Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары һәм сәнгать коллективлары катнашындагы... Читать дальше...

Татарстанда грипптан күмәк вакцинация укытучылардан башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Беренче чиратта грипптан вакцинаны укытучыларга ясаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Безгә хәзер нибары 15 процент вакцина килде. Шуңа күрә без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән беренче чиратта вакцинацияләнәчәк контингентны билгеләдек — бу укытучылар, чөнки уку елы башлана, шулай ук алар сайлау комиссияләрендә булачак. Читать дальше...

Миңнеханов Иннополиста ArtSpace яңа мәдәни үзәкне ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Иннополис ИТ-шәһәрендә ArtSpace ивент-холл яңа шәһәр киңлеге ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәр киңлеген 2020 елның февралендә төзи башладылар, ике катлы бина заманча минимализм стилендә эшләнгән. Аның гомуми мәйданы 2,2 мең квадрат метр тәшкил итә. ArtSpace — ул ял итү, белем алу һәм иҗат итү урыны. Анда чаралар һәм кино күрсәтү өчен зур зал, авиамодельләштерү һәм робототехника өчен остаханә бар. Читать дальше...

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе турында» карары ведомствоның рәсми сайтында чыкты. «Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына 2021 елдан башлап республика бюджетыннан Татарстан Мәдәният министрлыгына Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен бирү өчен 600 мең сум күләмендә акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә», — диелгән документта. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә Кол Гали сурәте төшерелгән конвертлар сатуга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең почта бүлекчәләренә күренекле гуманист-шагыйрь Кол Гали һәйкәле төшерелгән маркалы конвертлар сатуга чыкты. Конвертлар Ульяновскиның «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы мөрәҗәгате буенча «Марка» нәшрият үзәге әзерләгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 26 июньдә өлкә Сабан туе көнендә Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, оешма әгъзалары үтенече белән, конвертны тантаналы төстә тәкъдим итте. Ул Ульяновскида... Читать дальше...

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстанны 100 еллык бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан котлады. Видеомөрәҗәгатьне Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Инстаграмдагы битендә урнаштырган. «Татарстан тарихы бөтен ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Әлеге үзенчәлекле төбәк Ватаныбызга фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен бирде. Республика үзенең юбилеен яңа уңышлар белән каршылый... Читать дальше...

Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын татар телендә игълан итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде. «2020 елда саммитны онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Конференциягә теркәлү 2022 нче елда башланачак. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Битлек режимы ким дигәндә мартка кадәр гамәлдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина  сөйләде. «Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтеп килдек. Алар вируслы инфекция йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы... Читать дальше...

Җәлилчеләр хөрмәтенә Спас манарасы сәгате 11 тапкыр сугачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Августта республикада шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган чаралар уза. 25 августта чаралар циклы 1 май мәйданында 12:00 сәгатьтә гадәти булмаган акция — 11 тапкыр сәгать сугу белән тәмамланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле Зилә Гыймазова хәбәр итте. «11 җәлилче — Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алишев, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев... Читать дальше...

Авиаочышларны ачкач, Татарстанга Төркиядән биш рейс кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Халыкара авиаочышларны ачкач, Татарстанга Төркиядән биш рейс кайтты. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Рейслар ачылганнан алып, Татарстанга Төркиядән биш рейс килде. Анда 710 пассажир килде, 542 кеше — Татарстан кешесе», — диде ул. Россиягә чит илдән килүчеләр өч көн дәвамында коронавируска тест ясатырга тиеш, диде Любовь Авдонина. «Бу рейсларда килгән 316 кеше, ягъни килүчеләрнең 60 проценты тикшерелгән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшел Үзәнгә кайчагында Казан белән көндәшлек итү авыр. «Мондый социаль инфраструктура объектлары төзелеше, җәмәгать киңлекләрен, паркларны, ишегалларын төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәр тормыш өчен яхшырак һәм уңайлырак була бара», — диде ул тантаналы чара барышында. Читать дальше...

КАМАЗ Россия почтасына 15 йөк машинасы тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Иннополис, 24 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Иннополиста 15 «КАМАЗ» йөк автомобиле Россия почтасы адресына тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов катнашты. «Бүген без Россия почтасының Татарстан Республикасындагы стратегик планнары һәм Татарстан да Россия почтасының стратегик партнеры булырга мөмкин булган планнар турында фикер алыштык. Бүген без зур бизнес продукциясен генә түгел, ә кече һәм урта... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *