Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 08.08.2020

Азнакайда иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 8 август, «Татар-инфлорм», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда узган «Автоледи-2020» бәйгесенә районның иң оста машина йөртүчеләре җыелган иде. Ун хатын-кыз арасында иң оста йөртүче ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ярышларның теоретик өлеше ДОСААФ базасында үтте. Бәйгедә катнашучылар вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен расладылар. Ярышларның икенче этабында алар машина йөртү осталыгын күрсәтеп, вакытка трасса буйлап үтте.  Бәйгедә беренчелекне Гөлназ Хафизова яулады. Читать дальше...

Чирмешәндә ике эшмәкәр продукцияләрен ТАССРга 100 ел логотибы белән чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә ике эшмәкәр продукцияләрен ТАССРга 100 ел логотибы куеп чыгарачак. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында республика районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Флагны Чирмешәндә ипи-тоз һәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Аны хөрмәтләү чарасы Яшьләр мәйданчыгында булды. Биредә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әләмгә район гербы төшерелгән тасманы беркетте. Читать дальше...

Актаныш районында Яңа Әлем – Иске Әлем автомобиль юлы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Яңа Әлем — Иске Әлем юлы 6, 5 чакрым озынлыкта, «Татавтодор» җәмгыяте тарафыннан республика программасы нигезендә 160 миллион сумлык эш башкарылды. Юл төзүдә хезмәт куйган эшчеләр Актаныш район башлыгының Энгель Фәттаховның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бүген Яңа Әлем — Иске Әлем юлы тантаналы ачылды. Республика программасы нигезендә ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Читать дальше...

Камил Сәмигуллин триатлонда йөзү, велосипед, йөгерү этапларын 1 сәг 46 минутта узган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә һәвәскәрләр арасында триатлон стартында катнашты. Бу хакта «Татар-информга» ярышларны оештыручылар хәбәр итте. Мөфти йөзү, велосипедта бару һәм йөгерү этапларын 1 сәгать 46 минут 32 секунд эчендә узган, ул финишка 212нче булып килгән. Һәвәскәрләр йөгерешеннән тыш, Әлмәт Россия чемпионатын да кабул итте, анда спортчыларны Европа чемпионатына сайлап алганнар. Хатын-кызлар арасында Пензадан Анастасия Горбунова... Читать дальше...

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар шагыйрьләренең иҗади кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагына Мәскәү гербын тантаналы рәвештә беркетү һәм Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында була. Очрашуда Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Рәмис Аймәт, Шәмсия Җиһангирова катнаша. Читать дальше...

Татарстанда июнь аенда үлүчеләр саны артуның сәбәбен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның июнь аенда Татарстанда 4689 кеше вафат булган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 1309 очракка күбрәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үлүчеләр санының кискен артуының сәбәбен аңлатты. «Үлүчеләр саны артуга килгәндә, чыннан да, кичә чыккан мәгълүматлар буенча, үсеш күзәтелә. Без яшь категорияләре буенча анализ ясадык. Читать дальше...

30 августта бәйрәм чараларына тән температурасын үлчәп кенә кертәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, » Татар-информ», Эвелина Киселева). 30 августта Татарстанда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары планлаштырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Covid-19 авыруы таралу сәбәпле, бәйрәмне уздыру форматы турында сөйләде. Авдонина чарага тән температурасын үлчәгәннән соң гына керергә мөмкин булачагын әйтте. Аның нинди форматта булачагы бәйрәм датасына якынрак билгеле булачак. Читать дальше...

Татарстанда елгага төшеп киткән тракторның йөртүчесе батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер трактор елгага төшеп киткән. Аны йөртүче тракторчы ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген иртәнге сәгать җидедә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның бердәм номерына Югары Суыксу авылындагы буада трактор йөртүче ир-атның батуы турында хәбәр килгән. Фаҗига урынына 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Алар ир-атның гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта тапкан. Читать дальше...



Эдуард Хәйруллин Милли китапханә урнашкан Ушкова йортына онлайн экскурсия үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Новая Тартария» YouTube каналында Кремль урамындагы Ушкова йортының тарихы турында сөйләде. Гадәти булмаган объект Казанның кызыклы истәлекле урыннарының берсе булып тора, 1919 елдан бу йорт республика Милли китапханәсенең үзәк бинасы буларак билгеле. 1904 елда «П. К. Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте» предприятиясе хуҗасының бер улы Алексей... Читать дальше...

Татарстанга чит илләрдән кайтучылар өчен мәҗбүри изоляцияне гамәлдән чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус буенча чикләүләрне йомшарту дәвам итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталында чыкты. Документ нигезендә, Татарстанга чит илләрдән халыкара авиарейслар белән килгән гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык үзизоляция гамәлдән чыгарыла. Шулай ук карар нигезендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен үзизоляция режимы 9 августтан 23 августка кадәр озайтыла. Үзгәрешләр 10 августтан үз көченә керә.

«Милли китап» нәшриятында «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм аның «Милли китап» нәшрияты тарафыннан нәшер ителә торган «Татар археографиясе» сериясендә 25 нче китап дөнья күрде. «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» («Хатлар, хатирәләр») исемле әлеге китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Материалларны өйрәнеп, китапны төзүче, басмага әзерләүче — археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты, китапханә хезмәткәре Раиф Мәрданов. Читать дальше...

Көймәнең моторы сүнү сәбәпле, төнлә Кама уртасында калган яшүсмерләрне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда төнлә көймәнең моторы сүнү сәбәпле, Кама елгасында калган яшүсмерләрне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген иртәнге сәгать дүрттә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның бердәм номерына республиканың Лаеш районында Камада калган ике яшүсмергә ярдәм кирәклеге турында хәбәр килгән. Көймәнең бензины беткән һәм мотор сүнгән, ә ишкәкләр сынган булган. Читать дальше...

Златоуст шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларына багышланган китап күргәзмәсе эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Златоуст Үзәк шәһәр китапханәсенең А. Г. Даушева исемендәге милли һәм чит ил әдәбияты бүлекчәсе «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәләре сериясен тәгъдим итә. Күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучыларына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Китаплар рус, татар һәм башкорт телендә тәгъдим ителә. Күргәзмәне бүлекчәнең әйдәп баручы китапханәчесе Валя Заһидуллина әзерләгән. Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы мәйданнарының 28 процентыннан уңыш җыеп алынган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүгенге көнгә Татарстанның 420 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 1 млн 690 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык — бер гектардан 40,3 центнер. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. ТР Президенты матбугат хезмәте. шул хакта хәбәр итте. «Сигез район бер гектардан 45 центнер уңдырышлылык белән бара. Республика мәйданнарының 28 процентыннан уңыш җеап алынган. Читать дальше...

Казанда кытай теленнән бушлай дәресләр оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Казанда кытай телен өйрәнү өчен төркем туплый. Беренче танышу дәресе 20 августта узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Дәрестә укытучы Мария Макарова кытай теле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә, Кытай турында сөйли, кыскача аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра. Дәрес нәтиҗәләре буенча, теләүчеләр бушлай уку курсларына языла ала. Укулар сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында башлана. Катнашучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк... Читать дальше...

Түбән Новгородның актив татар хатын-кызлары «Туган як» редакциясендә очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 6 август көнне Сергач шәһәрендә «Туган як» газетасы редакциясенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы активистлары җыелды. Чара оешма җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Татарлар яши торган районнардан килгән оешма лидерлары агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты. Зилә Әхмәдуллина автономия исеменнән кайбер активистларны нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләде... Читать дальше...

Татарстанга Covid-19 авыруын кайсы шәһәрләрдән алып кайтулары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бу атнада Татарстанга коронавирусны дүрт кеше йоктырып кайткан. Алар Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ярославльдән кайткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Дүрт очракның берсе Кырым Республикасыннан кертелгән. Кеше ялдан кайтты һәм инкубация чоры узганнан соң авырып китте. Башка читтән кергән очраклар Мәскәү... Читать дальше...

Самарада гармунчылар фестивалендә «Идел» ансамбле җитәкчесе җиңү яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан. 8 август, «Татар-информ»), Самарада узган гармунчылар һәм такмакчылар фестивалендә «Идел» ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов I дәрәҗә лауреат булган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фестиваль электрон форматта — видеоязмалар буенча узган. Бу турыда Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. «И.Драгунов исемендәге „Гармонь моя, говорушечка“ V өлкә фестивалендә „Гармунчылар“ номинациясендә Самара шәһәр округының „Заря“ мәдәният йортының „Идел“ татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Әминов Мидхәт Шакир улы I дәрәҗә лауреат булды»... Читать дальше...

Бер урында ике мең кеше җыелган өчен, «Ривьера» аквапаркына штраф салынган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Ривьера» аквапаркы коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне үтәмәгән. Ачык террасада берьюлы ике меңгә якын кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Аквапаркның ачык зонасында социаль дистанцияне үтәмәү сәбәпле хокук бозулар ачыкланды. Чыннан да, тикшерү вакытында... Читать дальше...

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 44 процентка үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 2020 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 1066 объектта эш планлаштырылган, бүгенге көндә эшләрнең 44 проценты үтәлгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. Шулай ук быел 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 6 августка 29 объектта эшләр бара, калганнары куллануга әзер. Эшләр... Читать дальше...

Рәмис Сафин: Агачны күп утырттым, йорт төзелде, улым-кызым үсеп җиткән - «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», «Мәгариф», Ландыш Нәсыйхова). Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры булып танылган Рамис Сафиннар гаиләсе белән зңгәмә, — Беренче елларда, трамвайда эштән кайтканда, әбиләр килеп аркамнан сөя, рәхмәт укыйлар иде. «Үзебезне татар итеп тоя, тамырларыбызда татар каны агуга горурлана, үз телебездә сөйләшергә оялмый башладык. Телевизордан туган телебезне ишеттек. Өлкә хәбәрләрен Казан аша карыйбыз хәзер», — диләр иде алар. Ул сүзләргә шундый шатлана идем, — ди ул. Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлектә республикада коронавирусның 31 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барысы 5 841 очрак бар», — дип хәбәр итте спикер. ТР сәламәтлек саклау министрының... Читать дальше...

Башкортстанда танылган очучы Муса Гәрәевнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 2022 елда Башкортстанда танылган очучы Муса Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәргә җыеналар. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров имза куйган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «2022 елда хәрби очучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрергә», — диелә Башкортстанның хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында пәнҗешәмбе көнне чыккан документта.... Читать дальше...

Дөге ярмасының куркыныч үзенчәлеге ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Дөге ярмасы ашау йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы артуга йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта фәнни журналга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Манчестер һәм Салфорд университетлары галимнәре Англия һәм Уэльс халкының мәгълүматларын анализлый һәм регуляр рәвештә дөге куллануның организмга йогынтысын бәяли. Сәламәтлеге белән проблема булган кулланучыларның 25 процентында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы югары булуы ачыклана. Тикшеренүчеләр... Читать дальше...

Казанда метроның икенче тармагын 2020 ел ахырында төзи башларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Казан метросының икенче тармагы төзелешен 2020 ел азагында башларга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Республикасының Инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин сөйләде. «Ел ахырында без тендерлар узабыз, контракт алабыз һәм башлыйбыз. Аңлыйсыздыр, метро төзү — балалар клубын төзү белән бер түгел. Һәр станция зур сумма таләп итә», — диде Айзатуллин. Идарә башлыгы фикеренчә, Мәскәүдә дәүләт экспертизасы якынча өч айдан соң тәмамланачак. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *