Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 11.08.2020

Азнакайда ТАССРның юбилей елы флагын кабул иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 11 август, «Татар-информ», « Маяк», «Лиза Нур). Бүген Азнакай ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан тантаналы төстә аның флагы эстафетасын кабул итте. Аңа район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы гербының чигелгән сурәтен беркетте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Марсель Шәйдуллинның тарихи вакыйга уңаеннан азнакайлыларга котлау-мөрәҗәгатеннән соң районның ветераннар оешмасы активистлары, Мактаулы гражданнары үзләренең хис-кичерешләрен белдерде. Сүз дә юк, шушы дәвердә республика... Читать дальше...

Түбән Камада ковид-госпитальдә җыештыручыларга өстәмә түләү турында карар чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәр Советының 47 нче сессиясе узды. Анда ковид-госпиталендә эшләүче һәм федераль өстәмә түләү исемлегенә кертелмәгән җыештыручыларга түләү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә тәкъдим ителде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Түбән Кама шәһәре участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кертү, «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгырлар явачак. Төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5...10 градус була. Көндезге сәгатьләрдә һава +19... +24 градуска кадәр җылыначак.

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакындагы оклад өлеше 70 процентка артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакындагы оклад өлешен арттырырга, шулай ук хезмәт хакының база һәм стимуллаштыручы өлешен 70 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак министрлык һәм профсоюзлар катнашында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр ителә партиянең төбәк бүлеге сайтында. «Мониторинг күрсәткәнчә, күп кенә төбәкләрдә укытучыларның һәм табибларның хезмәт хаклары хәтта минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк... Читать дальше...

Казанның архитектура һәйкәлләре турында зур каталог чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Көз көне Казанда меңьеллык шәһәрнең архитектура һәйкәлләре турында яңа форматтагы 1000 битлек каталог тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га басманың баш мөхәррире Алексей Тарунов сөйләде. Тарунов искәрткәнчә, каталогта беренче тапкыр Казан биналарының тарихи йөзен саклап калуда 2005 елда 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүдән алып безнең көннәргә кадәр эшләгән реставратор-замандашларның исемнәре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, беренче тапкыр Казан Кремле диварлары һәм манаралары... Читать дальше...

Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген кич белән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Каюм Насыйри урамындагы 38нче номерлы йорт подвалында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде. 2нче зона отряды коткаручылары урында бинаның подвалын 2,5 метр биеклектә су басуын ачыклаган. 43 яшьлек ир-атның мәетен судан... Читать дальше...

Эксперт организмны коронавирустан саклый торган үзенчәлекне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты CMD молекуляр диагностика үзәгенең әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев "Российская газета" га биргән интервьюсында кайбер кешеләрнең коронавирустан саклану үзенчәлеге булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, ике төп фактор бар: генетик үзенчәлекләр, геннарны мутацияләү. Белгеч ачыклап узганча, COVID-19 коронавирусын тудыра торган реакция, шулай ук авыруның ни дәрәҗәдә... Читать дальше...

Армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберенә таш куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 14 августта Мытищидагы Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәевка кабер ташы-һәйкәлен ачу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп узыйк, Мәхмүт Әхмәт улы 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды. Тантанада Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге һәм вәкиллек каршындагы Офицерлар клубы әгъзалары катнашачак. Читать дальше...



Төркиядә туристларны кабул итүнең яңа кагыйдәләре булдырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Төркия Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында аның территориясенә килүче барлык кешеләр өчен яңа кагыйдәләр кертте. Бу хакта Төркиядәге Россия илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Очыш вакытында туристлар, мәҗбүри анкета тутырырга тиеш. Анда Төркиядә булу урынын һәм адресын, шул исәптән элемтә өчен мәгълүматны һәм кабул итүче туроператорның исемен, шулай ук кунакханәнең исемен күрсәтергә кирәк. «Анкеталар паспорт контроле вакытында тапшырылып, Эчке эшләр министрлыгының гомуми базасында теркәлә. Читать дальше...

Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте. «Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева. URBANTATAR радиосын тыңлар өчен... Читать дальше...

Приставлар Түбән Камадагы кибетне япкан, анда персоналның температурасын үлчәмәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Приставлар Түбән Камада персоналның температурасын үлчәмәгән өчен кибетне япкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Антон Курчаков сөйләде. Билгеле булганча, шәһәр кибетләренең берсендә персоналга температураны үлчәү өчен термометрлар, шулай ук күрсәткечләрне теркәү журналы булмаган. Моннан тыш, антисептиклар... Читать дальше...

«Минем Татарстан» фотомарафонына 2 мең катнашучы кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Минем Татарстан» масштаблы фотомарафонында 2 меңгә якын татарстанлы теркәлгән, катнашучылар көннән-көн арта бара. Социаль челтәрләр өчен контент булдыру марафоны #ИскиткечТатарстан блог-турының дәвамы булды. Аның барышында блогерлар республиканың искиткеч урыннарын ача һәм үз социаль челтәрләрендә фото һәм видео белән уртаклаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Хәзерге вакытта фотомарафон кысаларында катнашучылар #ИскиткечТатарстан хештегы белән 3,5 меңнән артык фотосурәт бастырган. Читать дальше...

Тумышы белән Минзәләдән булган генералның кабереннән туган ягына туфрак тапшыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Донск зиратында Татарстанның Минзәлә районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов күмелгән урыннан җир тутырылган капсула тапшыру тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 24 августта Советлар Союзы Герое, генерал-полковник вафатына 70 ел була. Җир тутырылган капсула Василий Гордовның туган ягы - Татарстан Республикасы Минзәлә районының Матвеевка авылына тапшырылачак. Читать дальше...

Казанда прокуратура ветераны Ильяс Зарипов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Казанда 93нче яшендә Бөек Ватан сугышында катнашкан прокуратура ветераны Ильяс Зарипов вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Ильяс Сафа улы Зарипов 1927 елның 5 декабрендә ТАССРның Арча кантоны Казаклар авылында туа. 1944 елның августында ул үз теләге белән фронтка китә. Кызыл Армиядә авиамеханик була, хәрби самолетларны эксплуатацияләүне тәэмин итә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Читать дальше...

Казахстанда XV гасырда төзелгән суфый гыйбадәтханәсе табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казахстанда Төркестан-Культобе шәһәренең тарихи өлешендә археологик казу эшләре барышында галимнәр борынгы суфый йорты - текке корылмаларын тапкан. Бу хакта Казахстан Мәдәният фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Биредә шулай ук дәрвиш ордены руханилары күмелгән склеп та табылган. Текке - җылылык мичләре һәм зур булмаган тандерлы 10 бинадан торган комплекс. Бинаның көньяк-көнчыгыш өлешендә мавзолей урнашкан. Читать дальше...

Путинның кызы Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцинаны ясаткан

Tatar-inform.tatar 

Путинның кызы Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцинаны ясаткан (Казан, 11 август, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцина өзлегүләр тудырмый. Аны кадаганнан соң бераз температура күтәрелүе генә барлыкка килә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте. «Минем кызларымның берсе үзенә шундый прививка ясады. Бу җәһәттән ул экспериментта катнашкан. Беренче уколдан соң аның температурасы 38 градуста иде, икенче көнне... Читать дальше...

Татарстанда һәр өченче кеше коронавирус белән авырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда һәр өченче кешенең яңа коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «G класслы иммуноглобулин антитәнчеге инфекция белән очрашу булганлыгы һәм авыру симптомсыз җиңел формада узуы турында сөйли. Ягъни күренеп торган симптомнар: пневмония һәм көчле вирус-респиратор инфекцияләр булмаган. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны кырык тугызга җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан һәлак булучылар саны 49 кешегә җитте. Кичә республикада Чаллы һәм Әлмәт районында яшәүче ике хатын – кыз вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Чаллыда яшәүче 1955 елда туган хатын-кыз сулыш ала алмау сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салынган. Тикшерү барышында анда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Онкология авыруы өзлегүләре булганга хәле начарланган. Читать дальше...

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Абай юлы» җәяүлеләр урамы ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, Татар-информ»). 18 сентябрьдә Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Абай юлы» («Абай җолы») җәяүлеләр урамы ачылачак. Бу хакта « Казинформ» хәбәр итә. Хәзерге вакытта Алмата өлкәсе Ауэзов һәм Селевин урамнары чатыннан ит комбинатына кадәр уза торган «Абай юлы» җәяүлеләр зонасы төзү буенча эшләвен дәвам итә. «Документлар буенча бу эшләр 18 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш. Бу вакытка барысы да әзер булачак, без вакытында өлгерәбез. Эш май ахырында башланды һәм бүгенге көнгә кадәр 80 процентын тәмамладык»... Читать дальше...

Пенза өлкәсендәге Җәлил авылы 295 еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 8 августта Пенза өлкәсенең Неверкино районындагы Җәлил авылы 295 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәлиллеләр авыл юбилее көнен күңелле җырлар һәм биюләр белән билгеләп үтте. Бәйрәмне авылның имама-хатыйбы Фәрит хәзрәт Коновалов ачты. Тантанада авылдашларын Иске Андреевка авыл советы рәисе В. В. Суконников котлады. Губернатор И. А. Белозерцев котлавын Неверкино районы хакимияте башлыгы урынбасары Н. Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар арасында бушлай эфир вакыты өчен жирәбә уйнатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген өч сайлау кампаниясе буенча теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салу үткәрде. Аерым алганда, ТР Президентын, 28нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасы депутатын һәм 37нче Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча иде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Президентын сайлауларда 13 канал ... Читать дальше...

Быел «Алтын каләм» фестивалендә биш төп тема билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестивале төп биш тема булдырган. Алар арасында «ТАССРның 100 еллыгы», «Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы», «Фестивальгә 25: бары тик алга», «XXI гасыр журналисты», «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте» темалары бар. «Әлеге бәйге республикабызга бик күп танылган шәхесләрне ачып бирде. Алар һаман да „Алтын каләм“ белән тыгыз элемтәдә. Кайберләре куратор яисә укытучы буларак кире әйләнеп кайта. Читать дальше...

Миңнехановка Казанда «Күкнең җиденче каты» районын төзү концепциясен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанда  «Күкнең җиденче каты» яңа торак районын төзүнең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә. Планлаштырылган төзелеш турында «ОСА» архитектура бюросы проекты җитәкчесе Алексей Шалаев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 27,7 гектар мәйданда төрле катлы 44 торак һәм офис-сәүдә бинасы төзү планлаштырыла. Читать дальше...

Блогерларны «Минем Татарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «МойТатарстан» фотомарафонында катнашу өчен 2 меңгә якын кеше теркәлгән һәм аларның саны артканнан-арта бар. Социаль челтәрләр өчен контент ясау буенча марафонны (ул республикабызның төрле урыннарында төшерелгән фотолар һәм видеороликларны үз эченә ала) #ПрекрасныйТатарстан блогтурының логик дәвамы дияргә мөмкин. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Блогерлар республикабызның гаҗәеп урыннарын ача, үзләренең социаль челтәрләрендә фотолар һәм видеолар белән уртаклаша. Читать дальше...

Быел көз Татарстанда яшьләр өчен яңартылган өч объект ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Көз айларында Татарстанда өч яңартылган яшьләр объекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. «Сентябрь аенда Чаллыда ике яңартылган яшьләр үзәге: „Нур“ һәм „Шатлык“ ачылачак. Шулай ук көзен элекке Алафузов театры бинасында „Созвездие-Йолдызлык“ хәрәкәтенең арт-резиденциясе эшли башлаячак», — диде Дамир Фәттахов. Министр 2018 елдан Татарстанда барысы 110 яшьләр объектына ремонт ясалуын әйтте. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *