Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 03.08.2020

Әлки районында ел башыннан алып 68 бала туган

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 3 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районы ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 8 бала теркәлгән. Ә ел башыннан 68 бәбине исәпкә алганнар. Бу урыда район басмасы хәбәр итә. Узган айда биш малай һәм өч кыз бала тугган. Ике нарасый гаиләдә өченче булып туган. Дүрт бала — икенче, ике бала беренче булып дөньяга килгәннәр. Бу узган елның шул чорындагыдан сигез балага күбрәк. Узган айда 7 пар гаилә корган. Ел башыннан бирле исә 30 туй булган. Кызганыч, июльдә өч гаилә таркалган, ә ел башыннан 16 пар араларын өзгән. Читать дальше...

Түбән Камада «Могҗизалар чемоданы» инклюзив фестивалендә бүләкләр күп булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 8 августта Түбән Камада өченче тапкыр «Могҗизалар чемоданы» инклюзив гаилә фестивале узачак. Чара Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак. Бәйрәм 13 сәгатькә планлаштырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Кунакларны күп сюрпризлар көтә: мастер-класслар, ярминкә, флешмоблар, уеннар, интерактив спектакльләр, квест һәм башкалар», — ди оештыручылар.

Ольга Павлова: Бурычларны түләткән очракта гражданинның яшәү минимумы якланырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бурычларны түләткән очракта гражданинның яшәү минимумы якланырга тиеш, бу чара Covid-19 пандемиясе шартларында аеруча актуаль. Мондый фикерне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде. «Пандемиянең нәтиҗәләре озакка сузылу сәбәпле, дәүләт гражданнарга хезмәт керемен югалту очрагында яклауны гарантияләргә тиеш», — диде Павлова. «Гражданнар төрле сәбәпләр аркасында бурычлыларга әйләнә. Аларны якларга кирәк», — дип өстәде ул. Элегрәк РФ Хезмәт министрлыгында... Читать дальше...

Коронавирустан дәвалый торган Россия препаратын унбиш илдә сатып алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Авифавир» Россия препаратын 15тән артык ил сатып алды. Бу хакта ТАСС Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриевка сылтама белән хәбәр итә. «Бу препарат [„Авифавир"] 15 тән артык илгә җибәрелде», — дип билгеләп үтте Дмитриев. Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе әйтүенчә, бүгенге көннән «Авифавир» препараты Көньяк Африка Республикасының һәм Латин Америкасының җиде иленә — Аргентина, Боливия, Гондурас, Парагвай, Сальвадор, Уругвай һәм Эквадорга җибәрелә башлады. Читать дальше...

Рособрнадзор чит телләр буенча мәҗбүри имтиханны гамәлдән чыгаруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Рособрнадзор Россия Мәгариф министрлыгының чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту карарын хуплады. Бу хакта ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. «Безнең фикеребезчә, бик дөрес карар кабул ителде. Иң яхшысы 9 һәм 11 сыйныфлар арасында бөтенроссия тикшерү эшләре, контроль эшләрне югары дәрәҗәдә үткәрергә», — дип белдерде Музаев фикерен. Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстанлыларга өзелгән ял акчасы компенсацияләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). «Александр Суворов» теплоходында Covid-19 таралу сәбәпле, Татарстаннан килгән туристларга өзелгән ял өчен компенсация түләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «ВодоходЪ» елга круизлары операторы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Компания уңайсызлыклар тудырган өчен гафу үтенде. «Без теплоход расписаниесенә мәҗбүри үзгәрешләр кертелгәнгә үкенәбез. Әмма, штаттан тыш хәлләр очрагында без Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтибез,... Читать дальше...

Россия мәктәпләрендә һәм вузларында Конституцияне өйрәнә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Россия институтларында һәм мәктәпләрендә Конституцияне өйрәнә башлаячаклар. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм дәүләт башлыгы администрациясенә әлеге тәкъдимне әйтте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе белән берлектә мәктәпләрдә һәм вузларда Россия Федерациясе Конституциясен өйрәнүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү эшен оештыру турындагы мәсьәләне... Читать дальше...

Татарстан мелиорация комплексының Россиядә иң яхшыларның берсе булуы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә урнашкан мелиорация комплексы Россиядә иң алга киткән комплекс булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанда мелиорация буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты башлыгы Дмитрий Сорокин, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, галимнәр... Читать дальше...



Чаллыда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бала фонтанга егылганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә Чаллы паркында нәни кыз баланың аягы белән фонтанга егылуы төшерелгән видео чыкты. Бу хәл 21 июльдә Тукай яр буенда булган. Бала коры фонтан буйлап йөргәндә, аягы төшеп киткән. Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, гадәттән тыш хәл фонтанның саклау җайланмасы беркетмәсе төзек булмавы сәбәпле чыккан. Читать дальше...

Россиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Россия Хөкүмәте сайтында чыкты. «Бу 2020 елда социаль ярдәмгә бюджет чыгымнарын 988 миллион сумнан артачак», — дип сөйләделәр Министрлар Кабинетында. Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин. Акчалата компенсацияне алу өчен ташламалы препаратлардан баш тартырга мөмкин. Читать дальше...

Удмуртиядә «Татар кызы» һәм «Нәни асылташ» бәйгеләрендә җиңүчеләрне ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесендә иң матур һәм талантлы кызны ачыкладылар. Бу турыда оештыручылар сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Конкурсның финалы 2 августта Ижевскида узды. Конкурс дәвамында кызлар гүзәллектә һәм күркәмлектә генә түгел, үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, туган телләрен белүләрен дә күрсәтте. «Конкурсның миссиясе — милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклап калу һәм үстерү... Читать дальше...

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән беренче вакцинаны теркәү вакыты билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан беренче вакцинаны ун көн эчендә теркәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без әлеге вакцинаны Россиядә ун көн эчендә теркәүне көтәбез. Әлбәттә, Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан барлык процедуралар үтәләчәк. Алар вакцинаны сынап карауның беренче һәм икенче нәтиҗәләрен алды. Нәтиҗәләр бик яхшы булуы билгеле», — дип сөйләде Дмитриев. Шулай ук Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе сүзләренчә... Читать дальше...

Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 3 августта Аксубай районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Ул республиканың һәм анда яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндерә. Юбилей флагы Әгерҗе районыннан килгән. Бу хакта «Аксубаево» яза. Аксубайда флаг кабул итү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин, районның депутатлар корпусы катнашында узды. Милли костюмнар кигән мәдәният хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар үзәк мәйданнан флаг күтәреп бардылар.... Читать дальше...

Татарстанда тагын ике пляж ачылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә су объектына санитар-эпидемиологик нәтиҗә алуга ике яңа гариза каралачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенгә тагын ике объект буенча эш алып барыла. Бу Минзәлә һәм Зәй комлыклары. Гаризалар 28 һәм 29 июльдә кабул ителде. Бу атнада барлык документлар һәм лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре булган... Читать дальше...

Татар җырчылары үзләрен милләтне саклау эшендә актив катнашырга тиеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырчысы иҗтимагый тормышта үз сүзен әйтә белергә тиеш дип саный “Казан” шәһәр филармониясе җырчылары. Бүген журналистлар танылган татар җырчылары белән милләтне саклауда артистларның роле турында сөйләште. “Татар-информ”да оештырылган фатирникта Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашты. Сөйләшүнең темасы - “Татар җырчыларының иҗтимагый тормышта тоткан урыны”. Читать дальше...

Татарстанда ОРВИ симптомнары белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда табибларга температура һәм тамак авыртуы белән мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Бүген Татарстанның барлык территориясендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән мөрәҗәгать итүче кешеләр саны кимүе теркәлгән», — диде спикер. Шулай ук министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда үпкәне... Читать дальше...

Җиңүнең 75 еллыгына «Имена из солдатских медальонов» китабының унынчы томы басылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда «Имена из солдатских медальонов» дигән китапның унынчы, юбилей томы нәшер ителәчәк. Китапларда элеккеге СССР территориясе буенча эзләү экспедицияләре барышында табылган һәм танылган Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның исемнәре язылган. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Эзләү отрядлары озак вакыт аерым эшләде, һәм экспедицияләрдә алынган бөтен мәгълүмат тупланган бердәм мәгълүмат банкы булмады. Читать дальше...

Башка төбәктә Covid йоктырган татарстанлыларга ярдәм алу турында аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 билгеләре барлыкка килгәндә, Россиянең башка субъектындагы Татарстан кешесе җирле табибларга һәм Роспотребнадзорга ышанырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Ял иткәндә яки хезмәт командировкасында булганда авыру симптомнары барлыкка килсә, әгәр сез мөстәкыйль ял итәсез икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайбер кунакханәләрдә табиб булырга мөмкин... Читать дальше...

Чит илдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә ашырыла башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Үзгәрешләр беренче августтан үз көченә керде. Бу Россия Федерациясенең баш санитария табибы карары. Бүгенгә... Читать дальше...

Казанның тарихи җирлеген үстерү проекты сентябрьдә төгәлләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның сентябрендә Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясенең финал варианты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.  «Өченче этап кысаларында Казан шәһәре тарихи җирлегенең киңлек үсешенең ахыргы моделе формалаша. Эшләрне төгәлләү якынча 2020 елның сентябрь башына планлаштырылган», - диде Төхвәтуллина. Агымдагы елның июнендә яшел каркас һәм транспорт-җәяүлеләр схемасын эшләп бетерүнең икенче... Читать дальше...

Өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе  Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Суд-психиатрик экспертлар комиссиясе хатын-кызда хроник психологик тайпылыш билгеләрен ачыклаган. Бу аны үз холкын аңлаудан, үз гамәлләренең  иҗтимагый куркынычсызлык тудыруын һәм алар белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», — диде Шептицкий. Читать дальше...

Чаллы Роспотребнадзоры көньяктан ялдан кайтучыларны сак булырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 3 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе вакытында Кара диңгездән кайтучы ял итүчеләрне барлык саклык чараларын үтәргә чакырды. Шәһәрнең Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке булып кала бирә. Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 808 яңа очрагы теркәлгән, аларның дүрт очрагы узган ял көннәрендә ачыкланган. Читать дальше...

Теплоходта Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Александр Суворов» теплоходында Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 августта Түбән Новгородта берничә экипаж әгъзасы арасында коронавирус ачыклану сәбәпле, «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Суднода Түбән Новгород өлкәсеннән дә, Татарстаннан да туристлар булган. Ял итүчеләрнең барысын да автобусларда өйләренә озатканнар. Экипажның ике әгъзасын хастаханәгә озатканнар. Читать дальше...

Чаллыда чит ил машинасында йөкле автоледи агачка барып бәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 3 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда йөкле автоледи агачка барып бәрелгән, шуннан соң аңа ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария кичә кич Тынычлык проспектында 47нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 24 яшьлек Чаллы хатын-кызы «Октавия Шкода» машинасында зур тизлек белән бордюрга менеп киткән, ә аннары агачка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң хатын-кызны баласын югалту куркынычына шикләнеп, перинаталь үзәккә алып киткәннәр. Читать дальше...

Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшен һәм көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Казанда да томан төшәчәк. Республика башкаласында шулай ук көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана,  көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *