Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 07.08.2020

Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче гаилә ай саен 40 мең сумлык сөт сата

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 7 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче Ахуновлар ай саен 40 мең сумлык сөт сата. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кече Кибәче авылында яшәүче Фәнил Рәшит улын күпләр «Ахун» буларак белә. 2000-2006 елларда хуҗалык рәисе булып та эшләгән. Ә хәзерге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы бәйсез, мөскәкыйль кеше. Ахуновлар тормышларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы табыш белән алып баралар. Алар Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә иң күп мөгезле эре терлек тотучы булып санала икән. Читать дальше...

Пугачев шәһәре Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре курсын тәмамлаучылар таныклык алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Июль ахырында Саратов өлкәсендәге Пугачев шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре буенча курсларны ябу тантанасы булды, аны тәмамлаучыларга сертификат тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Пугачев районы имамы Фәрит хәзрәт Мостафин сөйләвенчә, 25 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге мөселманнар атнага ике тапкыр өч ел дәвамында дәресләргә йөргән. Алар ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп телен, намазны дөрес итеп башкарырга һәм Коръәнне оригиналда укырга өйрәнгән. Читать дальше...

Казанда яңа тарихи-мәдәни комплекс ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Каюм Насыйри урамында урнашкан Борһанетдин Муллин йорты ишегалдында тарихи-мәдәни комплекс ачылды. Шәһәр халкы һәм кунаклар биредә XIX гасырда яшәгән татарларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша, чәй эчә, коймак, бал һәм кайнатма белән сыйлана ала. Комплекс дүрт локацияне үз эченә ала: сәүдәгәр Муллин йорты (татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее), «Кунак» милли чәй галереясы, кофейня һәм кунакханә. Бу территориядә шулай ук һөнәрче осталарның сәүдә рәтләре урнашачак. Читать дальше...

Татарстанда шимбә көнне болытлы һәм җылы һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 августта, Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяк-көнбатыштан булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин, җил юнәлеше төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан булачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Төнлә температура 12-17 градус җылы булуы фаразлана. Көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак. Читать дальше...

Төркиягә сәяхәткә баручы Россия кешеләре өчен кагыйдәләрне аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Ростуризм Төркиягә барырга җыенган россиялеләр өчен белешмәлек бастырган, мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган. Сәфәр алдыннан COVID-19 инфекциясеннән дәвалауга киткән чыгымнарны каплый торган медицина страховкасы алырга киңәш ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Очыш вакытында пассажирлар шәхси мәгълүматны, кресло номерын, Төркиядә булу адресын, элемтә өчен мәгълүматны күрсәткән форма тутыра. Самолетта COVID-19ка шикләнелгән зат ачыкланса, тиешле процедуралар уздырыла. Читать дальше...

Быел да Казан Кремлендә Tat Cult Fest фестивале үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Tat Cult Fest  яңа татар мәдәнияте фестивален оештыручылар программаның һедлайнерларын игълан итте. Фестиваль быел да 30 августта Казан Кремлендә үткәрелә. Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале программасында утыздан артык җанлы чыгыш, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт һәм башкалар бар. Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәгә бүленгән. Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рок һәм фанк-музыкага кадәр төрледән-төрле жанрларда уйнаучы зур төркемнәр чыгыш ясый. Читать дальше...

Бөек Ватан сугышы вакытында Чехиядә җирләнгән Татарстан кешеләренең исемлеге чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). ТАССРда туып, Чехия Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге басылып чыкты. Брно шәһәрендә һәм Оржехов торак пунктында җирләнгән Кызыл армия сугышчыларының шәхси мәгълүматларын ачыклаганнар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Солдатларның исемен ачыклау һәм аларның хәтерен мәңгеләштерү буенча археологик-тикшеренү эшен Чехия Республикасында хәрби-мемориаль эшне оештыру һәм алып бару буенча РФ Оборона министрлыгы вәкиллеге үткәрде. Читать дальше...

Пермь өлкәсендә Корбан гаетенә багышланган балалар бәйрәменә әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 9 августта Пермь өлкәсендә Корбан гаетенә багышланган балалар бәйрәме узачак. Бу хакта Урал татарлары сайтында хәбәр ителә. Бәйрәмне Пермь мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте «Әлиф» балалар мөселман үзәге белән берлектә оештыра. Теләге булган һәркем Корбан бәйрәменә килә ала. «Әлиф» үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунакларны «Хаҗ сукмаклары буйлап» дигән квест-уен көтә, бәйрә кунагы «Карамелька» чараны тагын да яктырак һәм күңеллерәк итәчәк. Уен ахырында барлык балаларга да бүләкләр бирелә... Читать дальше...



Ветеринария идарәсе Самара өлкәсе белән чиктәш районнарга уяу булырга киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария хезмәте Самара өлкәсеннән дуңгызчылык продукциясен сатып алмаска өнди. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина бигрәк тә чиктәш районнарга уяу булырга киңәш итте. Бу Самара өлкәсендә Африка дуңгыз чумасы очраклары ачыклану белән бәйле. Бу очракта ул хайван сату белән шөгыльләнүче намуссыз эшмәкәрләр килеп чыгу мөмкинлеген әйтте.  «Татарстанга терлеклекләр... Читать дальше...

Санкт-Петербург Рәссамнар берлегендә Лариса Әхмәдиева күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында «Лариса Әхмәдиеваның иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге күргәзмә ачылышында катнашты. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәдә хисләрнең интенсивлыгы, сюжетларның төрлелеге, шулай ук сәнгать образларының серле дөньясы билгеләп үтелде. Эшләрнең бер өлеше соңгы елларда Көнбатыш Европа буенча иҗади сәяхәтләр вакытында башкарылган. Читать дальше...

Бәйрутта шартлау вакытында һәлак булганнар исемлегендә Россия кешеләре юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендәге портта шартлау вакытында һәлак булучылар исемлегендә россиялеләр юк. Бу хакта җомга көнне кич Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы Ливан мәгълүмат чараларында бастырган хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Сәламәтлек саклау министрлыгының басылып чыккан исемлегенә 152 кеше кергән, аларның күбесе - ливанлылар һәм сириялеләр. Шулай ук Бангладеш гражданнары, Пакистан, Австралия һәм Мисыр кешеләре бар. Бу исемлектә россиялеләр юк... Читать дальше...

КФУ студентларына уку өчен кредит алу мөмкинлеге бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Хезмәт стажы булмаган КФУ студентлары өчен белем алуга кредит ал умөмкинлеге бар. Әлеге чара пандемия вакытында студентларга ярдәм итү сыйфатында кертелгән. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә. «Укуга кредит алырга теләгән һәр укучыга КФУ беренче ел өчен процент ставкасының 5 процентын каплаячак», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Кредит рәсмиләштерү өчен студенттан хезмәт стажы таләп ителми. Бердәнбер шарт — укучы 14 яшьтән 75 яшькә кадәрге кеше булырга тиеш. Читать дальше...

Татарстанда Бөтенроссия урам киносы фестивале бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда алтынчы тапкыр Бөтенроссия урам киносы фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында август дәвамында Татарстанның 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтелә. ү булачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 5 августта фестиваль Әгерҗе, Азнакай, Арча, Аксубай, Базарлы Матак, Апас, Олы Әтнә, Алексеевск, Актаныш, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим... Читать дальше...

Яшел Үзән үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзән шәһәре үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига бүген 14.22 сәгатьтә Яшел Үзәннең үзәк паркы янындагы күлдә булган. Якынча фаразлар буенча, 14 яшьлек малай күлдә коенган һәм көтмәгәндә су астына киткән. Урынга ашыгыч хезмәтләр килгән. Икенче зона коткару отряды водолазлары югалган баланы эзли башлаган. Читать дальше...

Алексей Песошин: Без судно төзүчеләребез белән горурланабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында махсус билгеләнештәге 21980 «Грачонок» проектының ике катерына нигез салу тантанасы булды. Чарада чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин судно төзүчеләр белән горурлануын әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры Горький исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың иң зур предприятиеләренең берсе һәм Россиянең мөһим оборона предприятиеләренең берсе, дип искәртте. Читать дальше...

Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна инде кара карлыган җыялар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов. 2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән КФХ башлыгы сугару эшләренә субсидия ала. Читать дальше...

Татарстанда көзге сайлауларга 43 участокта электрон урналар куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә 43 сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылачак. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Сайлау участокларында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары булу тавыш бирү процедурасын тизләтергә һәм бюллетеньнәрне санаганда кеше факторын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Техник чараларны куллану процессның үтә күренмәлелеген һәм оперативлыгын гына түгел, катлаулы эпидемиологик... Читать дальше...

Иртәгә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар әйберләрен сату-алмашу базары була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 8 августта Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар «барахолкасы»  узачак. Сату һәм алмашу өчен балалар уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат итү өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләре алып килә ала. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Санитар-эпидемиологик таләпләр аркасында чарада катнашучылар саны 25 кешедән артмаска тиеш. Әйберләрне сату яки алмашу өчен урын алуга  теркәлергә һәм чара башланырга ярты сәгать кала килергә кирәк. Читать дальше...

Татар конгрессы Казахстан халкын Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуы белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Казахстан халкын Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуы белән котлый. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында котлау басылып чыкты. «Казахстан халкының бөек улы, шагыйрь, композитор, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу белән тәбрик итәбез. Абай Кунанбаевның 175 еллыгы — бөтендөнья масштабындагы вакыйга. Абайның иҗаты казах халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия.... Читать дальше...

42 сезон эшләүче комбайнчы: «Уңыш шәп быел!» - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вазгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында шулай дип белдерде. Министр әйтүенчә, бүген Татарстанның барлык районнарында да урып-җыю эшләре гөрли. 6 августка республикада игеннәр 319 мең гектарда җыеп алынган, бу — планның 21 проценты дигән сүз. Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгырлар явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә төнлә, көндез һәм иртәгә, 8 августта, урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Яшенле яңгырдан тыш, Татарстанда төньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Казанда җил секундына 18 метрга кадәр көчәячәк, ә яшенле яңгыр төнлә генә булачак.

Ирен үтергән өчен Түбән Камада яшәүче хатын-кыз биш елга колониягә озатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Ирен үтергән өчен Түбән Камада яшәүче бер хатын 5 елга колониягә озатыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын ире белән ызгышкан вакытта аның күкрәгенә пычак белән кадавы ачыкланган. Ир шунда ук җан биргән. Суд йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, хатын-кызны 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.

Үз-үзен тәкъдим итүче Василий Коротких Думага сайлауларга теркәлмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, үз-үзен тәкъдим итүче Василий Короткихны, хөкем ителгән булу һәм имзалар бирмәү сәбәпле, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда катнашуга теркәүдән баш тарткан. Карар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Сайлауларда катнашуга теләк белдергән гаризада Василий Коротких 2013 елның сентябрендә берничә җинаять маддәсе буенча җиде ел ярымга хөкем ителгән булуын. Алар арасында «Мошенниклык»... Читать дальше...

Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, Татар-информ, Алинә Айдарова). Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте. «Санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, әлегә „Татар кызы“ бәйгесен уздырырга планлаштырмыйбыз. Республикакүләм этапны - Казанда, ә халыкара этапны Үзбәкстанда уздырмакчы идек. Коронавирус үзгәрешләр кертте. Беренчедән, әлегә чикләр ачылмаган. „Татар кызы“... Читать дальше...

Укытучыларның август киңәшмәсе Алабуганың яңа полилингваль мәктәбендә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша. Агымдагы елда республикага җәлеп... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *