Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 28.08.2020

Алексей Песошин Чүпрәле районының иң уңган комбайнчыларын бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле районында булды.  Эш сәфәре барышында Татарстан Премьер-министры Чүпрәле районының ашлык суктыру буенча белгечләрен һәм алдынгыларын бүләкләү чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чүпрәле районы комбайнчылары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Иске Чокалы авылы янындагы «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының күпьеллык үләннәр кырында узды. Читать дальше...

Актанышның «Чишмә» җәмгыяте районда уңыш җыю кампаниясен икенче булып тәмамлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Бүген «Чишмә» җәмгыяте хезмәтчәннәре өчен, чын мәгънәсендә, Уңыш бәйрәме — хуҗалык җомга көнне 2020 елның икмәген басу-кырлардан җыйнап алып, район буенча мөһим кампанияне икенче булып тәмамлауга иреште. 1 500 гектардан алынган тулаем җыем 63 000 центнер тәшкил иткән. Бер гектардан уртача 42 центнер уңыш алынган. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Әлеге уңайдан Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйкъ... Читать дальше...

«Татарстан супергуд» җырының яңа ремиксы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Интернетта «Өчпочмак суперкайф» исемле видео чыкты. Ул «Татарстан Супергуд» җырының ремиксы буларак ясалган. Бу турыда Malsi Music YouTube каналында хәбәр ителде. Видео YouTubers Loud Fishing һәм Malsi Music тандемы белән төшерелде. Аның геройлары — хәзерге Татарстан йолдызлары, шулай ук ​​Татарстанның төп символлары — өчпочмак, май, казылык һәм талкыш кәләвә. Роликта искә алына торган танылган шәхесләре арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин... Читать дальше...

«Идел-Пресс» көзге сайлау бюллетеньнәрен Сайлау комиссияләренә тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Егор Никитин). «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы Татарстанда сентябрь сайлаулары өчен билгеләнгән бюллетеньнәр тиражын тапшырды. Тавыш бирү бюллетеньнәрен махсус саклагычлы транспортка төяделәр, ул 7 сентябрьгә кадәр республиканың территориаль сайлау комиссияләренә таратылачак. Төяр алдыннан тиражны ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Андрей Кондратьев җитәкчелегендә карады. Ул  типографиядә бюллетеньле 66 паллет әзерләнгәнлеген, аларның бер өлеше — КОИБларда... Читать дальше...

Татарстанда 24 яшендә үлгән Камиләнең өч баласы ятим калган — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Операциягә керергә берничә сәгать кала вафат булган 24 яшьлек Камиләнең берсеннән-берсе өч баласы ятим калган. Ире Фәннур 5 яшьлек Зәмирә, 3 яшьлек Данияр һәм 1 яшь тә 4 айлык Амелия белән ялгыз калган. Камиләне өченче көнне иренең туган ягына алып кайтып җирләгәннәр. Камилә — Казан кызы. Ире Фәннур — Әтнәнең Күлле Киме авылыннан. Җиде ел элек өйләнешеп, Казанда яшәгәннәр. Алар белән бергә Камиләнең техникумда укый торган ике энесе дә яшәгән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә санитар таләпләрне үтәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 29-30 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар була. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чаралар үткәргәндә санитар һәм профилактик таләпләрне катгый үтәргә кушты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы... Читать дальше...

Камал театры «Кырым театраль көзе» фестивалендә «Килмешәк»не күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Кырымда Милли театрларның икенче Бөтенроссия «Кырым театраль көзе» фестивалендә Камал исемендәге театр Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен күрсәтә. Тамаша 7 сентябрьдә А П.Чехов исемендәге Ялта театры сәхнәсендә була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. «Кырым театраль көзе» фестивалендә 4-10 сентябрьдә Ялта, Керчь һәм Симферепольдә Россиянең әйдәп баручы 9 милли театры чыгыш ясаячак.  Камал театры... Читать дальше...

30 августта Казанда йөз гармунчы белән флешмоб була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәме кысаларында Казанда гармунчылар флешмобы уза. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү үзәге хәбәр итә. 30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXXV Республика халык иҗаты бәйрәме старт ала. Быел бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бәйрәм Камал театры алдындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә башлана. Татарстанның 43 районыннан килгән 100 гармунчы уйнап торачак. Алар арасында фольклор ансамбльләре дә бар. Читать дальше...



Миңнеханов сәүдә үзәге милекчеләрен зыян күргән тармаклар исемлегенә кертүне сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Сәүдә үзәкләренең милекчеләрен һәм идарәче компанияләрен Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән тармаклар исемлегененә кертүләре ихтимал. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. ТР Президенты каршындагы Эшмәкәр хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәтендә тәкъдимнең үзенеке яки арендага алган торак булмаган күчемсез милек белән идарә итү (ОКВЭД 68.20.2), шулай ук бүләкләү яки килешү нигезендә... Читать дальше...

Татарстанда планда каралган торакның яртысы файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда 1 млн 733,6 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планда каралганның 58 проценты. Бүген шул турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...

Кан бирергә теләге булган донорларны Республика кан үзәгенә хәйрия чарасына чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 31 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә «Донор булып кал» хәйрия акциясе узачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Теләге булган һәркем 8:30–12:00 сәгатьләрдә килеп кан бирә ала. Акцияне оештыручылар барлык битараф булмаган кешеләрне бу игелекле чарада катнашырга чакыра. Әлеге чара дәвамында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган спортчылары, кан компонентларын салуга мохтаҗ пациентларга ярдәм итү өчен... Читать дальше...

Яңа уку елы алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Университет мәктәбен карады

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Алабуганың Яңа университет мәктәбендә өлкән курс студентлары ел буе практика узачак һәм укытучыларга ассистент булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уку йортында булганда мәктәп директоры Камил Гәрәев сөйләде. «Мин Алабуга мәгариф кластерына аерым игътибар итәргә теләр идем: монда яңалыклар бар, өстәвенә, биредә Казан университеты патронажлыгында мәктәп бар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 1 сентябрьдә мәктәп 465 укучы кабул итәчәк. Читать дальше...

Миңнеханов Путинга Covid-кризистан соң Татарстан икътисадын торгызу турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»).Covid-19 пандемиясе аркасында чикләүләр вакытында финанс тотрыклылыгын саклап калу өчен Татарстан предприятиеләре 10 млрд сумнан артык ярдәм алды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте. «Хөрмәтле Владимир Владимирович, сезнең карарларыгыз ярдәмендә мөһим ярдәм чаралары күрелде, шул исәптән система барлыкка китерүче оешмаларга да. Алар 7 млрд сумнан артык ташламалы кредит алды, зур предприятиеләргә халыкны... Читать дальше...

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче балаларга укучы портфеле өләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республикакүләм акциясе барышында 30 балага мәктәп портфеле өләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Акция кысаларында Белем көне алдыннан әлеге ярдәмне Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм инвалид балалар алды. Укучы портфеленә мәктәп кирәк-яраклары — канцелярия товарлары... Читать дальше...

КФУ профессоры: Казанда бер тәүлектә айлык норманың 15 проценты чамасы яңгыр явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы төндә салкын атмосфера фронты Казанга салкын һәм көчле яңгыр алып килә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Атмосфера фронтлары узу сәбәпле, явым-төшем шактый булыр дип көтелә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомгадан шимбәгә каршы төндә, шулай ук шимбә көнне... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада төзекләндерелгән яңа ишегалдын карады

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел Алабугада 34 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүген тулысынча төзекләндерелгән бер ишегалдын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады. Ул шәһәр халкы белән аралашты һәм истәлеккә берничә фотография ясалды. «Миңа шәһәр халкының төзекләндерү эшләре барышы, ишегаллары, территорияләр, гомуми яшәү урыннары ничек төзекләндерелүе турындагы фикерләрен ишетү бик күңелле һәм кызык булды. Алабуга актив», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Дәүләт... Читать дальше...

Владимир Путин Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Ул төп күрсәткечләр буенча республиканың алдынгы позицияләрен билгеләп үтте. Ил башлыгы республика халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. «Рөстәм Нургалиевич, Татарстан, гадәттәгечә, татарстанлыларның тырышлыгы, иң беренче чиратта сезнең тырышлыгыгыз, бөтен команда тырышлыгы белән — күп еллар дәвамында төп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә. Читать дальше...

Республика көнендә Казанда болытлы һава торышы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына салкын атмосфера фронты якынлаша, ул бу атна ахырына кыска вакытлы салкын алып киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «28 августта көндез Казанда һава температурасы 27 градуска кадәр җылынды. Салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, 28 августтан 29 август төненә, шулай ук 29 августта көндез кыска вакытлы салкын һава торышы көтелә. Читать дальше...

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Җиңү» ябык футбол манежын ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Җиңү» ябык футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Биредә тренировкалар өчен барлык шартлар да тудырылган: 90га 45 метрлы футбол кыры, тренажер залы, киенү-чишенү бүлмәләре, медпункт бар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Ябык манеж — Чаллы өчен мөһим һәм кирәкле объект, якын арада Казанда тагын ике манеж һәм Түбән Камада бер манеж ачылачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан... Читать дальше...

30 августта Россиядә өч телевидение манарасы Татарстан әләме төсләренә керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Республика көнендә һәм ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә 30 августта Россиянең өч телевидение манарасында — Казанда, Мәскәү һәм Түбән Камада - Татарстан әләме проекцияләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәгендә хәбәр иттеләр. «2020 елның 30 августында Россиядә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казанда, Түбән Камада, шулай ук илнең төп телевидение манарасы — Останкинода — Мәскәү шәһәрендә — Татарстан Республикасы Дәүләт әләме төсләренә керәчәк»... Читать дальше...

Ирада Әюпова: “Алтын хәситә” конкурсы безгә милли тирәлек булдырырга булышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казанның Каюм Насыйри урамы милли кием мәйданчыгына әвереләчәк. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга "Алтын хәситә" халыкара конкурсын тәкъдим итте. “Мәдәният йөзсез була алмый – бу минем уйлаганымнан кайтмый торган ныклы фикерем. Мәдәният теге яки бу мәдәни код формалашкан җирлекнең үзенчәлекләрен сакларга тиеш. Милли киемнәрне бик яратам. Милли алкалар, читекләр, хәситә һәм башкалар белән мин үземнең милли үзенчәлегемне... Читать дальше...

Азнакай районы Әсәй авылы зиратындагы төрбәне туристик маршрутка кертергә телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азнакай районы Әсәй авылының яссы тау битендәге зиратта урнашкан Әхмәтхан төрбәсе туристик маршрутка кертелергә мөмкин. Бу хакта төбәк тарихчысы Эльвира Ихсанова «Татар-информ”да узган татар төбәк тарихчыларының яңа ачышларына багышланган матбугат очрашуында сөйләде. «Ком-таштан төзелгән, ел әйләнәсенә яуган явым-төшемнәр тәэсирендә түбәсе җимерелгән өч төрбә бар. Баш очындагы ташына һинди саннар һәм гарәп язуы белән „1873 сәнә Әхмәтхан бине ибн“ дип язылган төрбә — иң зурысы. Читать дальше...

БДИ-2021 биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев киләсе елда БДИ һәм ТДИ биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Бу хакта ул онлайн-режимда узган Гомумроссия ата-аналар җыелышында хәбәр итте.  «БДИ буенча бездә аерым предметларның кайбер биремнәрендә үзгәрешләр бар. Бу - рус теле, әдәбият һәм тарих» - диде Музаев. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, биология буенча БДИ биремнәрен үтәү өчен вакыт арттырылган. Читать дальше...

Татарстанда бу атнада бишенче мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген, Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә Татарстанда тагын бер мәчет ачылды. Бу – агымдагы атна эчендә бишенче Аллаһ йорты. Гашүрә алдыннан әлеге вакыйга Әлки районының Татар Борнае авылында булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. Татар Борнае авылы үзәгендә урнашкан яңа мәчеткә “Миңнеәсхәт” исеме бирелде. Ул аны сафка бастыру өчен үзләреннән зур өлеш керткән бертуган Шәйхетдиновларның әтиләре исемен йөртәчәк. Мәчет төзелеше 2018 елда башлана. Ул үз эченә берьюлы 50 кешене сыйдыра ала. Читать дальше...

Чаллы театр директоры ашыгыч ярдәм хастаханәсенең бүлек мөдире булды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 28 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэ яңа урын биләде — ул ашыгыч ярдәм хастаханәсенең «Медицина+» түләүле хезмәт күрсәтү бүлеген җитәкли. Бу хакта «Татар-информ»га медицина учреждениесендә хәбәр иттеләр. Армандо Диамантэ театрда һәм медучреждениесендә эшне бергә алып барачак. Ул «Медицина+ » бүлеге белән танышуны башлады инде. Агентлыкка комментарий бирүдән баш тартты, документларны рәсмиләштерү процедурасы әле тәмамланмаганлыгын әйтте. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *