Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 09.08.2020

Алабугада 100 балл җыйган укучыларга планшет бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Район җитәкчесе кызларның имтиханда уңышларын билгеләп үтте һәм аларга планшет белән чәчәк тапшырды. Кызлар рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган. Иң югары нәтиҗәгә 4нче гимназия укучысы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хусейнова иреште. Чыгарылыш укучылары имтиханның җиңел сынау булмавын таныды. Читать дальше...

Актанышта яшәүчеләр якыннарының шәхси әйберләрен архивка тапшыра

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 9 август, «Татар-информ», « Актаныш —информ», Ләйсән Газизова). Актанышта әтиләре, бабалары, кайнаталарының исемнәрен мәңгеләштереп, архивка үз гаиләләре турында саллы мәгълүмат китереп бирәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мисал өчен, кичә Актанышта яшәүче Юлия апа Әхмәтова Бөек Ватан сугышы ветераны Бәхти Әхмәтовның документларын алып килгән. Биатасының хатынына, балаларына патриотик рухта, матур һәм эчтәлекле итеп сугыштан язган хатлары, 1930 елларда, шулай ук фронтта төшерелгән фотографияләре... Читать дальше...

Түбән Камада матур датада 15 пар гаилә корган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Шимбә, 8 августта, Түбән Камада 15 пар гаилә корган. Быел 8 август шимбәгә туры килгән. Бу язылышу өчен иң популяр көн. Моннан тыш кияү белән кәләшне матур дата (08.08.2020) җәлеп иткән. Бу хакта Түбән Кама ЗАГС идарәсенең Инстаграм битендә хәбәр ителә. «Сигеез саны уңыш, иминлек һәм чиксез бәхетне символлаштыра дип санала. Бу көнне корылган гаилә нык һәм бәхетле булачак», диелгән хәбәрдә. Түбән Кама ЗАГС идарәсендә туй көннәре өчен җомга һәм шимбә иң популяр көннәр булып тора. Читать дальше...

«Акчаны ничек сак тотарга, яисә ничек җиткерергә?» - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»,  «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Акча мәсьәләсе һәркемне дә борчый. Барабызда да кредит, ипотека бар, аларны түләп бетерәбез дә икенчесен алабыз. Шул ук вакытта бөтен бурычларны түләп бетереп, яхшырак тормыш турында кызыгабыз. Нинди генә теләк-хыял булмасын, акча-җанаш барыбызга да кирәк. Тик акча бөтен кешенең кесәсенә дә бертөсле кереп утырмый шул. Ни өчен шулай? Психолог, психосоматика белгече, коуч Гөлназ Мирхәлиловага шул сорауны бирдек. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә. Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүртенче яртыда республиканың Югары Ослан районында – Казан – Ульяновск трассасында тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән. Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле Каптива» автомобиле аның йөртүчесе идарәсен югалту сәбәпле кюветка төшкән. Машинада өч кеше булган, аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.

8 августта Чаллының Тантаналар сараенда рекордлы сандагы никах теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 8 августта Чаллының Тантаналар сараенда рекордлы сандагы никах теркәлгән. Шимбә көнне 51 пар ир белән хатын булырга карар кылган. Биредә матур дата (08.08.2020) төп рольне уйнаган. Түбән Кама ЗАГС идарәсенең Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр ителә. Никах ведомствосы вәкилләре сүзләренчә, август аенда үткәрелгән туй яшь гаиләгә тотрыклылык вәгъдә итә, бу айда корылган гаиләләр нык һәм бәхетле булачак. «Әлбәттә, сынамышларга барысы да ышанмый. Шулай да август ... Читать дальше...

«Ак Барс»ның коронавирус аркасында Мәскәүдәге контроль матчлары булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Ак Барс»ның Мәскәүдә башкаланың «Динамо» командасы белән планлаштырган ике контроль матчы булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Мәскәүнең «Динамо» хоккей клубына якын чыганаклардан билгеле булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, «Ак Барс» «Динамо»ны Мәскәүгә бармаячагы хакында кичә үк кисәтеп куйган. Казанлылар, кайбер уенчылар авырып китү сәбәпле команданы карантинга озатып, өйдә калырга булган. «Татар-информ» агентлыгы Казан клубының берничә... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 11 августта Татарстанда аязучан болытлы һава. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +8..+13, көндез +18..+23 градус. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 11 августта шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез шулай ук яңгыр, урыны белән яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнчыгышка таба алышына... Читать дальше...



Казанда чит ил автомобиле бетонболгаткыч белән бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда чит ил автомобиле бетонболгаткыч белән бәрелешкән, җиңел машинага шактый зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Агентлыкка билгеле булганча, бүген Казанда иртәнге унынчы яртыда Ферма шоссесы һәм Бакый Урманче урамнары чатында күпер астында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «КАМАЗ» һәм «КИА» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. «КАМАЗ» җиңел машинаның бер өлешен чын мәгънәсендә «кубарып» аткан. Читать дальше...

Табиб Россиядә үлемгә китерә торган SFTS вирусының таралу куркынычын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кытайда ачыкланган SFTS вирусының киң таралу мөмкинлеге аз. Бу хакта «Известия» газетасына табиб-вирусолог Евгения Тарасова хәбәр итте. Табиб билгеләп үткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясеннән аермалы буларак, әлеге вирусның дөньяда беренче тапкыр гына ачыклануы түгел. Ул буньявируслар категориясенә керә һәм кешеләргә кан, үлек, бөҗәкләр, кимерүчеләр, буынтыкаяклылар һәм имезүчеләр аша күчә. Моннан тыш, SFTS вирусына каршы вакцина да бар. Вирусны дәвалауда кулланыла... Читать дальше...

Кариев театры режиссерлар лабораториясе эскизларыннан спектакль куярга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры «Тамга» режиссерлар лабораториясендә әзерләнгән кайбер эскизлардан спектакль әзерләргә мөмкин. Театр лабораториядә күрсәтелгән эскизлар турында ябык форматта фикер алышты. Кариев театры II «Тамга» режиссерлар лабораториясенә әкиятләр темасын сайлаган иде. Татар дөньясы ят булган ике чакырылган режиссерга татар әкияте буенча эскиз ясарга тәкъдим ителде. Режиссерлар инсценировкасы булмаган әкиятләр белән эш иттеләр. Мәскәү режиссеры Марфа Горвиц ... Читать дальше...

«Мостай Кәрим» круиз лайнеры Санкт-Петербургтан Мәскәүгә юл тотачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кичә «Мостай Кәрим» круиз лайнеры Түбән Новгородның «Красное Сормово» заводыннан Санкт-Петербургка килде. Теплоходның Санкт-Петербург – Мәскәү маршруты буенча (Валаам, Мандроги, Петрозаводск, Горицы, Угличта тукталыш ясап) беренче сәяхәте 10-16 августка билгеләнгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Бу безнең гаилә өчен күптән көтелгән вакыйга. Әтием исемен йөрткән әлеге искиткеч лайнерның Ватаныбызның иң матур һәм кызыклы шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгуы зур бәхет»... Читать дальше...

Менделеевскида башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылган 6 яшьлек кызны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Менделеевскида башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калган 6 яшьлек кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә Менделеевскида 14.14 сәгатьтә 112 бердәм номерына күп фатирлы йорт подъездында бер баланың башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Соңрак ачыкланганча, гадәттән тыш хәл 6 яшьлек кызның әти-әнисе эштә... Читать дальше...

Белгеч азык-төлек продуктларының яраклылык срогын нәтиҗәле тикшерү алымын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Закон сатып алучыларга товарның чынбарлыктагы яраклылык вакытын белергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы Россия сыйфат системасы башлыгы урынбасары Александр Борисовка сылтама белән хәбәр итә. Белгеч билгеләп үткәнчә, озак яткан продуктны ачыклау өчен аның тышкы күренешен, әзерләнгән һәм үлчәп төргәкләнгән датасын яхшылап өйрәнергә кирәк. Әгәр сатып алучыда күрсәтелгән яраклылык вакытының чынлыгында һәм датасы яңадан сугылуында шик туа икән, ул «Кулланучыларның... Читать дальше...

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил исәчәге һәм яңгыр явачагы хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн болытлы булачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. «Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез исә термометрның терекөмеш... Читать дальше...

Минзәләдә, сүндерелмәгән тәмәке аркасында өйдә янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Минзәләдә, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында өйдә янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 21.40 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Роза Люксембург урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән. Чакыру буенча килгән 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре төтен белән тулган өйнең бер бүлмәсендә 54 яшьлек ир-ат — беренче төркем инвалидның мәетенә юлыккан. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул әлеге уңайдан Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау открыткасы урнаштырган. «Сез торак йортлар һәм социаль объектлар сафка бастырасыз, ишегалларын һәм паркларны тәртипкә китерәсез, заводлар төзисез», - дип язган Президент һәм төзелеш комплексында эшләүчеләргә авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдергән.

Август ахырыннан автомобиль хуҗаларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россиядә август ахырыннан автомобиль хуҗаларына кагылышлы кайбер үзгәрешләр үз көченә керә башлый. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә. Беренчедән, ОСАГО полисларының бәясен исәпләүдә үзгәрешләр кертелә. Хәзер тариф коридоры ике якка да 30 процентка кадәр киңәячәк, ул моннан алдагыга караганда 10 процентка артачак. Шуңа бәйле рәвештә, минималь һәм максималь база ставкалары 2471 һәм 5436 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук транспорт чарасы хуҗаларының, риск-факторлар... Читать дальше...

Россия табиблары аеруча мөһим эшләр өчен пособие алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табиблар һәм башка хезмәткәрләргә түләү өчен акча бүлеп бирелде. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. Проектның максаты – Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен матди яктан стимуллаштыру һәм күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшырту. Пособиенең күләме биләгән вазифага бәйле булачак, диелә хәбәрдә. Моннан тыш, РФ Министрлар Кабинеты «коронавирус белән авыручы гражданнарга, шулай ук әлеге инфекцияне... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аларның барысы да әлеге инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шуларның сигезе хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана, диелә хәбәрдә. Инфекция йоктыру очракларының 16сы – 30-50 яшь, җидесе 50-60 яшь аралыгында ачыкланган. Казанда әлеге авыруны – 17, Түбән Кама районында ... Читать дальше...

Татарстанда, елганы плотинадан чистартып, өйләрне су басудан саклап калганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда, елганы кондызлар ясаган плотинадан чистартып, өйләрне су басудан саклап калганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 10.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Бөгелмә районында кондызлар плотина ясау аркасында елгада су күтәрелүе һәм йортларны су басу куркынычы хакында хәбәр килгән. 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре... Читать дальше...

Фәрит Хәнифов төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстанның төзелеш комплексы ветераннары! Быел безнең һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көненең билгеләп үтелә башлавына – 65 ел. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне әлеге искиткеч вакыйга белән тәбрик итәм! Төзелеш тармагының... Читать дальше...

Фәнил Әһлиуллин зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда барлыгы 3 мең 667 зират исәпләнә, алар урнашкан 4 мең 188 участок рәсмиләштерелергә тиеш. Бүгенге көндә шуларның 89 проценты рәсмиләштерелгән, 480 участокта исә бу процедура башкарылмаган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында кичә узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» машинасы юл читенә төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Жигули» автомобиле юл читенә төшеп киткән , пассажиры һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Фаҗига кичә кичке сәгать алтыда республиканың Алабуга районы Илмәт авылында булган. 7нче модельле «Жигули» руленә исерек хәлдә утырган 43 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, автомобильнең 42 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Айдар Метшинның улы Кырымда коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Александра Комарова). Түбән Кама мэры Айдар Метшинның улы Морат Метшин Кырымнан коронавирус инфекциясе йоктырып кайткан. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта хәбәр итә. Морат Метшин әйтүенчә, 2 августта, Кырымда ял иткән чагында, ул үзендә хәлсезлек сизгән, Казанга кайткач, 6 августта, коронавируска тест тапшырган. Анализы уңай икәнлеген белгәч, карантинга киткән һәм дарулар кабул итә башлаган. «Кәефкә килгәндә, үзгәрешләр бар. Үземдә хәлсезлек сизәм... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *