Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 30.08.2020

Шәһәр көнендә Чистайда беренче тапкыр кулчатырлар бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Шәһәр көнендә Чистайда беренче тапкыр «Мин Чистайны яратам» дип исемләнгән кулчатырлар конкурс-парады үткәрелде. Конкурста теләге булган һәркем катнашты. Алар кулчатырларын үзенчәлекле итеп бизәргә тиеш иде.  Анда туган шәһәргә игелек һәм мәхәббәт темасы чагылырга тиеш иде. Бу хакта «Чистопольские известия» яза. Чараны «Восток» мәдәният һәм ял итү үзәге оештырды. Чистайлыларга кулчатырларны бизәү өчен  теләсә нинди материалны кулланырга рөхсәт ителде. Тәкъдим ителгән... Читать дальше...

Казанда бәйрәм салюты аттырылганда Салават Татарстанга багышланган җыр башкарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм программасы салют белән тәмамланды. Бу вакытта Казансу ярындагы бәйрәм сәхнәсендә Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды. «Казан көзе» X Халыкара опера фестивале тәмамлануга сәхнәгә чыккан җырчы тамашачыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. Салават Татарстанга багышланган танылган җырны башкарганда Казансу елгасы өстендә 300 тапкыр салют аттырдылар. Читать дальше...

Биектау районы Олы Кавал авылында 100 урынлы мәдәният йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Биектау, 30 август, «Татар-информ», « Биектау яңалыклары », Галия Илдарова). Биектау районының Олы Кавал авылында озак көтелгән вакыйга — 100 урынлы мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Матур, яңа объект «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәдәният йорты ачылышында Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Кадерле кунакларны милли ризыгыбыз чәкчәк белән каршы алдылар һәм яңа мәдәният йортына чакырдылар. Халык шактый күп җыелган иде һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел... Читать дальше...

Казанның «Урам» экстрим-паркында брейк-данс буенча халыкара ярыш төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

В экстрим-парке «Урам» в Казани завершился турнир по брейкингу Combonation X2 Определены победители в пяти номинациях чемпионата. Сегодня, 21:44Автор: Марат Ишкильдин Марат Ишкильдин (Казан, 30 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген Казанның «Урам» дип аталган яңа экстрим-паркында брейк-данс һәм урам биюләре буенча «Combonation X2» халыкара турниры тәмамланды. Ел саен Казанда үткәрелә торган турнир ике көн дәвам итте, анда 800 биюче катнашты. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — йөз биюче ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап... Читать дальше...

КФУ галиме әбиләр чуагы алдыннан көннәр суытырга тиешлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Быел сентябрьнең беренче атнасында һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булачак, дип фаразлый КФУ галиме Юрий Переведенцев. Әбиләр чуагы, гадәттә, сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында була, дип белдергән профессор КФУ сайтына. Әбиләр чуагы башланганчы, берничә көн салкын булырга тиеш. «Әлегә әбиләр чуагы кайчан буласын фаразлый алмыйбыз. Әмма, гадәттә, ул һәр ел саен була. Быел дә әбиләр чуагын күрербез дип өметләнәм», — дип белдерә КФУның... Читать дальше...

Казанда «Рубин» белән «Тамбов» уены тигез исәпкә тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионында «Рубин» командасы РПЛ чемпионатының алтынчы тур матчында «Тамбов» командасын кабул итте. Уен 2:2 булып, тигез исәп белән тәмамланды. «Рубин» (Казан) — «Тамбов» (Тамбов) — 2:2 (1:1). Гол кертүчеләр — Деспотович (47, 90) — Карапетян (15), Карасев (84). «Рубин»: Дюпин. Меркулов, Уремович, Старфельт, Зуев, Макаров (Шатов, 65), Кварацхелия, Йевтич, Абильдгор, Хван, Деспотович. Алты турдан соң казанлылар активында 11 очко тупланды... Читать дальше...

Татарстан Президенты ат чабышларын карарга мотобайкерлар белән килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» дип аталган мотойөреш 30 август — Татарстан Республикасы көнендә Казанда төгәлләнде. Бу акция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Барлыгы 300 мотоцикл Казан Кремле яныннан «Казан» ипподромына кадәр юлны үтте. Байкерлар колоннасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Әлеге акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург... Читать дальше...

Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов коронавирустан вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). 30 августта Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Олы Исаково бистәсе мәчете имам-хатыйбының якыннары, өлкәнең мөселман өммәте кайгысын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин уртаклашкан. Бу хакта dumrf.ru хәбәр итә. Хәзрәт коронавирус йоктырган булган диелә, хәбәрдә. Хәлил хәзрәткә август азагында гына 45 яшь тулган. Туган көнендә дә ул хастаханәдә яткан. «Хәлил хәзрәт Калининград өлкәсендә мөселман... Читать дальше...



«Рубин» футболчылары уен кырына түбәтәйдән чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Бүген Казанның «Рубин» командасы уенчылары 6нчы турның «Тамбов» командасына каршы матчында уен кырына түбәтәйләр киеп чыкты. Спортчылар 30 август — Татарстан Республикасы көненә шул рәвешле хөрмәт күрсәтте. Әлеге матч, Республика көнен бәйрәм иткәндә үткәрү өчен, махсус 29 августтан 30 августка күчерелгән иде.

Татарстанда җәйнең соңгы көне эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). 31 августта Татарстанда иртән бераз яңгыр яварга, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10.+15, ә көндез +24.+29 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе. 1 сентябрь — Белем көнендә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +26.+31 градусны тәшкил итәчәк. 2 сентябрьдә көндез урыны белән яңгырлар яварга мөмкин. Көндез +16..+21, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда «Мисс Татарстан» бүләге өчен чабышта Удмуртия аты җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Казан» ипподромында уздырыла торган бәйрәм программасында «Мисс Татарстан» бүләгенә Удмуртиядән Радик Гарифуллинның «Редберри барс» кушаматлы аты ия булды. Биядә халыкара класстагы жокей Станислав Круглыхин чапты. 2400 метрны тәшкил иткән бу заездда барлыгы 15 бия катнашты. «Казан» ипподромында ат чабышлары 30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелә.

Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Актанышта татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзаловага (1933-2017) һәйкәл ачылды. Ул җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында куелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ». Тантанада җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, кунаклар катнашкан. Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.

Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Рамзан Кадыйров аты беренче булып килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. «Ахмат» ат спорты клубының «Башлам» кушаматлы атында жокей Хамзат Улубаев иде. ТР Президенты бүләгенә чабышның приз фонды 3 миллион сум тәшкил итә. «Бүген бездә планлаштырылган ат чабышлары үтә. Килүчеләрнең саны буенча да, аларны утырту буенча да санитар нормалар үтәлә. Барлык чабышлар кызыклы. Минемчә, зур игътибарны үзенә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы җәлеп итәчәк»... Читать дальше...

Казахстанның беренче Президенты: Хезмәттәшлегебез һәрьяклап үсеш ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. «Рөстәм Нургалиевич! ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган юбилей тантаналарында катнашырга чакырган өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Бүгенге көндә Татарстан дәүләт идарәсе дәрәҗәсе, социаль-икътисади өлкәне модернизацияләү һәм сәнәгый җитештерү күләме буенча Россиянең әйдәп баручы субъектларыннан берсе санала. Шунысы куандыра: Казахстан-Россия... Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы укытучылардан коронавируска каршы прививка ясатуны таләп итмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы укытучылардан коронавируска каршы прививка ясатуны таләп итмәячәк. Бу хакта «Российская газета» РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченкога сылтама белән хәбәр итә. «Прививка һәрвакытта да ирекле нигездә ясала. Күп кенә субъектларда яшәүчеләр әлеге анализларны мәктәп администрацияләренә кешенең сәламәт икәнлеге хакында хәбәр итү өчен генә түгел, ә үз сәламәтлекләреннән чыгып та тапшырды инде. Читать дальше...

Казахстан Президенты татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Казахстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һәм барлык ватандашларыгызны татар халкы тарихындагы истәлекле вакыйга – ТАССР оешуның бер гасырлык юбилее белән тәбрик итәм! Узган йөз еллыкта Татарстан зур уңышларга иреште. Халкының туган җиргә карата чиксез мәхәббәте, үзенең күп гасырлык традицияләренә һәм уникаль мәдәни мирасына тугрылык... Читать дальше...

Татарстан Президенты Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале белән Татарстан Президенты танышты. Рөстәм Миңнеханов өченче ел рәттән әлеге фестивальне тамаша кыла. Рөстәм Миңнеханов фестивальнең дизайн-маркет өлешеннән башлап төрле нокталарын карап чыкты. Президентка фестиваль концепциясе һәм аның мөмкинлекләре турында фестивальне оештыручыларның берсе продюсер Ильяс Гафаров сөйләде. Татарстан Президенты халык һөнәрчеләре белән аралашты, балалар мәйданчыгына тукталды. Читать дальше...

Татарстан Республикасы көнендә Ниагара шарлавыгы Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Икенче ел рәттән Татарстан көнендә Ниагара шарлавыгы республика флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Монреаль татарларының Инстаграм төркемендә хәбәр ителә. Акциянең инициаторлары Марат һәм Алимә Сәлахетдиновлар моны яңа традиция итәргә телиләр.

«Матур һәм җылы шәһәр»: Niletto казанлыларны Республика көне белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Казан» Гаилә үзәге янындагы концертның хэдлайнерларыннан берсе, җырчы Niletto Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Шәһәр һәм Республика көне белән котлап, Казанга инде берничә мәртәбә килүен һәм шәһәрне бик ошатуын әйтте. «Казан, Татарстан, мин һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәр шәһәрне анда яшәүчеләр хасил итә, шунлыктан, әгәр ул матур һәм җылы икән, халкы да шундый ук булачак», - диде Данил Прытков. Ул Казанга беренче тапкыр гына килмәвен искәртте. Читать дальше...

Динара Зиннәтова: Татарларның аерым бәхет формуласы бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Бәхет. Счастье по-татарски» китабы авторы, «Че гуглит татар кызы» төркемен булдыручы Динара Зиннәтова татар халкының үзенә генә хас бәхет формуласы бар дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Мин язган китапта нәкъ менә татар бәхетенә ирешү юллары тасвирлана. Мин аны өлешләп бирдем. Аларның барысын да үтәп, үз тормышыңа кертсәң, син бәхетлерәк була алачаксың дигән фикерне үткәрдем. Төп идея: бәхет атрибутларын чит илләрдән... Читать дальше...

Казан Кремлендә бүген 30 мең тамашачы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивалендә көн дәвамында 30 мең кеше булыр дип көтелә. Фестивальне оештыручыларның берсе продюсер Ильяс Гафаров шул кадәр тамашачы көтелгәнен әйтте. «Үткән елның шушы сәгатьләрендә булганга караганда быел халыкның күбрәк булганлыгы күренә. Сәхнәләр янында халык артканнан арта. Кич тагын да артачак», — ди Ильяс. Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә бара. Болар — Зур, Кече һәм Электрон сәхнәләр. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Урам» яңа экстрим-паркы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Урам» экстрим-паркы белән танышты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, республика көне уңаеннан оештырылган чарага барышлый, бүген ачылган «Урам» экстрим-паркы белән дә танышып чыгарга булды», - диелә хәбәрдә. Мактаулы кунаклар мәйданчыкта чыгыш ясаучы спортчыларның трюкларын карарга тукталды. Шунысын да искәртик... Читать дальше...

Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан туптан аттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург татарлары Петропавел крепостеннан туптан атып Татарстан һәм аның халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. «Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы белән бүген 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта гадәткә кергән күркәм традиция буенча ТАССРның 100... Читать дальше...

Мондый судноларның булганы юк иде әле: Татарстан Президенты «Чайка» теплоходын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Сыекландырылган табигый газ белән эшли торган «Чайка» пассажир судносы беренче рейска кузгалды. Казансу елгасында судно бортына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәрелде. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бу – илебездә җитештерелгән комплектлау җиһазларын файдаланып сыекландырылган табигый газ белән эшли торган судно төзүдә Россиядә тәүге тәҗрибә. Судноны ягулык белән «Газпром газ-мотор компаниясе» тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә компания... Читать дальше...

Калмыкия башлыгы татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Калмыкия башлыгы татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Әлеге уңайдан Россия төбәге башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллаган. «Республика үз үрнәгендә югары технологияле яңа производстволар булдыру, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика һәм IT-тармакта киң колачлы инвестицион проектларны уңышлы гамәлгә ашыруда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә», - дип искәрткән Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков. Аның сүзләренчә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *