Марат Җәббаров Тәтеш районының агросәнәгать комплексы секторының үсеше белән танышты
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Рәмис Сафиуллов йөрде. Сәфәрнең максаты — районның агросәнәгать секторының үсешен өйрәнү иде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр иәт. Сәфәр районда урып-җыю эшләренең барышы һәм Кече Шәмәк авылындагы «Родина» агрофирмасында сыер абзарын һәм сөт залын капиталь ремонтлау белән танышудан башланды. Читать дальше...