Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 21.08.2020

Алексей Песошин Алексеевск районында Җиңү паркында булды

Tatar-inform.tatar 

(Алексеевск, 21 август, «Татар-информ», «Таң» ). Бүген Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Җиңү паркында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Районга эш сәфәрендә шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин һәм республика мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев катнашты. Соңыннан Алексей Песошин «Алексеевск керамикасы» предприятиесендә булды. Читать дальше...

Айдар Метшин Түбән Кама ишегалларында төзекләндерү барышын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген «Безнең ишегалды» проекты буенча Түбән Камада эш барышын тикшерде. Түбән Кама мэры шәһәр үзәгендә дә, Төзүчеләр бистәсендә дә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтын да хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерик, быел республика программасының беренче этабы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу сезонда төп игътибар юлларны киңәйтүгә, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыруга... Читать дальше...

Татарстанда яңгырлар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 августта, Татарстанда циклон йогынтысы аркасында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил була. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак. Элегрәк «Татар-информ» җәйге җылылык Татарстанга киләсе атнада кайтачак, дип хәбәр иткән иде.

Уфада «Беренче укытучы» һәйкәлен куярга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Уфада беренче укытучыга һәйкәл куелачак. Шул турыда 21 августта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә пленар утырышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Халык укытучысы Лиза Агадуллина Уфада беренче укытучыга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан. «Бүген трибунадан шуны әйтә алам: халкыбызның улы — Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бар. Ул Уфада мәдәни мохит булдыруда аерым бер хис белән эшли. Концепция бирсен өчен аңа мөрәҗәгать итәм. Читать дальше...

Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар  чәчү планлаштырыла. Көзге бодай 405 мең га мәйданда чәчеләчәк, көзге арыш — 131 мең га. Читать дальше...

Супералиса Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җырчы Супералиса, ягъни, Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям Ибраһимова Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде. Бүген сезон ачылу тантанасында тугрылыклы тамашачыларга театр премьераларына вип-билет тапшырылды. Бүген театр ачылу тантанасында театрның яңа сезонда көтелгән премьералары турында хәбәр ителде. Шунда ук әлеге премьерага чакырыласы кунаклар да билгеле булды. Вип тамашачыларны театр артистлары Алсу Каюмова һәм Фәнис Җиһанша игълан итте. Читать дальше...

Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты. Бүген «Сүнгән йолдызлар» спектаклен 400ләп тамашачы гына карый ала. Камал театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача иде. Быел театр беренче тапкыр традициядән читләшеп башка спектакль белән ачарга мәҗбүр булды. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән Алсу сәхнәгә чыгып яңа сезон ачылуын игълан иттеләр. «Безнең „Зәңгәр шәл“ спектаклендә бөтен труппа катнаша. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» хәрәкәте базасының яңа мөмкинлекләрен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Лаеш районы, 21 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Анда 199 млн сумлык ремонт үткәрелгән. Анда ТР Президенты «Сәләт» яшьләр оешмасы активы белән очрашты. Лагерь вожатыйлары белем бирү программалары һәм аларга бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов төрле телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә басым ясарга киңәш итте. Ул әйдаманнар... Читать дальше...



Бөгелмә ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасы Татарстанның Бөгелмә районына кадәр барып җитте. Әләмне хөрмәтләү тантанасы хәрби комиссариат янындагы мәйданда узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Мин сезнең хезмәтегез, туган шәһәрегез генә түгел, тулаем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкына. Ул бөгелмәлеләрнең кәефендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте... Читать дальше...

Башкортстанда Куштау шиханына аеруча саклана торган территория статусын бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштау шиханын яклаучылар белән очрашуда аңа аеруча саклана торган территория статусы биреләчәген һәм анда файдалы казылмалар чыгармаячакларын әйтте. Элек ул «яклар үзара уртак фикергә килмичә, тауда эшчәнлек алып барылмаячак, Куштау һәм Башкортстан сода компаниясе белән бәйле ситуация республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыра», дип әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Шуңа күрә минем шундый тәкъдимем бар: координацион киңәшмә формалаштыру өчен ике атна вакыт бирәм... Читать дальше...

Түбән Новгород татарлары «НижгарФорум» яшьләр фестивален уздырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»).18 августта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясендә киңәшмәдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган өлкә халык иҗаты фестивале һәм II «НижгарФорум» яшьләр фестивале үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә. Автономия советы рәисе катнашында эшлекле киңәшмә агымдагы елның соңгы ике кварталы планнары турында фикер алыштылар. Пандемия нәтиҗәсендә килеп чыккан кайбер мәсьәләләрне... Читать дальше...

Чаллы мәктәпләренә 21 млн сумлык яңа дәреслекләр бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 21 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, дәреслекләр запасын тулыландыру зарурлыгы быел парта артына утырачак укучылар санының артуы белән бәйле. Автошәһәрдә укучыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 мең кешегә арткан. Шул ук сәбәпле, нигездә, башлангыч сыйныфларда укытучылар дефициты барлыкка килгән. Читать дальше...

«Казан» бию ансамбле Татарстанның легендар брендларының берсе дип табылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Комсомольская правда» газетасы, ТАССРның йөз еллык юбилее уңаеннан, укучылары арасында Татарстанның 100 легендар брендын сайлауны оештырган. Җиңүчеләр исемлегенә Казан шәһәр филармониясендәге «Казан» бию ансамбле да кергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова сөйләде. «Әлеге җиңүдән чыгып, шуны әйтәсем кимлә: сәнгатебез халыкка барып җитә алган. Халык күңелен яулап ала алдык икән, без бик бәхетле. Читать дальше...

Ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, Ямашев урамында зур бөке барлыкка килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанның Ямашев проспектында ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, зур бөке барлыкка килгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Җомга кичендә чит ил машинасы һәм «җиделе» машинасы Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы чатында юлны бүлешә алмаган. Чит ил машинасы «җиделе»нең уң як ишегенә барып бәрелгән, машинага җитди зыян килгән. Авариядә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел. Юл-транспорт һәлакәте зур бөке хасил иткән: машиналар агымы Мусин урамына кадәр диярлек сузыла.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларда иминлекне тәэмин итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан учреждениеләрен «карантин» чаралары бетерүнең өченче этабына күчерү көз көне сайлау участокларында файдаланылачак иминлек чараларына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Без Татарстанның чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүен аңлыйбыз. Гражданнар антисептик булган урыннарда перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, әмма без, сайлауларны оештыручылар буларак, вакыйгалар барышының барлык сценарийларына да әзер булырга тиеш. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда беренче ел әйләнәсе эшли торган балалар лагерен карады

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бөгелмәдә быел Татарстанда ел әйләнәсе эшли торган бердәнбер балалар лагерен ачарга ниятлиләр. Ул Губин исемен йөртә. Бу хакта лагерь территориясен караганда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте. «Без инде лагерьны быел ук эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Ул безнең ел әйләнәсе эшли торган лагерь. Биредә сәламәтләндерү сменаларын гына түгел, тренировкаларны да үткәрергә мөмкин булачак, монда вариантлар бик күп», — диде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров. Читать дальше...

Татарстан игенчеләре яңа уңыш ашлыгының өченче миллион тоннасын җыйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүгенге көндә республикада 3 млн 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 38,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара ... Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Covid-19 кризисына карамастан, укытучылар хезмәт хакын вакытында алачак

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 21август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел педагогларга хезмәт хакларын түләү Covid-19 коронавирусы кризисы аркасында тоткарланмаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә белдерде. «Бүген коронавирус белән бәйле проблемалар бар, кайбер производстволарны туктату проблемасы бар. Без беренче яртыеллыкта 40 млрд сумга якын тиешле акчаны алалмадык, әмма укытучыларның хезмәт хакы һәм түләүләренә бәйле бернинди проблема да булмас дип ышанабыз»... Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Милләт җыены уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 28-30 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының «Милләт җыены»н үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итте. «Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребез Zoom-конференция режимында гына кушылачак. Җыен программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы да үтәчәк. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районындагы «Йолдызлы» балалар лагерендә «Сәләт» яшьләр оешмасының активистлары белән очрашты. Ул әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте. Очрашу барышында ел дәвамында эшли торган «Сәләт» мәктәбен булдыру идеясе тәкъдим ителде. «Ел дәвамында эшли торган мәктәпләр булса, анда спикерларны, әйдаманнарны әзерләргә була. Безгә республикада система эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов Очрашу барышында «Сәләт ... Читать дальше...

Миңнеханов: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 7 меңләп балага булыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда эшләячәк, шуңа күрә укучыларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре барышында хәбәр итте. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» программасы республикада 7 меңгә якын баланы үз эченә ала. Без һәр баланың мәктәпкә лаеклы әзер булуын һәм мәктәпкә баруын телибез. Иң мөһиме - быел без коронавирус аркасында мәктәпләрнең эшен озак тәэмин итә алмадык... Читать дальше...

Ульяновскида татар фильмнары күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә төбәк халыкларының милли кинематографияләре фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль Россия киносы көне алдыннан 25-27 августта узачак. Кинозалларда һәм кинотеатрларда Чувашстан, Татарстан һәм Мордовия кинематографистлары фильмнары күрсәтелә һәм алар белән иҗади очрашулар узачак. Марафон җиде муниципалитетны, шул исәптән Ульяновскины да колачлаячак.  «Фестиваль географиясенә мордва, татар, чуваш... Читать дальше...

«Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Кичә, 20 августта, беренче тапкыр үткәрелгән «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Өч турда узган бәйгегә 18 яшьтән 70 яшькә кадәр катнашучыдан барлыгы 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар бар. Алдагы турларда иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда президент программалары турында: Район яңа сулыш алды

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 21август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының төзекләндерелгән ишегалларын һәм социаль-мәдәни объектларын карау барышында халыкның инициативасын һәм тәртипкә китерелгән территорияләрнең торышын югары бәяләде. «Без халыкның бу процесста үзләре катнашуын телибез. Әгәр дә син монда катнашсаң, эскәмияләрне ватып, сыра шешәләре ташламыйсың инде. Барысының да хуплавы, чәчәк үсентеләре утыртачагын әйтүе мөһим», - дип мөрәҗәгать итте муниципалитет халкына Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...

Казанда рәссам Харис Якуповка мемориаль такта куелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). СССР халык рәссамы Харис Якуповка мемориаль тактаны Казанда Зур Кызыл урамында 62а йортында урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. «Монда, Сәнгать фонды остаханәләрендә, СССР халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе академигы, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Харис Габдрахман улы Якупов эшләде», — дип язылган мемориаль тактада. Язмаларны ике телдә ... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *