Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 18.08.2020

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Ютазы районында яңа объектларда булды

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 18 август, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булып китте. Район муниципалитеты җитәкчелеге озатуында ул «Урыссу» сәнәгать паркы һәм «БАСЭТ» предприятиесенең төзелеп килә торган объектларында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Альберт Кәримов сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды. Читать дальше...

Чирмешәндәге «Ландыш» балалар бакчасы ремонттан соң ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 18 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы сентябрь башында балаларны кабул итәргә җыена. Бу турыда район басмасы яза. Әлегә монда зур ремонт бара. Бүген биредә эшнең кызган чагы — дүрт бригада эшли. «Бер бригада тәрәзәләрне алмаштырып бетерде, инде ишекләр урнаштыралар. Осталар стеналарны шомартып бетерде, хәзер алар буяла. Бәдрәф һәм ашханә стеналарына плитка ябыштырыла. Идәннәргә җәю өчен линолеум кайтты», — ди балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова. Читать дальше...

10 ел эчендә Татарстан икътисады нинди үзгәрешләр кичерде? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Зөһрә Садыйкова). Татарстанда яңа заводлар төзелә, җитештерү объектлары ачыла, инновацияле технологияләр гамәлгә кертелә. Бүген предприятиеләребез җитештергән продукция дөньяның 139 иленә озатыла. Машина һәм авиация төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү кебек тармакларда без дөнья күләмендә әйдәп баручы җитештерүчеләр белән көндәшлек итәбез. Бу – һәр татарстанлының тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм казанышы. Шунысы мөһим: икътисади уңышлар артында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора. Читать дальше...

Марат Әхмәтов район башлыкларына татар телен белүне камилләштерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика районнары башлыкларына туган телне белүне камилләштерергә кушты. Шул турыда ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Апас районында узган киңәшмәдә белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без үзебезне көчле халык дип әйтсәк, без туган телебезне югары дәрәҗәдә белергә тиеш, шуңа күрә тел байлыгын арттыру юнәлешендә даими эшләргә кирәк», — диде Әхмәтов. Читать дальше...

1 сентябрьдә кемгә ял бирергә мөмкин булуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә балаларны мәктәпкә озату өчен, ата-аналар түләнми торган ялны бер көнгә рәсмиләштерә ала. Ә кайбер предприятиеләрдә укучыларның ата-аналары өчен ял көне эчке документлар белән билгеләнгән практика бар. Шул турыда Хезмәт министрлыгы хәбәр итә. Бу хакта «Российская газета» яза. Элегрәк Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял хокукы бирергә тәкъдим иткән иде. Читать дальше...

Кабан күле буенда Ильяс Камал катнашында La Primаvera оркестры концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры җомга көнне, 21 августта, Кабан күле яр буенда бушлай концерт бирәчәк. Программа кичке сәгать 18.00дә башлана, аңа музыкант һәм композитор Ильяс Камалның әсәрләре кертелде. Бу хакта оркестрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Соңгы 10 елда иҗат ителгән әсәрләр яңгыраячак. Аларның кайберләре La Primavera оркестры өчен махсус язылган», — дип сөйләде Ильяс Камал. Концерт программасына төрле жанрдагы әсәрләр кертелгән. Читать дальше...

Татарстан районнарында дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 ел ахырына кадәр дүрт яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк. Эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты буенча алып барыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа объектлар төзү турындагы карарны Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты кабул итте. Әйтик, 2021 елда виртуаль концерт заллары Әлмәттә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе базасында, шулай ук Чаллыда «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршында барлыкка киләчәк. Читать дальше...

Казанда яшәүче өч ир-ат кеше урлаган һәм фатир талаган өчен суд каршына басачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның өч кешесе кеше урлаган һәм фатир талап алган өчен суд каршына басачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның 3 февралендә Тынычлык урамында дүрт дус Казанда яшәүче 24 яшьлек кешене урлый. Ир-атны машинада «Табигать сөюче-2» бакчачылык ширкәтенә алып чыгалар һәм аннан ике бүлмәле фатирын үзләренә язуны таләп итә башлыйлар. Басым астында әсир ир-ат... Читать дальше...



Төмән өлкәсендә Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм сорыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнарын берләштерү максатыннан төбәктә Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Әлеге эштә теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Төмәндә өлкәнең төп мәчете төзеләчәк. Ул Эшчеләр бистәсе территориясендә (Республика урамы азагында) урнашкан һәм Төмән өлкәсендә иң зур мәчет булачак. Яңа Аллаһ йорты Себер мөселманнарының рухиятен, ата-бабаларыбызның васыятьләрен саклаучы рухны символлаштырачак. Мәчет бинасында... Читать дальше...

“Театр карантинда: сабаклар һәм нәтиҗәләр” темасына түгәрәк өстәл узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Театрларның карантин вакытындагы тормышына Буа театрында уздырылган түгәрәк өстәлдә нәтиҗәләр ясалачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. 8 сентябрьдә Буа театрында театр әһелләре, театр тәнкыйтьчеләр, Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләре катнашында “Театр карантинда: сабаклар һәм нәтиҗәләр” темасына түгәрәк өстәл узачак. Түгәрәк өстәл утырышы РФ Театр әһелләре берлеге ярдәме белән уздырыла. Аны театр тәнкыйтьчеләре Александр Вислов белән Нияз Игъламов алып бара. Читать дальше...

Татарстанда АУЕ* активистларына Россиядә беренче җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә АУЕ* активистларына карата беренче җинаять эше Татарстанда кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды. Хәзерге вакытта җинаять эше буенча Чаллыда яшәүче 15 яшүсмер уза, алар унбиш яшьтән алып унтугыз яшькә кадәр булган кешеләр. Аларны төркемләп һәм көч кулланып кылынган талауларда гаеплиләр. Моннан тыш, яшүсмерләрнең кайберләре социаль челтәрдәге битләрендә нацистлар свастикасы урнаштырган. Эшләр узган елның көз азагында —кыш башында кузгатылган. Читать дальше...

Кабан күле мәйданчыгында «Алтын тәлинкә» премиясенә дәгъва кылучы фильмнар күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Кабан күле яр буеның ачык мәйданчыгында тамашачыларга кичке өч киносеанс дәвамында «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә дәгъва кылучы фильмнар күрсәтеләчәк. Бу хакта «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Кабан күле янында кино вакыты» циклының яңа сезоны кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиянең шорт-листына эләккән фильмнарны күрсәтүне дәвам итәчәк. Сеанслар 19, 26 һәм 27 августта Кабан күле яр буенда узачак», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Казанда Кытай-Татарстан хезмәттәшлеге потенциалы һәм юнәлешләре турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда Кытай-Татарстан хезмәттәшлеге потенциалы һәм үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Шаньдун провинциясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында Шаньдун провинциясенең чит ил эшләре канцеляриясе бүлеге, Haier Group, Дунъин шәһәренең нефть химиясе сәнәгате паркы, «Сюньюйшицзи» халыкара сәүдә компаниясе... Читать дальше...

«Буа талиясе» IV театраль лабораториясе быел сентябрь аенда узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Буа театрының «Буа талиясе» театраль лабораториясе 2-6 сентябрьдә үткәреләчәк дип планлаштырыла. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. «Буа Талиясе» IV театраль лабораториясенә дүрт режиссер чакырылып, алар эскизлар әзерләячәк. Эскиз өчен Мольерның «Тартюф», Искәндәр Сираҗиның «Гыйсметдин тәүбәсе», Виктор Драгунскийның «Денискины рассказы» әсәрләре карала. Шулай ук, Гаяз Исхакыйның бер әсәре сайланачак. Әлеге эскизлар 7 сентябрьдә... Читать дальше...

Татарстан Президентына кандидат Альфред Вәлиев агитация кампаниясенә кереште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президентына кандидат агитация кампаниясенә кереште, ул ике телеканалда туры эфирда чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ»га «Россия коммунистлары» партиясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Партиянең Татарстан бүлеге берьюлы берничә сайлау кампаниясе алып бара: муниципаль депутатлар сайлау һәм Татарстан Президентын сайлау. Кандидатлар актив агитациягә кереште - сайлаучылар белән очрашулар үткәрәләр, партия матбугатын һәм агитация материалларын тараталар. Читать дальше...

Илһам Шакировның концерт костюмын Татарстан Милли музеена тапшырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, Татар-информ»). 30 августта Татарстан Республикасы Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр булган Татарстан тарихы" дип аталган яңа экспозиция ачачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу атнада Милли музей коллекциясе Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, легендар татар җырчысы Илһам Шакировның концерт костюмы белән тулыланачак. Костюм җырчының ярдәмчесе... Читать дальше...

Татарстанда чүп проблемасын җәмәгать инспекторлары контрольгә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, Татар-информ», «Диана Авакян). Татарстанның көнбатыш зонасында калдыклар проблемасы «җәмәгать инспекторлары»ның аерым контроленә алынды. Мондый хезмәт беренче тапкыр «ПЖКХ» идарә компаниясе (ТР-Инвестка керә) төбәк операторында барлыкка килде. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар санкцияләнмәгән чүплекләрне, чүп белән тулган контейнер мәйданчыкларын, калдыкларны чыгару кагыйдәләрен бозуларны күзәтеп торачак. «Җәмәгать инспекторлары Казанның шәһәр яны бистәләрендә актив эшли башлады инде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясендә Татарстан картиналары күргәзмәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән авангардистлар эшләре күргәзмәсен ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе коллективына һәм директоры Зөлфирә Трегуловага күргәзмәне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Газиз республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына без чын күңелдән рәхмәтлебез. Читать дальше...

Песошин Әлмәттә чыбыксыз троллейбуста йөрде һәм клиникалар ремонтын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Әлмәттә медицина учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләү эшләренең барышын тикшерде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры шәһәр транспортының яңа төрен бәяләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Алексей Песошин хастаханә шәһәрчегенә автоном йөрештәге троллейбуста килде. Әлмәт мондый төрдәге 10 берәмлек электротранспорт сатып алды. Яңа троллейбуслар элемтә челтәре белән колачланмаган маршрутларга хезмәт күрсәтә ала.

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 августта, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Татарстан эшмәкәрләре өчен Телеграм-канал булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда бизнес-омбудсмен белән эшмәкәрләр арасындагы элемтәне киңәйтү өчен «Деловорот» дип аталган Телеграм-канал булдырылган. Бу хакта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте. «Эшмәкәрләр өчен эксклюзив мәгълүмат тупланган кулланма ресурс булдырдык. Бизнес вәкилләренең норматив документларны җентекләп өйрәнергә вакытлары юк. Аларга аңлаешлы мәгълүмат кирәк. Читать дальше...

Приморье крае нәзарәте Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Владивостокта теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия Үзәк Диния нәзарәте составына керүе турында 2020 елның 18 августында территориаль юстиция органы тарафыннан дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклык бирелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Приморье имам-мөхтәсибе Җәмал хәзрәт Гарифуллин кандидатурасы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин тарафыннан расланды. Ул 2020 елның 27 июнендә дини оешма корылтаенда сайланган иде. Читать дальше...

Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә кемнәрнең битлек кияргә тиешлеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә техник персонал һәм азык-төлек әзерләүче персонал мәҗбүри битлек киеп йөрергә тиеш. Балаларга битлек кию мәҗбүри түгел. Әгәр ата-аналар... Читать дальше...

TANECO чемпионнар Кубогы турнирының матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан. 18 август, «Татар-информ»). 19-23 август көннәрендә «Ак Барс» беренче тапкыр Казанда TANECO чемпионнар Кубогына хоккей турнирын уздырачак. Матчларда КХЛ командалары, төрле еллардагы Гагарин Кубогы ияләре: «Ак Барс» (Казан), «Металлург» (Магнитогорск), «Салават Юлаев» (Уфа) һәм СКА (Санкт-Петербург) катнашачак. Турнирның барлык матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. «ТНВ-Планета»да алар татарча комментарий белән алып барылачак. 19 август (чәршәмбе): Металлург — Салават Юлаев 13:00, Ак Барс — СКА 19:00. Читать дальше...

Гриппка каршы 1,7 млн өлкән кешегә һәм 600 мең балага вакцина ясау планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең олы кешегә һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясатырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без Татарстан Республикасы халкының 60 процентын колачларга тиеш, һәм бу абсолют 2 млн 341 мең 733 кеше. Шул исәптән балалар — 607 мең 95 кеше һәм өлкәннәр — 1 млн 734 мең 637», — дип ачыклык кертте спикер. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *