Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2020

Новости за 16.08.2020

Спас интернат- йорты Бөтендөнья битлек киеп йөрү атнасына кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Спас районында Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Бөтендөнья битлек киеп йөрү атнасына кушылды. Ул коронавирус пандемиясе белән көрәштә кешеләрне берләштерү макатыннан үткәрелә. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.  Бөтендөнья битлек киеп йөрү атналыгы социаль челтәрләрдә уза. Спас интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга битлек биткә тиеп торырга, борынны һәм авызны ябарга тиешлеген тагын бер кат искә төшерделәр. Әгәр битлек күп тапкыр кулланыла торган булса... Читать дальше...

Мамадыш районында чишмәләр төзекләндерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында чишмәләрне һәм тирә-юньне төзекләндерәләр. Аерым алганда, Катмыш авыл җирлеге чишмәләренә бай. Соңгы елларда аларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Быел Мамадыш чишмәләре үзара салым программасы ярдәмендә яңа төс алачак. Баскан авылында дүрт чишмә ремонтланган инде, быел чиратта бишенчесе. Якын киләчәктә Акъяр белән Чунник чишмәләрен яңартачаклар. Моннан тыш, быел үзара салым акчасына Урам чишмәсе төзекләндереләчәк. Читать дальше...

Буа районы шагыйрәсе Гөлнур Айзат Апас районының юбилей медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Буа, 16 август, «Татар-информ», «Байрак» ). Шушы көннәрдә ызандаш Апас районының 90 еллык юбилее гөрләп узды. Анда шул районда туып-үскән җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллова да чакырулы иде. Тантана барышында Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Гөлнур Хәлиловнага юбилей медален тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шагыйрә Инстаграмга постлар куеп, шатлыгын укучылары белән бүлеште. Туган җиренә рәхмәт әйткән видеосын да үзенең аккаунтына урнаштырган.

Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 августта, Татарстан территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Шулай ук көндез яшенле яңгырһәм көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Элегрәк Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана.

Татарстан табиблары Үзбәкстанга Covid-19 авыруын дәвалауда ярдәм итәргә китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россия табиблары төркеме коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә хезмәттәшләренә ярдәм итү өчен Үзбәкстанга очты. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Табиблар илдәге эпидемиологик вазгыятьне бәяләү белән шөгыльләнәчәк, шулай ук үзбәк коллегаларына бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. «Үзбәкстан Республикасында коронавирус инфекциясе вазгыятенә бәя бирү һәм РФ Хөкүмәте кушуы буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү өчен бүген Ташкентка... Читать дальше...

Казанда хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты Казанда 25-28 сентябрьдә узачак. Ярышлар «Ак Барс» көрәш сараенда була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ярышларда илнең иң көчле спортчы кызлары катнашыр дип көтелә. Татарстан башкаласында турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 15 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җирле мөхтәсибәтнең актив мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелешенә өмәгә җыелды. Өмәгә җәмгыятьнең яшь вәкилләре дә, аксакаллар да килгән иде. Чаллы халкы булачак мәчет территориясен чүп-чардан чистартты, шул рәвешле, бик интенсив эшләүче төзүчеләр эшен җиңеләйтте. Төзелештә дин йорты комплексының алты корпусының икесендә тимер-бетон монолит блоклар төзү буенча эшләр тәмамланды. Тиздән подрядчы - Алексей Горшковның «АНГ Холдинг» компаниясе дүрт манара корырга керешәчәк. Читать дальше...

Мәскәүдә «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле видеоязмасын күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 13 августта Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Г. Камал исемендәге театрның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле видеосы күрсәтелде. Бу хакта Бөтендөнья татр конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны Татар мәдәняте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләде. Ул театрның хәзерге заман милли сәнгатендә мөһим урын алып торуын һәм ватандашлар мәхәббәтен һәм игътибарын казануын искәртте, диелә хәбәрдә.



Декоратив мандаринның яман шешкә каршы үзлеге ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). «Декоратив мандарин» һәм «алтын әфлисун» дип тә атала торган кумкват җимеше организмда шешләр үсүне әкренәйтергә, азык эшкәртү системасына ярдәм итәргә сәләтле булуы ачыкланган. Ул цитруслылар гаиләсенә карый. Бу хакта РИА Новости Төркиянең Sabah басмасына сылтама белән хәбәр итә. Ул организмның авыруларга каршы тору үзлеген ныгыта һәм, барыннан да элек. Аны сезонлы салкын тию һәм грипп белән авыручы кешеләргә ашарга кирәк. Моннан тыш, кумкват җимешләре шулай... Читать дальше...

Марат Кәбиров: Мин — сезнең иң керсез язучыгыз — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлинә Гыймадова). Язучының сискәндерер дәрәҗәдә ихласлыгы, моңы авылында ярала һәм туган нигезе белән элемтәсе өзелмәсә генә үсә, камилләшә ала икән. Башкортстанның Илеш районы, Сеңрән авылы урамнары буйлап атлаганда, аның ягымлы халкы белән аралашканда, Сөн буйларында йөргәндә, без әнә шуңа инандык. Язучы Марат Кәбиров дөньясы белән танышу әнә шулай башланды. —  Марат абый, мин язучы булам, дигән теләк кайчан һәм ничә яшьтә уянды? — Мин бишенче... Читать дальше...

Банк картасына акчаны кибет кассаларында салу мөмкинлеге булдырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россия Банкы кибет кассалары аша карталарны тулыландыру системасын кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Россия Банкы кассаларда карталарны тулыландыру сервисын еракта урнашкан һәм аз халыклы төбәкләрдә финанс мөмкинлеген арттыру күзлегеннән караганда перспективалы дип бәяли», — дип сөйләделәр Үзәк Банкта. Куелган бурычны хәл итү өчен вакыт кирәк булачак, һәм, бәлки, законнарда үзгәрешләр дә булыр. Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру... Читать дальше...

Мәскәүдә китапханәсендә «Татар халык җәүһәрләре» балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең В. В. Бианки исемендәге 207нче балалар китапханәсендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иҗади котлау әзерләделәр. Яшь авторларның иҗади эшләре «Татар халык җәүһәрләре» дигән мультимедиа күргәзмәсенә куелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мультимедиалы күргәзмә экспозициясендә балаларның Татарстан башкаласына багышланган рәсемнәре, милли татар костюмнары бизәкләре, пейзаж һәм төрле жанрлардагы эшләр бар. Читать дальше...

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Мерседес» машинасы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина юл кырыена төшеп киткән һәм аңа ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Авария кичә көндез республиканың Лениногорск районында булган. Биредә 7нче модельле «Жигули» һәм «Мерседес Гелентваген» внедорожнигы бәрелешкән. Немец автомобиле «Жигули» белән бәрелешү көченнән баганага килеп бәрелгән һәм кюветка төшеп киткән... Читать дальше...

Табиб утырып эшләүдән зыянны киметү ысуллары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Озак вакыт утырып эшләү кеше сәламәтлегенә сизелерлек җитди зыян салырга мөмкин. Кардиолог Владимир Хорошев утырып эшләүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү вариантлары турында сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Утырып эшләү рәвеше — кешенең физиологик ихтыяҗлары күзлегеннән караганда иң нәтиҗәсезе санала. Кеше утыру белән аякларга артериаль кан агымы кискен кими. Бу бик начар», — дип аңлатты белгеч. Табиб сүзләренә караганда, кан агымының акрынаюы артерияләрдә атеросклеротик үзгәрешләр артуга китерә... Читать дальше...

Тәлгать Таҗетдин кое казу, мәчет салу, һәйкәл кую изге эш булуын искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Балтач районындагы Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә мемориал куелды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Шәех-әль-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин моның изге эш булуын әйтте. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итә. Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында Аллаһның ризалыгы һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына кешеләр сугышта да, тыныч вакытта да батырлыклар кыла, диде. Читать дальше...

Советлар Союзы Герое Василий Гордов җирләнгән зират туфрагын Минзәләгә тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәүнең Дон зиратында Татарстанның Минзәлә районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Гордов Василий Николаевич җирләнгән урыннан туфрак тутырылган капсула тапшыру тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Туфрак салынган капсуланы Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров һәм район депутаты Александр Морозкин кабул итте. Александр Владимирович тумышы белән Матвеевка... Читать дальше...

Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. «Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә  эшкәртү [куллар өчен] бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Мәскәү ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү ТАССРның 100 еллыгы әләме федераль эстафетасын кабул итте. Башкалада Татар мәдәнияте үзәгендә тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгы әләменә шәһәр гербын беркеттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.  Чара Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды. Эстафетаның федераль этабы финалга якынлаша. Хәзер ТАССРның 100 еллыгы әләмен Россиянең 69 төбәгенең, шулай ук Беларусь Республикасының герблары бизи. Читать дальше...

Белгеч Covid-19 вирусыннан вакцинаны гражданнарга ясый башлау вакытын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге ясаган Covid-19 вирусына каршы вакцинаны гражданнарга ясау бер айдан соң башланырга мөмкин. Әмма барлык гражданнар шунда ук вакцина ала алмый. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Минемчә, бу теркәүдән соңгы тикшеренүләр башланганнан соң, иң күп дигәндә бер айга алга күчерелер», — диде Гинцбург.  Аның сүзләренә караганда... Читать дальше...

Түбән Новгород һәм Дзержинск татарлары күптән көтелгән очрашуга җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 5 августта, ниһаять, Түбән Новгород һәм Дзержинск татарлары активистларының күптән көтелгән очрашуы булды. Очрашу яздан бирле карантин аркасында күчерелеп килгән иде. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә. «Очрашуга Дзержинск шәһәреннән якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр укытучылары Зөһрә ханым Абдуллина җитәкчелегендә килде. Алар, традиция буенча, күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән килделәр. Офиста күңелле җанлылык хөкем сөрде», дип уртаклаша оештыручылар. Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 29 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә. «Аларның икесе читтән кертелгән, 27 очрак — элемтә юлы белән йоктырылган. 10 кеше хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында чир йоктыручылар аеруча күп, балигъ булмаган яшьтәге бер авыру бар. Казанда — 20, Чаллыда — 2, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алабуга... Читать дальше...

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе яңа уку елына балалар җыя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 2020-2021 уку елына балалар җыю турында игълан итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Мәктәп»тә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен (14 яшькә кадәр) төркемнәр эшли. Дәресләрдә яшь мөселманнар ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә. Дәресләр әңгәмәләр һәм танып-белү уеннары рәвешендә уза. Читать дальше...

Мөфти шәех Равил Гайнетдин COVID-19 белән көрәшүче табибларга бүләкләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин табибларга Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Россия мөселманнарының иң зур бүләге - «Әл Фәхр» Почет ордены белән Башляева исемендәге Балалар шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Исмаил Османов, йогышлы авырулар буенча баш табиб урынбасары Эльмира Сәмитова... Читать дальше...

Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак. Бәйрәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге законның бер пункты нигезендә, «ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», дип искәрттеләр министрлыкта. Читать дальше...

Быел «Балкыш» фестиваленең гала-концерты паркта була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 20 августта «Крылья Советов» паркында урнашкан мәйданчыкта ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестиваленең гала-концерты була. Аны Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә дә карап булачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуына багышланган, дип хәбәр итә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *