Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 01.03.2024

Данис Шакиров татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында: Һөнәрче гаиләләргә басым ясыйбыз

Tatar-inform.tatar 

4-6 мартта Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Җыенга 40 төбәктән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Былтыр 500 делегат катнашкан иде.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин: Татарстан БРИКС саммитында яңа партнерлар табачак

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Россиянең Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән үзара бәйләнеше (Татарстан, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итеп, аны актив рәвештә ныгыта) мөһим роль уйнавын билгеләп үтте, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин. Ул республика Хөкүмәтенең Казанда БРИКС саммитын да югары дәрәҗәдә үткәрәчәгенә һәм чит илләрдә яңа партнерлар табачагына ышаныч белдерде.

Читать дальше...

Ульяновскида ана теле hәм әдәбияты укытучыларының өлкә форумы уза

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскиның 64нче мәктәбе базасында ана теле hәм әдәбияты укытучыларының өлкә форумы уза. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясый hәм киләчәккә планнар коралар. ​Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Төрекмәнстан җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов һәм илнең Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырдылар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тапшыру актына кул куйды һәм бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә илтү өчен машинага төяүне контрольдә тотты.

Читать дальше...



Татарстанда күп балалы гаилә статусының срогы чикләнмәячәк

Tatar-inform.tatar 

ТР Юстиция министрлыгың Эксперт советы әгъзалары күп балалы гаилә статусын сроксыз итү турындагы Татарстан законындагы үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 12 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Читать дальше...

Нәзарәт Белоруссия мөселманнарына яңартылган «Казан басмасы»н җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтияте яңартылган «Казан басмасы» тиражының бер өлешен «Беларусь Республикасы мөселманнары дини берләшмәсе»нә җибәрде. Китаплар Беларусь Республикасы мәчетләренә һәм мөселман уку йортларына таратылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Котлау сүзләрен ул үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

Читать дальше...

Чирмешәндә Зөфәр Салиев хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында җәмәгать эшлеклесе, педагог, Хәсән Туфанның авылдашы Зөфәр Салиевка истәлек тактасы ачылды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Әлмәттә шәһәр сусаклагычы янында кафе, прокат пункты, ял итү зоналары барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча якын арада шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башлана. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Читать дальше...

Зәй район башлыгы белән очрашуда хәрбиләр ярдәм өчен якташларына рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Зәй район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй өстәле артында оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара булып узды. Аны «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова оештырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *