Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 24.03.2024

Путин барлык мәгариф оешмалары биналарына Россия әләмен урнаштыруны йөкләде

Tatar-inform.tatar 

Россиянең барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елыннан үз биналарына һәм территорияләренә РФ дәүләт әләмен урнаштырырга тиеш булачак. Бу законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: «Крокус»та терактта зыян күрүчеләр саны 152 кеше булды

Tatar-inform.tatar 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 152 кешегә кадәр арткан, хәзерге вакытта 133 кеше һәлак булган санала. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Равил Гайнетдин «Крокус»та кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлиловны бүләкләячәк

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдин яшь герой - 15 яшьлек Ислам Хәлиловны мөселманнарның югары бүләгенә тәкъдим итте. Ул теракт вакытында «Крокус Сити Холл» бинасыннан 100дән артык кешене алып чыккан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Крокус»тагы теракт сәбәпле, Африка илләре лидерлары кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Африканың кайбер илләре лидерлары «Крокус Сити Холл» концерт залындагы теракт белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграммалар текстын ТАСС бастырды.

Читать дальше...

Коткаручылар «Крокус»та эзләү операциясен дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич коткаручылар «Крокус Сити Холл»дагы теракт урынында коткару операциясен төгәлләде, эзләү эшләре дәвам итә. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Сербия Республикасы Россиягә теләктәшлек белдереп 24 мартны матәм көне дип игълан итте

Tatar-inform.tatar 

«Крокус Сити Холл»да теракт сәбәпле, Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик, Россия халкына теләктәшлек белдереп, 24 мартны матәм көне дип игълан итү карары турында белдерде. Бу хакта ул Х социаль челтәрендә (РФ территориясендә блокировкаланган элеккеге Twitter социаль челтәре) язган.

Читать дальше...

Никарагуа Россиягә теләктәшлек белдереп 24 мартны матәм көне дип игълан итәргә булган

Tatar-inform.tatar 

24 мартта Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт сәбәпле, Никарагуада, Россия халкына теләктәшлек белдереп, 24 март матәм көне дип игълан ителгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...



Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Теләчедә коры аш әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

Теләче мәдәният йорты базасында район кешеләре белән мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм эшен дәвам итә. Бу көннәрдә кыр шартларында ашау ризыгына ихтыяҗ булган коры аш җыелмалары тутырыла. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлкидә Нәби Дәүли исемендәге гимназия тулысынча татар телендә белем бирүгә күчәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Әлки районында Туган телләрне саклау комитеты чираттагы утырышында мәктәпләрдә ана телен үзләштерү, ана телендә тәрбия бирү мәсьәләсен тикшерде. Комитет утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Ютазы авылының «Фәтех» мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

Tatar-inform.tatar 

Ютазы авылының «Фәтех» мәчетендә ифтар мәҗлесе уздыa. Ел саен ураза вакытында Ютазы авылы мөселманнарының бәйрәм табыны оештыруы күркәм гадәткә әверелде. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *