Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 27.03.2024

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар теле укытучысын илкүләм бәйгедә җиңү белән котлыйлар

Tatar-inform.tatar 

Казанда узган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесендә Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Румия Исмәгыйлева «Туган телләрне укытуда заманча технологияләр» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы: Чит илгә барганда куркынычлар турында җентекләп уйларга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Россия гражданнарына чит илгә барырга әзерләнгәндә куркынычлар турында җентекләп уйларга кирәк. РФ Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, россиялеләр чик аша үткәндә «үз ихтыяры белән чит ил юрисдикциясенә эләгүен, барырга җыенган илнең закон һәм нормаларын үтәргә бурычлы искәнен» исәпкә алырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, буран һәм юлларда кар боткасы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар көтелә, явым-төшем күләме тәүлегенә 15-30 миллиметр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә хокиме Улугбек Косимов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Рамазан ае уңаеннан Казанда 5 апрельдә 30 нчы машрут автобусы бушлай йөриячәк

Tatar-inform.tatar 

5 апрельдә, Изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты оештырыла. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

«Самара татарлары» журналы нөсхәләрен өлкә китапханәсенә тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

«Туган тел» Самара өлкәсе татар җәмгыяте Президенты, Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциация идарәсе рәисе Ильяс Шәкүров Самара өлкәсе универсаль фәнни китапханәсенең комплектлау бүлегенә бушлай басмалар тапшырды. «Самара татарлары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак

Tatar-inform.tatar 

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак, акция алтынчы тапкыр узачак, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча тест бөтен Россия һәм чит илләрдә була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...



Димитровградта Тукай исемендәге мәктәптә хәләл туклану оештырылган

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татар мәктәбе» дигән язма чыкты.

2004 елның 1 сентябрендә Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге карары белән Димитровград шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачылды.

Хәзерге вакытта бу мәктәптә 300гә якын бала укый. Алар татар теле һәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Биредә класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия чаралары үзебезнең ана телебездә үткәрелә. Мәктәпне тәмамлаучы барлык егетләр һәм кызлар да БДИны югары балларга тапшырып... Читать дальше...

«Крокус»тагы теракттан соң Әлмәттә иминлек чаралары көчәйтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә җитәкчеләргә Мәскәү өлкәсендәге фаҗигале вакыйгалардан соң иминлек чараларын көчәйтү йөкләмәсе бирелде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов шәһәр активы киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Читать дальше...

Түбән Камада ике юл участогын ремонтлауга 681 миллион сум акча тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада Корабельная һәм Студентлар урамнарында юлларга капиталь ремонт ясалачак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында чыкты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Саба районы Эзмә урта мәктәбе укучылары кошларга сыерчык оялары ясаган

Tatar-inform.tatar 

Саба районы Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин Эзмә урта мәктәбе укучыларына «Калатау» мәктәп урманчылыгы биләмәсендә «Сыерчык ояларын ничек дөрес беркетергә?» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Аксубай педагогы зональ бәйгедә «Ир-ат – лидер» номинациясендә җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз карашы» зональ бәйгесе Аксубай районы вәкилләре өчен уңышлы узды – ике катнашучы бәйге җиңүчеләре булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *