Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 05.04.2020

Лениногорскида урамнарны юалар

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 5 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Бүген 5 апрельдә иртә таңнан ук техника Лениногорск шәһәре урамнарын юарга һәм дезинфекцияләүгә кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама урманнарында патруль хезмәте эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Берничә төркем   патруль хезмәте шәһәр янындагы яшел массивларны йөреп чыгачак һәм хокук бозучыларны тикшерәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Роспотребнадзор: Россиядә әлегә Covid-19 белән зарарлану кискен артуына юл куелмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Хакимияте кабул иткән чаралар илдә яңа типтагы Сovid-19 коронавирусы белән зарарланган кешеләр санының кискен артуын тоткарларга мөмкинлек бирә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россия 1 телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында интервьюда әйтте.

Читать дальше...

Путин дистанцион рәвештә, ким дигәндә, тагын бер атна эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, ким дигәндә, тагын бер атна дистанцион режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россия 1телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында интервьюда әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Бу стопкоронавирус.рф сайты тарафыннан бастырылган яңа зарарлану статистикасы турындагы мәгълүматтан күренә.

Читать дальше...

Пандемия тәмамланганнан соң ихтыяҗ кимиячәк һөнәрләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң, кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ булмаячак яки алар артык конкурентлы булачак. Бу хакта Прогрессив белем бирү институты экспертлары вазгытькә уздырган анализ нәтиҗәләре турында RT хәбәрт итә.

Читать дальше...



Түбән Камада аена 5 млн битлек җитештерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама тегү фабрикасы медицина битлекләрен чыгаруны көйләде – фабрика яңа җитештерү алымына берничә көн элек күчте. Тегүчеләр көненә 1,5 мең берәмлек шәхси саклану чарасы әзерли. Җитештерелә торган битлекләр саны якын арада аена 5 млн данәгә кадәр артачак. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шахмат буенча онлайн-турнирда катнашырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне, 5 апрельдә, шахмат буенча онлайн-турнир башлана, аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыра. Анда әлеге уенны яратучы һәркем катнаша ала. Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана.

Читать дальше...

Сәүдә министрлыгы төбәкләргә басма мәгълүмат чараларын чыгаруны тәэмин итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләрендә яңа типтагы Сovid-19 коронавирус пандемиясе шартларында басма массакүләм мәгълүмат чаралары чыгарга тиеш. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы федерация субъектлары җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр җибәрде, аларны төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең Альянс компаниясе үз сайтында бастырды.

Читать дальше...

Табиб Covid-19 белән зарарлану куркынычы зур булган урыннарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Хәзер кибет, даруханәләр һәм заправкаларга барганда яңа типтагы Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычы аеруча зур. Бу хакта отоларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Читать дальше...

Үзәк Банк кредит каникуллары механизмы ничек эшләвен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Банкы яңа төр Covid-19 коронавирус таралудан зыян күргән РФ гражданнарына кредит каникуллары механизмы ничек эшләвен һәм аннан куллану мөмкинлеген аңлатты.

Читать дальше...

Татарстанда цифрлы пропусклар алуга теркәлүне гадиләштерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда цифрлы пропусклар алу буенча сервиста теркәлү системасын гадиләштерделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Милли музейның 125 еллыгы уңаеннан, аңа нигез салган шәхесләр белән таныштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее — Россиянең иң эре төбәк музее үзенең 125 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм бу вакыйга Татарстан һәм бөтен ил тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.

Читать дальше...

Голикова Россиягә коронавирус йогышын ешрак алып кайтылган илләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 авыруының иң күп очраклары Италия, Испания, Франция, Германия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан Россия гражданнары арасында теркәлгән. Бу хакта ил вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә 15 апрельдә Covid-19га иммунитетны ачыклау тест-системасы теркәләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19га иммунитетны ачыклау тест-системасын апрель уртасында теркәячәкләр. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Кардәш каләмнәр» төрки дөнья журналының яңа саны Фатих Кәримигә багышланган

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 5 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Анкарада нәшер ителүче төрки дөньяның әдәбият журналы «Кардәш каләмнәр»нең 4 апрельдә чыккан соңгы саны татар әдибе, журналист Фатих Кәриминең тууына 150 ел тулуга багышланган.

Читать дальше...

Тинчурин театрының легендар спектакльләрен видеоязмада карарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры репертуардан төшкән спектакльләренең видеоязмаларын көнаралаш үзенең YouTube каналына урнаштырып барачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Роспотребнадзор: Яңа коронавирус 96 процент очракта тамчы юлы белән күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 96 процент очракта Cоvid-19 коронавирус инфекциясе тамчы юлы белән күчә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда апрель башыннан беренче температура рекорды теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында апрель аенда беренче температура рекорды теркәлгән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Камада 18 апрельдән аена бишәр млн данә медицина битлеге җитештерә башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада 18 апрельдән аена бишәр млн данә медицина битлеге җитештерүгә керешәчәкләр. Бу битлекләргә дефицитны киметергә һәм бәяләрне арзанайту мөмкинлеге бирәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кукмарада игеннәрне өстәмә тукландыруга керештеләр

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 5 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада игеннәрне өстәмә тукландыруга керештеләр. Быел барлыгы 22 мең 300 гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *

RSS Telegram
Copyright © 29ru.net