Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 28.04.2020

Түбән Камада авылларга азык-төлек ташу өчен субсидияләр бирелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдән 8 майга кадәр Түбән Камада авылларга азык-төлек ташу өчен субсидияләр бирелә башлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Алабугада 1500 данә ылыслы агач үсентесе утыртачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Быел Алабугада 2260 агач утыртачаклар. Бүгенге көнгә Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспекты буенча 743 үсенте утыртылды. Тынычлык проспектында миләш, Нефтьчеләр проспектында юкә агачлары үсәчәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Читать дальше...

Коронавирус эпидемиясеннән соң эшлекле тормышка кайту буенча илкүләм план эшләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус эпидемиясеннән соң эшлекле тормышка кире кайту буенча илкүләм чаралар планын эшләргә йөкләмә бирде. Бу хакта ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Владимир Путин иң элек икътисадны уйларга кирәк диючеләр белән килешмәвен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин иң элек икътисадны уйларга кирәк диючеләр фикере белән килешми. «Безнең өчен иң мөһиме — кешеләр һәм аларның тормышы», — диде ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында ил халкына мөрәҗәгатендә.

Читать дальше...

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин: Вазгыять тынычлангач, Җиңүнең юбилей датасын лаеклы итеп билгеләп үтәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Вазгыятьнең тулысынча куркынычсызлыгына инангач, Бөек Җиңүнең юбилей датасын лаеклы итеп билгеләп үтәчәкбез. Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында ил халкына шундый мөрәҗәгать белән чыкты.

Читать дальше...

Казанда Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл куярга керештеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл куюга керештеләр. Бронза скульптура 9,5 метр биеклектә булачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда сөт сату күләме арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 49,5 мең тоннага җитте, бу узган ел белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Владимир Путин май бәйрәмнәрендә изоляцияне истә тотуны сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәрендә коронавирус таралу белән бәйле изоляция, чикләү чараларын истән чыгармауны үтенеп сорады. Бу хакта ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Россия субъектлары җитәкчеләре белән Путин уздырган киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия лидеры Владимир Путинның РФ субъектлары җитәкчеләре белән Covid-19 таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча онлайн-киңәшмәсендә катнашты.

Читать дальше...

Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә флешмоб башлап җибәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 28 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын искә алырга теләгән һәр кеше катнаша ала торган акция башлап җибәрәләр.

Читать дальше...

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге мохтаҗларга үз хезмәт хаклары белән ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге активы табибларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз хезмәт хакының бер өлешен күчерергә әзер. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Читать дальше...

Полицейскийлар Казанда кибетләрнең Covid-19 шартларында кагыйдәләрне үтәвен тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Полицейскийлар Казанда кибетләрнең коронавирус таралу куркынычы шартларында кагыйдәләрне үтәвен тикшерде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Пандемия вакытында Казанның 128 социаль хезмәткәре волонтер булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казанның социаль хезмәткәрләрендә йөкләнеш артты - алар шулай ук волонтерлар эшен дә башкара. Шуңа да карамастан, алар волонтерлык эшчәнлеге белән бик теләп шөгыльләнә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Надежда Ибраһимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия Президенты изоляция режимыннан әкренләп чыгу планын эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция режимыннан, чикләү чараларыннан этаплап кына чыгу планы эшләнергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин шушы планны 5 майга әзерләргә боерык бирде.

Читать дальше...

Путин: Һәр төбәктә һәр тормыш өчен көрәштә 100 процент әзерлек булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һәр төбәктә һәр тормыш өчен көрәшүдә 100 процент әзерлек булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

Читать дальше...

«ШАЯН ТВ» алып баручылары #Айдадомой онлайн-концертында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 29 апрель көнне «ШАЯН ТВ» каналы алып баручысы Элдар Гыйниятов һәм «Сәйлән» җыр фестивале җиңүчеләре Амелия Феофанова белән Әминә Әхмәтҗанова #Айдадомой онлайн-концертында катнаша.

Читать дальше...

Рәдиф Кашапов татарларның телләрен югалтуы турында җыр язган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Музыкант, автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның «Галиябану» дип аталган яңа альбомында татарларның телләре югалтуы турында җырлары дөнья күргән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...

Владимир Путин 28 апрельне Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне дип игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин 28 апрельне Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне дип игълан итте. Бу хакта ул туры эфир барышында мөрәҗәгатендә белдерде. 

Читать дальше...

Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда 230 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар хастаханәсен төзи башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Казанда яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше башланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Читать дальше...

Россия халкы өчен Конституциягә төзәтмәләрнең кайсылары мөһим булуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре Конституциягә кертелә торган төзәтмәләрнең кайсылары Россия халкы өчен аеруча мөһим булуын ачыклаган.

Читать дальше...

Пенза татарлары вирус белән көрәшүче табиблар өчен кер юу машинасы сатып алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе вирус инфециясенә көрәш вакытында хастаханә хезмәткәрләре өчен кер юу машинасы сатып алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *