Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 08.04.2020

Түбән Кама җирле үзидарәләрендә өлкәннәр өчен битлекләр тегәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың 6, 7нче микрорайонында яшәүчеләр өй шартларында саклагыч битлекләр тегә башлаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чирмешәндә төзелә торган аренда йортында эш тукталмый

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә 16 фатирлы тагын бер аренда йорты төзелешендә эш әле дә туктамый. Бу йорт быел җәй файдалануга тапшырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Читать дальше...

Ухань табибы: Коронавирусны кисәтү өчен үз-үзеңне изоляцияләү, битлек кию мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Җиңел яки билгеләрсез формада коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен изоляция кирәк. Бу авыруның катлаулы стадиягә күчүенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда Традицион кытай медицинасы белән дәвалау буенча Экспертларның илкүләм төркеме башлыгы урынбасары, Пекин хастаханәсе җитәкчесе Лю Цинцюаньга сылтама белән «Казинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Илшат Сәхипов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 8 апрель көнне, күренекле эшмәкәр, Әгерҗе районы Ямурза авылы КФХ җитәкчесе, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы Сәхипов Илшат Мәлик улы вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда ярты миллионнан артык кеше СМС-сервистан пропуск алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). СМС-сервис эшли башлаганнан бирле үз-үзен изоляцияләү чорында хәрәкәт итүгә рөхсәт алу өчен Татарстанда яшәүче 630 мең кеше теркәлгән. Сервис камилләште һәм хәзер бер минуттан да азрак вакытта хәбәр килә. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин турында спектакль куячак. Бу хакта театр аккаунтында аның директоры Евгений Миронов хәбәр иткән.

Читать дальше...

Путин: Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, тик сайлау мөмкинлеге юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына бүгенге вазгыять аркасында килеп чыккан барлык авырлыкларга һәм проблемалар карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү шартларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итте. Коронавирус таралуын туктату өчен режим кирәк.

Читать дальше...

«Татэнергосбыт» былтыр эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яхшырткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышы узды. Компаниянең 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов доклад ясады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлы госпитальне карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә булды, анда йогышлы авырулардан дәвалану өчен вакытлы госпиталь булдырылган. Республика җитәкчесенә 15 бригада төзелгәнлеге турында хәбәр иттеләр, кирәк булган очракта медицина персоналы саны ике тапкыр арттырылачак.

Читать дальше...

Путин Россия Хөкүмәтенә төбәкләргә федераль койка фондын тапшырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Якындагы ике көндә Россия Хөкүмәте федераль койка фондын ил төбәкләре карамагына тапшыру графигын төзиячәк. Россия Президенты Владимир Путин бу йөкләмәне коронавирус таралуга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Covid -19 коронавирусыннан авырулар дәвалана торган Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина персоналының эш шартларын тикшерде. Республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин белән селектор киңәшмәсеннән соң ук табиблар янына килде.

Читать дальше...

Гражданнарның паспортын һәм машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайтачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гражданнарның барлык шәхси таныклыкларын кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

10 апрельдә бөтен дөнья мөселманнарын бер үк вакытта гомуми дога кылуга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан мөфтиятенең башлангычына — 10 апрельдә планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка бизнеска өстәмә ярдәм итү чараларын әзерләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка бизнеска өстәмә ярдәм итү программасын әзерләргә йөкләде.

Читать дальше...

Владимир Путин: Алдагы 2-3 атна Covid-19 белән көрәштә хәлиткеч вакыт булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавируска каршы көрәштә якындагы 2-3 атна хәлиткеч булачак. Атналар уңышлы булсын өчен гражданнарга табибларның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу хакта Covid-19 таралу куркынычына каршы көрәш буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы кооперативларына грант бирү өчен бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин эшсез калган ата-аналарга балалар өчен 3 мең сум түләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Ата-аналары эшсез калган гаиләләргә якындагы өч айда 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен өстәмә акча түләнергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган табибларга аена 80 мең сум түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы медицина персоналы өчен махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә тәкъдим итте. Авыручылар белән эшләүче табиблар өчен өстәмә түләү аена 80 мең сум булырга тиеш.

Читать дальше...

АКШта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев: Буш вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Балтачта туып-үскән, хәзерге вакытта АКШның Флорида штатында яшәүче Ленар Мөхәммәдиев (социаль челтәрләрдә Ленар Балтачтан) үз-үзеңне изоляцияләү чорын файдалы итеп үткәрергә өндәде.

Читать дальше...

Россиядә барлык эшсезләргә апрель, май һәм июньдә уникешәр мең сум пособие түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Россия Президенты Владимир Путин барлык эшсезләргә дә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләүне йөкләде. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.

Читать дальше...

Коронавирус белән авыручы янына барган "ашыгыч ярдәм" табибына 50 мең сум түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар янына баручы ашыгыч медицина ярдәме табиблары 50 мең сум күләмендә федераль түләү алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.

Читать дальше...

Лилия Муллагалиева «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирустан 86 кеше дәваланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель,«Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлек эчендә 86 кеше коронавирус инфекциясеннән дәваланды, барлыгы 580 кеше сәламәтләнеп хастаханәдән чыкты. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзор китерде.

Читать дальше...

Песков: Үз-үзеңне изоляцияләү режимының нәтиҗәсе киләсе атнада билгеле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Үзизоляция режимыннан күренә торган нәтиҗә киләсе атнаның икенче яртысында сизеләчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан кешесе 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан кешесе шәһәргә чыгу өчен 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабында сөйләделәр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *