Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 16.04.2020

Чирмешәндә урманнарны янгыннан саклап калу эшләрен башкаралар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 16 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үсентеләр утырту, урманнарны янгыннардан саклап калу өчен җиң сызганып эшкә кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда йөкле хатынга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибе турында искәртәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чараларны тормышка ашыру кирәклеген исәпкә алып, йөкле хатыннарга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибен искә төшерәләр. Мондый тикшерү яралгының һәм яңа туачак баланың тумыштан килгән аномалияләрен диагностикалау максаты белән оештырыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пренаталь диагностика үткәрү кагыйдәләре турында хәбәр итә.

Читать дальше...

Бушлай тукланучы укучыларга ризык җыелмасын апрель азагына кадәр өләшеп бетерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Апрель азагына кадәр мәктәп укучыларына ризык җыелмалары биреләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...

Чаллы башкарма комитеты: Коронавируслы кешеләр яши торган йортлар исемлеге фейк

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр яшәгән торак йортлар исемлеге дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралган иде. Әлеге исемлекне Чаллы башкарма комитеты ялган дип атады.

Читать дальше...

Башкорт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле Пушкин фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле Пушкин фестивалендә катнашачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелмәячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...

Илсур Һадиуллин дистанцион укыганда өйдә мәктәп формасын киюгә карата фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә дистанцион уку чорында укучыларның өйдә мәктәп формасыннан укуына карата фикерен белдерде.

Читать дальше...

КФУ студентлары инстаграмда Габдулла Тукай битлеген уйлап тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн бүлеге студенты һәм югары уку йорты хезмәткәрләре инстаграмда Габдулла Тукай битлеген уйлап тапкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы урынбасары Дамир Хөснетдинов хәбәр итте.

Читать дальше...



Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан урынына икене генә тапшырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар тиешле булган дүрт төп дәүләт имтиханының икесен генә тапшырачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...

Югра татарлары үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә калырга өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск автономияле округының Югра милли-мәдәни оешмалары рәисләре «Югра. Өйдә калабыз» акциясен башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин Өлешчеләр хокукын яклау фондына 30 млрд сум өстәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, ил төбәкләрендәге проблемалы йортларны төзеп бетерү өчен, Өлешчеләр хокукын яклау фондына өстәмә рәвештә 30 млрд сум акча бүлеп бирергә кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләргә өйдән чыгу өчен цифрлы пропуск алу ысулларын искә төшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны СМС-сервис ярдәмендә яки интернет аша ала ала.

Читать дальше...

Путин төзелеш оешмаларына ташламалы кредит бирү программасын башларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә апрель ахырына кадәр хезмәткәрләрен саклап калу шарты белән, төзелеш компанияләренә ташламалы кредит бирү программасын башлап җибәрергә кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Спас районында изоляция вакытында тугыз аз комплектлы мәктәп ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Спас районында коронавирус белән бәйле изоляция вакытында тугыз аз комплектлы мәктәп ачылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...

Мөслим районында зәңгәр һәм яшел йомырка сала торган тавыклар үстерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Мөслим районының Мөслим авылында Мәрьям Саламаева үстерә торган тавыклар яшел һәм зәңгәр төсле йомырка сала. Аның әтәч белән 16 тавыгы бар, шуларның бишесе һәркөнне төсле йомыркалар салып, хуҗабикәне сөендерә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

COVID-19 вакцинасын эзләү белән шөгыльләнүче татарлар хакында гарәп матбугаты язды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). «Вектор» фәнни үзәге генераль директоры Ринат Мәксутов һәм вакцина уйлап табу белән шөгыльләнүче галим Илназ Иматдинов турында гарәп интернет-басмалары язган. Бу хәл «Россия 1» каналында Наилә Аскер-заденың «Куркыныч вирус-2» фильмы чыкканнан соң булды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Владимир Путин Россия халкына 6,5 процентлы ипотека бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Төзелеш тармагына ярдәм итү һәм Россия халкының торак шартларын яхшырту өчен илгә ташламалы ипотека программасы кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллыда сәнгать училищесының беренче директоры Зөфәр Мостафин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 96 яшендә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, тыл ветераны, Чаллының мактаулы гражданины, сәнгать училищесының беренче директоры Зөфәр Мостафин вафат булды.

Читать дальше...

Татар артистларына «Зөләйха күзләрен ача» фильмында мөфтиләр исеме ишетелми диелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясендә сөргенгә озатылучылар исемлегендә мөселман эшлеклеләре исеме яңгырый, әмма фильмда катнашучы татар артитларына ул исемнәр ишетелмәячәге турында әйтелгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта Тинчурин театры актеры Ренат Шәмсетдинов әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда көчле җил аударган агач астында калган биш яшьлек бала үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда көчле җил вакытында сынган агач 5 яшьлек бала өстенә төшкән. Кыз бала урында ук үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан кинофестивален традицион форматта сентябрь аенда уздырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Волонтерлар Covid-19 авыруын дәвалый торган хастаханәгә антисептиклар китерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге активистлары Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә клиниканың барлык биналарын эшкәртүгә җитәрлек концентрацияле антисептик партиясен тапшырды. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның оныклары «Зөләйха» фильмын төшерүчеләргә дәгъва белдерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия империясенең бишенче мөфтие булган Мөхәммәдьяр Солтановның оныгының кызы, Азнакайда яшәүче Ләлә Йосыпова һәм аның балалары ерак бабаларының исемен «Зөләйха» фильмында арестантлар исемлегендә яңгыратуга дәгъва белдерә. Бу хакта ул «Татар-информ» журналистына әйтте.

Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Муниципаль районнарда интернет тизлеге яхшырганы турында ишетәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзер муниципаль районнардан дистанцион уку өчен интернет тизлеге яхшыруы турында мәгълүматлар килеп ирешә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *