Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 23.04.2020

Яшел Үзән урманчылыгында яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Яшел Үзән урманчылыгы» дәүләт казна оешмасына яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул — Наил Зөфәр улы Абдуллин. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Социаль челтәрләрдә Түбән Камада коронавирус турында кабат ялган мәгълүмат таратыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрел, «Татар-информ»). «ВКонтакте» социаль челтәренең «Альянс врачей» дигән төркемендә кабат Түбән Камада эпидемиологик хәл турында ялган хәбәр язылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Табиблар Covid-19 вакытында тромблар барлыкка килү мөмкинлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Яңа Cоvid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе канның оешуына зыян салып тромблар барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта MedicalXpress чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: «Без кеше рухының көче турында төшердек»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерүчеләр гафу итү һәм авырлыкларны җиңәргә һәм кеше булып калырга сәләтле героиня турында тарих тудырырга омтылган. Бу хакта режиссер Егор Анашкин Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында сөйләде. 

Читать дальше...

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов журналистларны волонтерлар, хәйриячеләр турында язарга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирус таралуына чик куюда ярдәм итүче волонтерлар, хәйриячеләр турында язарга өндәде. Бу хакта ул «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре белән онлайн очрашуда әйтте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа»да яңа вендинг автоматын тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда басма продукция сату буенча яңа вендинг автоматын тәкъдим иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка Татмедиада балалар өчен махсус мәйданчык тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар өчен махсус мәйданчык тәкъдим иттеләр. Ул «Татмедиа» бинасының 9 катында урнашкан. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...



Салават Фәтхетдинов: Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында артистларга авыр булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үз-үзеңне изоляцияләү чорында иң авыры артистларга туры килде дип саный. Бу хакта ул инстаграм битендә барган туры эфир вакытында сөйләде.

Читать дальше...

Казан кинофестивалендә Зифа Кадыйрованың “Сөмбел” фильмы күрсәтелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән “Сөмбел” фильмы күрсәтелергә мөмкин. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканалларында зарядка һәм программалардан башлана. Бу хакта ул бүген журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.

Читать дальше...

«Татмедиа» яңалыклар контентын интернетка күчерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» медиахолдингы аудитория ихтыяҗы буенча яңалыклар һәм күңел ачу контентын интернетка активрак күчерә. Нәтиҗәдә, карау саны да, материалларны уку тирәнлеге дә арта. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үз докладында хәбәр итте.

Читать дальше...

«Татмедиа» район башлыклары һәм халык арасында социаль челтәрләрдә диалог урнаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җирле хакимият һәм муниципалитетларда яшәүчеләр арасында диалог урнаштыру мәйданчыгына әверелә. Шәһәр һәм район башлыклары социаль челтәрләрдә медиахолдинг ресурсларында бик теләп чыгыш ясый, халык сорауларына җавап бирә. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үз докладында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итте.

Читать дальше...

Бүген Төркия парлеманты корылганга 100 ел тулды

Tatar-inform.tatar 

(Төркия, 23 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркия парламенты корылуына 100 ел тулды. Төрек дәүләтенең нигез ташы булган 23 апрельне Мостафа Кемаль Ататөрек 1927 елда балаларга багышлаган. Ул “Милли бәйсезлек һәм балалар бәйрәме” дип атала.

Читать дальше...

Путин коронавирустан икътисади югалтуларны минимальләштерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция элемтә режимында  банкирлар белән узган киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән икътисади югалтуларны минимумга кадәр киметергә чакырды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Раиф Усманов зур сәүдә челтәрләрендә республика басмаларын сату кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына килде һәм Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашты. «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов Татарстандагы сәүдә челтәрләрендә республика басмаларын сатуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Бүген Гүзәл Яхина белән Шамил Идиатуллин туры эфирда очраша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген рус телендә язучы ике татар чыгышлы язучы туры эфирда очраша. Шамил Идиатуллин журналист сыйфатында «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхинадан интервью алачак. Бу хакта Шамил Идиатуллин үз аккаунтында хәбәр итә.

Читать дальше...

Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан кешесен сертификатсыз һәм рөхсәтсез 4 мең медицина битлеге сатуда тотканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан кешесен сертификатсыз һәм рөхсәтсез 4 мең медицина битлеге сатуда тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Халыкка изоляция ни өчен шушы формада булуын аңлатырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка коронавирус белән бәйле изоляция ни өчен шушы формада булуын дөрес итеп аңлатырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул бүген «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән онлайн очрашуда билгеләп узды.

Читать дальше...

Татарстанда бер елда 2,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелгән һәм ремонтланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2019 елда 2,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән илкүләм проектлар буенча — 341 объект. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Читать дальше...

КФУ профессоры: Циклон Казанга салкын температура аномалиясен алып килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган кыш һәм яз башында аномаль җылыга ияләшкән Казан халкы 23 апрельдә яуган карга гаҗәпләнде. «Татар-информ»га һава торышының үзгәрүе нәрсәгә бәйле булуы турында Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов журналистларны фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга өндәде. Бу хакта ул «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *