Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 22.04.2020

Урман хуҗалыгы министры Кукмараның Лубян урман-техника көллиятенең эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сабада яшәүче 100 гаиләгә ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 22 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Кайгырту» акциясе кысаларында Саба районында яшәүче 100 гаиләгә ярдәм күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ: Читтән торып укучылар дистанцион рәвештә белем алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 30 апрельдән соң коронавируска каршы көрәш чараларын озайтсалар, Казан (Идел буе) федераль университетында читтән торып укучылар җәйге сессияне онлайн режимда тапшырачак. Бу хакта югары уку йорты ректорының урынбасары Дмитрий Таюрский сөйләде.

Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов дистанцион уку өчен политехник лицейга планшетлар тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов 182нче номерлы политехник лицейда укучыларына дистанцион белем алу өчен планшетлар тапшырды. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Россиядә коронавирусны ачыклау өчен 17 тест-система теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирусны диагностикалау өчен 17 тест-система теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан (Идел буе) федераль университеты җәйге сессияне онлайн-режимда уздырырга әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чараларын озайтсалар, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары җәйге сессияне онлайн режимда тапшырачак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Чит илгә беренче турлар 1 августта ачылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясеннән соң Россиядән чит илләргә беренче турлар 1 августтан да иртәрәк планлаштырылмый. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстанның 56 меңнән артык күп балалы гаиләсе бушлай җир алу исемлегенә кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бушлай җир кишәрлеге алу исемлегенә 56 165 күп балалы гаилә кертелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышларына бирелгән материалларда әйтелә.

Читать дальше...

Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 22 апрель, «Татар-информ»). Синоптиклар 23 апрельдә Татарстанда һава шартлары начарлануы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия мөфтие пандемия вакытында бурычларны гафу итәргә кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов пандемия тирәсендәге катлаулы вазгыять аркасында бер-береңә финанс бурычларны гафу итәргә кирәк дип саный. Бу турыда РИА Интерфакс хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов «Иннополис»та 12 яңа компаниянең 7,7 млрд сумлык проектларын хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының 2020 елда беренче утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды. “Татар-информ” журналистлары әлеге тантаналы мизгелнең шаһиты булдылар.

Читать дальше...

Татарстанда 2020 елда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы елда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 840,7 млн сум акча бүленгән. 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышларына бирелгән материалларда әйтелә.

Читать дальше...

Равил Гайнетдин мөселманнарны уразаны өйдә генә үткәрергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөселманнарга уразаны өйдә генә тотарга киңәш итте. Бу хакта ул «Россия — 24» каналында туры эфир вакытында сөйләде.

Читать дальше...

Равил Гайнетдин Мәккә һәм Мәдинәдәге мәчетләр Рамазан аенда да ябык булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рамазан аенда Әл-Хәрам һәм Пәйгамбәр мәчетләре күмәк намаз уку өчен ябык булачак. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин «Россия — 24» каналында туры эфир вакытында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 аркасында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты күчереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 таралуны кисәтү өчен быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә традицион салют күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан транспортчылары Рөстәм Миңнехановтан югалган керемне компенсацияләүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).Татарстанның пассажир ташучылары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка коронавирус аркасында туган вазгыятьтә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Миңнеханов коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу утырыш эшендә катнашты.  Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча елына 10 млрд сум тотарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» республика программасына елына якынча 10 млрд сум чамасы тотарга планлаштыралар. Бу программаның гомуми бюджеты 50 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Ветеринарлар Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннары белән элемтәне чикләргә куша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Ветеринарлар яңа коронавирус инфекциясен йоктырган яки медицина күзәтүендә булган кешеләргә үзләренең йорт хайваннары белән аралашуны киметергә киңәш итте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөтен дөнья татарлары онлайн берләшеп «Туган тел»не җырлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытына карамастан, планетаның төрле почмакларында яшәүче татарлар онлайн рәвештә берләшеп «Туган тел» җырын яздырды. Бу хакта Урал татарлары сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

КАМАЗ заводында бер хезмәткәр терелде, икенчесендә коронавирус булуы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 22 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). КАМАЗ заводында коронавирус белән авырган кешеләр буенча хисап яңартылды. 22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, компаниянең декрет ялында булган хезмәткәре авырудан дәваланган, бер хезмәткәрнең Covid-19 диагнозы расланган. Бу хакта автогигантта хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Галимова: Хезмәткәрләрендә коронавирус табылган предприятиедә эш туктатылу ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавирус чыганагы табылган Татарстан предприятиеләре эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеген искәртте. Бу хакта ул атналык брифингта сөйләде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *