Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 10.04.2020

Марат Җәббаров Чистай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшен тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Дмитрий Иванов йөрде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Киләсе ялларда Татарстанда карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллыда коронавирус белән авыручының берсе уртача авыр, икесе канәгатьләнерлек хәлдә

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш штабының чираттагы утырышында Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Александр Николаев Чаллыда коронавирус белән авыручыларның хәлләре турында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга түләүләр тәртибен расладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр тәртибен раслады. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Читать дальше...

ИлСаф: Иң мөһиме — тынычлык, өйдә иминлек булса иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты ИлСаф изоляциядә утырганда өй эшләре белән шөгыльләнүен, шашынуга бирелмәвен һәм кирәк булган очракта гына урамга чыгып керүен әйтте. Бу хакта ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында сөйләде.

Читать дальше...

Коронавирус сәбәпле Татарстанда урман янгыннарын бетерү буенча өйрәнүләр кичектерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Урман һәм табигый янгыннарны бетерү буенча планлаштырылган өйрәнүләр Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы аркасында кичектерелде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Урмай-Зәлидә» конкурсы финалы читтән торып кына узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Урмай-Зәлидә» конкурсы финалы читтән торып кына узарга мөмкин. Хәзер фестивальгә әзерлек бара. Бу хакта фестивальне оештыручы Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләүне таләп итә торган авырулар исемлеге расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы кешеләр үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеген раслады. Аңа эндокрин системасы, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Казан Кремле: Икътисадтагы кыенлыклар «Безнең ишегалды» программасын туктатмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында кайбер оешмаларның эшен туктатып торуы ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга комачауламаячак, үзгәрешләр программаның срокларына гына кагылачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

Читать дальше...

Баш инфекционист: Коронавирус белән авыру гадәти ОРВИ кебек башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус авыруның башлангыч этабында гадәти ОРВИ кебек. Бу хакта онлайн брифингта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов әйтте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин бизнеска ярдәм турында: Бердәмроссиялеләр тәкъдимнәрне карарга әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралу шартларында Бердәмроссиялеләр гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең барлык тәкъдимнәрне дә карарга әзер булуын билгеләп үтте. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә билгеле булды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Коронавирус чорында эшен югалтканнар алдагы 3 айда 12 мең сумнан артык пособие алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус эпидемиясе чорында эшен югалтканнар алдагы өч айда 12 мең сумнан артык пособие алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

Айрат Хәйруллин: Эшсез булып теркәлү өчен ЕСИА системасында учет язуы кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Работа в России» порталында эшсезлек буенча пособиегә гариза язу өчен, гражданнарның федераль дәүләт хезмәтләре порталында учет язуы булырга тиеш. ЕСИА системасында теркәлү тәртибен ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин аңлатты.

Читать дальше...

Динә Гарипова «Зөләйха күзләрен ача» сериалына җыр яздырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова «Ай, былбылым» җырын чыгарды, ул Гүзәл Яхинаның китабы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалына саундтрек булды. Бу хакта җырчының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Күп функцияле үзәкләр дүшәмбе эшкә керешә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина).13 апрельдән күп функцияле үзәкләр эшен башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

Читать дальше...

Эльмира Зарипова эшсез калганнар өчен электрон гариза язу кагыйдәләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 8 апрельдән кергән тәртип буенча, эш эзләү максатында электрон формада теркәлергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

«Мишәр» ансамбле һәм «Кәрван мирас» концертларының видеоязмалары интернетка куелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте үзенең 30 еллык эшчәнлеген күрсәткән видеоязмаларын интернетка урнаштырган. Бу хакта оешма рәисе, «Мишәр» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен тикшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда аккредитацияләнгән «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ лабораториясе туфракка, суга, агрохимикатларга, ашлыкка һ.б.ларга анализлар ясый. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева: Эшли торган оешмалар хезмәткәрләрне сакларга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Хәзер Татарстан оешмалары кешеләрнең максималь куркынычсызлыгын тәэмин итү режимында эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Читать дальше...

Коронавирус эпидемиясе булу сәбәпле, Уфада крематорий төзү тизләтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Дөньда коронавируслы авыру пандемиясе булу сәбәпле, Башкортстанның Уфа шәһәрендә крематорий төзү эшләре тизләтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Президент «Татнефть» бүлекчәләрендә коронавируска каршы чаралар үтәлешен тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖнең скважиналарны ремонтлау буенча бригадаларның берсенең хезмәткәрләре белән очрашты һәм аларны коронавируска каршы шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан авырып кайтучыларны коронавируска тикшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан ОРВИ билгеләре белән кайтучылар өчен коронавируска анализ ясала. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

Читать дальше...

Эпидемиолог: Коронавирустан саклану өчен ишек тоткаларын да сөртергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан саклану чараларының берсе буларак ишек тоткаларын да сөртеп торырга кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Әлмәт районына эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *