Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 15.04.2020

Сызраньның «Азан» мәчетенә йөрүчеләр изоляция чорында өлкәннәргә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Сызраньның «Азан» мәчетенә йөрүче мөселманнар үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Хәмдүнә Тимергалиева: Беркайчан да ялагайлана белмәдем — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Илнар Хөснуллин, Гөлинә Гыймадова). Татарстанның халык артис­ты Хәмдүнә Тимергалиева белән без хатын-кыз шәхесләрне кадерләү, сәхнә арты тормышы, җырны башкару хокукы турында сөйләштек. Ул һәрвакыттагыча турыдан әйтүе белән ихтирам, яратуыбызны яулап алды.

Читать дальше...

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә быел абитуриентлар кабул итүдә яңалык кертелде. Бу хакта академиянең кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Ринат Нуриев хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда авыл яшьләре өчен «Авыл көче» авторлык проектлары бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Алексей Песошин «Сетевая компания» Директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген «Сетевая компания» ААҖ Директорлар советы утырышында кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, 2019 елда ел йомгаклары буенча җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2019 елда компаниянең капиталь төзелеш күләмнәрен үзләштерү турында сөйләштеләр. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Гүзәл Яхина: «Зөләйха күзләрен ача» сериалын эфирдан алуны таләп иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин), Язучы Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» сериалын эфирдан алуны таләп итүләрен һәм әсәрне генә түгел, ә сериалны да тәнкыйтьләүләрен әйтте. Бу хакта Инстаграмда туры эфир вакытында язучы үзе сөйләде.  

Читать дальше...

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанның тимер юл вокзалларында пассажирларның температурасын үлчи башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Казанның тимер юл вокзалларында пассажирларның температурасын үлчи башладылар, шул исәптән эчке рейсларда йөрүчеләрне дә тикшерәләр. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Путин предприятиеләрнең әйләнештәге акчасын тутыруга ташламалы кредит бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин яңа махсус кредит продуктын — әйләнештәге акчаны тутыру өчен ташламалы кредит карарга тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Белгечләр Татарстанда Covid-19 авыруыннан көненә 200 кеше үлүе ихтимал дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Экспертлар фикеренчә, Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы агымдагы елның 27 маена туры киләчәк, ә Covid-19 белән көненә 200гә якын кеше үләргә мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-хәл итү юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев шундый фаразларын әйтте.

Читать дальше...

Авиакомпанияләргә 23 млрд сум чамасы ярдәм бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә авиакомпанияләргә ярдәм өчен 23 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин бүген Россия Хөкүмәте белән киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Казанда җәмәгать транспорты тукталышларын дезинфекцияли башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Казанда подъездларны һәм җәяүлеләр кичүләрен эшкәртү белән беррәттән, җәмәгать транспорты тукталышларын дезинфекцияләү башланды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшьләр парламенты контракт буенча укучы студентларга түләүне киметергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан студентлары үз-үзеңне изоляцияләү чорында уку өчен түләү мәсьәләсен күтәргән. Яшьләр парламенты аны киметергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Яшьләр парламентының онлайн-утырышында Хокук мәсьәләләре, контроль һәм Регламент комиссиясе әгъзасы Руфат Кыямов хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин төбәкләргә 200 млрд сум өстәмә ярдәм бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләренә бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 200 млрд сум акча бирергә тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Төркиядә Фатих Кәрими әсәрләреннән төзелгән «Аннан-моннан» китабы төрек телендә чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 15 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күренекле язучы, журналист Фатих Кәриминең «Аннан-моннан» дип аталган әсәрләр җыентыгы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Китап әле бу көннәрдә генә типографиядә басылган, тиздән сатуга чыгачак. Бу хакта Евразия язучылар берлеге Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль башкорт биюе буенча видео дәресләр үткәрә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе ансамбле башкорт биюе буенча дәресләр видеосының икенче сериясен эшләтеп җибәрде. Дәресләрне Башкортстанның халык артисты Айсылу Гайнетдинова һәм ансамбль артисты Илнур Әюпов алып бара. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева балалар, картлар йортларын коронавирус таралудан сакларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалар, картлар йортлары кебек социаль учреждениеләрдә коронавирус таралуга юл куярга ярамый. Бу нисбәттән даими контроль кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында әйтте.

Читать дальше...

Путин: Зыян күргән компанияләргә һәр хезмәткәр өчен дәүләт 12 мең сум түләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан зыян күргән кече һәм урта компанияләргә дәүләт тарафыннан билгеләнгән финанс ярдәме чараларына өстәмә рәвештә акчалата ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Быел Татарстанда уку елы май азагында тәмамланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда уку елы гадәттәгечә май азагында тәмамланачак, аннан укучыларны имтиханнар көтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...

Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов: Гаиләдә икең бергәләп үсү кирәк — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», «Мәгариф», Ләйсән Низамова). Кызга 15 яшь тулуга ук, ул аны үзенә хатынлыкка тәгаенләп куя. Дүрт елга сузылган дуслык егетнең карарын ныгыта гына. Кәләшкә 19 тулуга, өйләнешеп тә куялар. Бүгенге кунакларыбыз — җырчылар Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов гаиләсе.

Читать дальше...

Казан зоопаркында маймыллар яши торган павильон янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан зоопаркында маймыллар яши торган павильон янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәл вакытында кагыйдәләр билгеләү хокукын Хөкүмәткә йөкләргә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү хокукы Татарстан Хөкүмәтенә беркетелергә мөмкин. Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары Covid-19 яңа типтагы коронавирус таралуга ашыгыч җавап бирү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тиешле закон проектын хуплады.

Читать дальше...

Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучы пассажирлар арасында балалы гаиләләр дә бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучы пассажирлар арасында балалы гаиләләр дә бар. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанга Хаҗдан соң Махачкаладан 40лап кеше кайтуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга чит илләрдән 920 кеше кайтырга теләк белдергән. Шул исәптән, Хаҗдан соң 40 кеше кайтачак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *