Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 20.04.2020

Азнакайда вокал буенча онлайн-дәрес ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 20 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Гүзәл Корбанова). Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгенең «Илһам» вокаль ансамбле җитәкчесе Азалия Шәйхетдинова ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн-дәрес уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүчеләр зиратны чистарткан

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 20 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылы халкы быел да, Рамазан ае башланыр алдыннан, авыл зиратында, барлык саклык чараларын күреп, чистарту эшләре уздырды.

Читать дальше...

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы җыр белән тәмамлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Россия-1» каналында барган «Зөләйха күзләрен ача» сериалының соңгы сериясендә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы «Өмет йолдызы» җыры яңгыраячак. Бу хакта җырчы «Татар кызы» бәйгесе аккаунты белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан нефть химиясе компанияләре беренче кварталда җитештерү күләмен саклап калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы 1-нче кварталда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы (НГХК) эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстанның социаль учреждениеләре үзизоляциягә китәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың социаль оешмалары коронавирус таралуын булдырмау өчен бер айга үз-үзләрен изоляцияләү режимына күчә. Бу хакта Татарстан Президентының муниципаль берәмлекләр белән ябык киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин медицина битлекләре һәм саклык костюмнары җитештерү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россиядә медицина битлеге, табиблар өчен саклык костюмы, антисептик һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен аппарат җитештерү күләме берничә тапкырга артты. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вазгыять турындагы мәсьәлә буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Кризиска каршы лекцияләрне 4,5 меңнән артык татарстанлы тыңлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда «Технология адаптации» кризиска каршы тору программасы кысаларында онлайн-семинарлар уздыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов күрше республикалардан килүчеләрне карантинга җибәрергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Күрше төбәкләрдән Татарстанга килгән кешеләр мәҗбүри карантинга озатылырга тиеш. ТР Президенты республиканың муниципаль берәмлекләре белән узган эшлекле киңәшмәдә шундый фикер белдерде.

Читать дальше...



Апрельдә Татарстан 850 мең саклану битлеге белән тәэмин ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Апрель нәтиҗәләре буенча Татарстанны коронавирус таралуга каршы көрәш өчен 850 мең саклану битлеге белән тәэмин итәчәкләр. Яңа җитештерү линияләре ярдәмендә республика битлекләр җитештерүне арттыру өчен шактый зур потенциалга ия. Бу турыда Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан производствосында зыян күрүчеләр тернәкләнү чарасына өйдән гариза бирә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге беренчеләрдән булып инвалидлыкны вакытлыча тану тәртибе турында РФ Хөкүмәтенең карарын үтәүгә кереште. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат секретаре Лира Сәхапова хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум акча алу өчен гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның күпфункцияле үзәге өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә акча алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Гариза тапшыру өчен алдан кабул итүгә язылырга кирәк. Бу турыда Татарстанда күпфункцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бер атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Узган атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Читать дальше...

Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен хөкем ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнехановка «Татнефть» активларының 1,2 трлн сумга кадәр артуы турында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Нефть базарларындагы катлаулы вазгыятькә карамастан, "Татнефть" 2019 елны җитештерү күрсәткечләре һәм активлар үсеше белән тәмамлады. Эш нәтиҗәләренә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта йомгак ясалды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстанда автобусларда һәм кибетләрдә битлек кимәүчеләргә җәза бирү тәртибе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр 20 апрельдән алып җәмәгатьчелек транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респиратор кияргә тиеш. Хокук бозучыларга беркетмәләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза бирергә хокуклы шул ук ведомстволар вәкилләре төзиячәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

WorldSkills-2019 мирасын Татарстан районнарына тапшырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты ярышларында кулланылган җиһазлар Татарстан районнарына тапшырылачак. Бу хакта WorldSkills матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда аена 2,3 мең тонна антисептик җитештерә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Covid-19 вирусына каршы көрәшү өчен кирәкле антисептиклар аена 2,3 мең тонна җитештерә башладылар. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Читать дальше...

Казанда изоляция вакытында тикшерелгән машиналарның 20 меңенә юл чикләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда изоляция вакытында тикшерелгән машиналарның 20 меңенә юл чикләнгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Читать дальше...

Мөфти: Россия мөселманнары Ураза бәйрәмен өйләрендә каршы алырга әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Рамазан ае тәмамлангач, мөселманнар Ураза бәйрәмен өйдә гаиләләре белән үткәрәчәк. Мәчетләрдә бергәләп намаз укып булмаячак һәм ислам динен тотучылар моңа әзер. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда табиблар коронавирус авыруы ихтималы булган 747 кешене күзәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда табиблар коронавирус белән авыру куркынычы янаган 747 кешене күзәтә. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.

Читать дальше...

Казанда чәчтарашханәләр ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 20 апрельдән Казанда чәчтарашханәләр эшли башлады. Аларга үз-үзеңне изоляцияләү шартларында инфекциядән саклану кагыйдәләрен үтәгәндә, ягъни хезмәткәрләр шәхси саклану чараларын кулланганда, бүлмәне эшкәрткәндә, парикмахерлар һәм клиентлар өчен антисептиклар булганда эшләргә рөхсәт иттеләр.

Читать дальше...

Табибларны йөртү буенча Казанның “Яндекс.Такси” тәҗрибәсе башка төбәкләргә таралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан дәвалаучы медицина хезмәткәрләрен бушлай йөртү буенча Казанның «Яндекс.Такси» тәҗрибәсе илнең башка төбәкләренә дә таралган. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Лениногорскида бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре хастаханәгә озатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Лениногорскида ике автомобиль бәрелешеннән соң ике машинаның йөртүчесе дә хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Читать дальше...

Метшин коронавирус таралу чорында ярдәм итүчеләр турында: Дуслар авыр чакта сынала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин коронавирус таралган вакытта медицина хезмәткәрләренә һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышучыларга рәхмәтле булуын белдерде. «Дуслар авыр чакта сынала», — диде ул Казан мэриясендә киңәшмәдә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *