Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 11.04.2020

Чистай студентлары саклагыч битлекләр тегүне үзләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 11 апрель, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гөлгенә Сафиуллиина). Чистай тегү остаханәсендә студентлар һәм укытучылар көненә 200ләп битлек ясый. Республиканың ун һөнәри белем бирү учреждениесендә, шул исәптән Чистай күппрофильле көллиятендә дә, саклагыч битлекләрне тегүгә керешеп, хәлдән чыгу юлын тапканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәндә Җиңүнең 75 еллык юбилеена әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 11 апрель, «Татар-информ»,«Безнең Чирмешән»). Чирмешән районында зур тантанага — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек бара. Төп чара 9 майга билгеләнгән. БУ турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама районы башлыгы азык-төлек белән тәэмин ителеш турында кызыксынды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Айдар Метшин Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында оператив штаб үткәрде. Штаб утырышы Кама Аланында онлайн режимда узды. Утырыш башланганчы, Айдар Метшин җирле кибетләрдә һәм даруханәдә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат булды. Алдан алынган тест мөфтидә коронавирус авыруы булуын раслады. Бу хакта РИА Новости төбәк сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыруны дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары көзге культураларны язгы тукландыруны һәм минераль ашламалар туплауны дәвам итә. Төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренең барышы турында ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Ингушетия мөфтиендә коронавирус булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов коронавирус йоктырган дип шикләнелә. Ул авыр хәлдә. Бу турыда төбәкнең медицина даирәсендәге чыганакка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Истанбулда яшәүче Айзирәк Гәрәева: Төркиядә бөтен кешегә ике көн өйдә утыру мәҗбүри

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә ике көнгә урамга чыгып йөрүне тыйганнар, бөтен кешегә өйдә утыру мәҗбүри. Бу хакта Истанбулда яшәүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...



АКШта яшәүче татар Россиядә коронавирус эпидемиясенең соң башлану сәбәбен фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). АКШта яшәүче IT белгеч Ленар Мөхәммәдиев фикеренчә, Россия халкы аз сәяхәт иткәнгә күрә коронавирус эпидемиясе калган илләргә караганда соңрак башланган.

Читать дальше...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шахмат буенча онлайн-турнирда катнашырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе, 12 апрельдә, шахмат буенча онлайн-турнирның икенче раунды узачак. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе оештыра. Анда бу уенны яратучы һәркем катнаша ала. Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана.

Читать дальше...

Шаһиәхмәтов: Татарстанда көн саен социаль әһәмиятле товарларның бәяләре тикшерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда көн саен төп социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләре тикшерелә. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда җил һәм буран көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанга төньяктан җил һәм буран килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 2020 елга каралган планнан чиректән артык торак файдалануга тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзелеше программалары буенча торак планының 28,2 процентын файдалануга тапшырдылар - бу 839,1 мең кв. метр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан журналистлары Бөтенроссия конкурсында катнашуга чакырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннан журналистлары «В фокусе - детство» XI Бөтенроссия журналистлар эшләре конкурсында катнаша ала. Бу турыда конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә.

Читать дальше...

Ленар Мөхәммәдиев Америкада өлкәннәрнең сәламәтлеген ничек саклаулары хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). АКШның Флорида штатында яшәүче, тумышы белән Балтач районыннан булган IT белгеч Ленар Мөхәммәдиев коронавирус вакытында америкалыларның өлкәннәрнең сәламәтлеген ничек сакларга тырышуы хакында сөйләде.

Читать дальше...

Төркия дәүләте атна ахырында урамга чыгуны тыйды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 11 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда һәм Төркиянең 30 районында атна ахырында урамга чыгу тыелды. Бу турыда массакүләм мәгълүмәт чаралары аша Төркия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 йоктыруның 23 яңа очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируслы инфекция йоктыруның 23 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Футуролог Covid-19 вирусын эпидемия турындагы фильмнар белән чагыштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Голливуд фильмнарыннан глобаль эпидемияләр турындагы сценарийлар коронавирус пандемиясе вакытына тулысынча туры килми булып чыкты. Андрей Кузьмин белән интервьюда бу фикерне Россия журналисты, фәлсәфәче һәм футуролог Константин Фрумкин әйтте.

Читать дальше...

Полиция Казанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны тоткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча тоталь тикшерүләр дәвам итә.

Читать дальше...

Эксперт Россиядә Covid-19 эпидемиясенең тәмамлану срогын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Иң оптимистик фаразлар буенча, Россиядә коронавирус эпидемиясе июнь башыннан да иртәрәк тәмамланмаячак. Бу хакта Россиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев хәбәр итте. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Читать дальше...

Алинә Заһитова Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнүен күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алина Заһитова хәзер Казанда һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүен күрсәтте.

Читать дальше...

Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү режимын үзгәртү турындагы карарны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәреш кертә торган карарны имзалады. Документ эре система барлыкка китерүче оешмаларга эшне яңадан башларга рөхсәт итә һәм зиратларга баруны вакытлыча тыя. Карар тексты Татарстан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Читать дальше...

Россиядә Covid-19 вирусына антителага тест-системаны теркәделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның «Вектор» дәүләт фәнни үзәге Covid-19 яңа типтагы коронавируска каршы антитәнчекләрне ачыклау өчен «SARS-CoV-2-ИФА-Вектор» тест-системаны теркәде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *