Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 21.04.2020

Осиновода эшмәкәр җирле амбулатория өчен дезинфекция чаралары сатып алган

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 21 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә яшәүче эшмәкәр Андрей Варламов җирле амбулатория өчен дезинфекция чаралары сатып алган. Алар хастаханәдәге бүлмәләрне җыештыру өчен кулланылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итәчәк.

Читать дальше...

Түбән Камада урман янгыннарын сүндерү станциясе бинасы төзү өчен 6 млн сум бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Экология» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камага урман янгыннарын сүндерүдә икенче типтагы яңа станция бинасы төзү өчен 6 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул Кызыл Чишмә бистәсендә урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Тугыз айлык кызы ваннада батып үлгән Казан кешесенең эшен судка тапшырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Судка 9 айлык кызы ваннада батып үлгән Казан кешесе эшен тапшырганнар. Ир-ат баланы ваннада ялгыз калдырган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстан Диния нәзарәтендә Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итү турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Диния нәзарәтендә Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен карадылар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. 

Читать дальше...

Табиблар Covid-19га каршы көрәш вакытында «Рональд Макдональд йорты»нда яши

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Рональд Макдональд йорты»нда Балалар Республика клиник хастаханәсе табибларына бушлай урыннар бүлеп бирделәр. Мондый карар яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә табибларның эш графигы тыгыз булу сәбәпле кабул ителде.

Читать дальше...

Казанлыларны «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Казанлыларны үзмәшгульләрнең беренче «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар. Чара 25-26 апрельдә узачак һәм анда лекцияләр, онлайн-маркет һәм фуд-корт була. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәгариф министры мобиль элемтәсез урыннарда кейс-технологияләр кулланылуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мобиль элемтә булмаган торак пунктларда мәктәп укучыларына белем бирүдә кейс-технологияләр кулланыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Социаль челтәрләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик пәйда булды.

Читать дальше...

Рафис Борһанов ZOOM платформасына карата фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион укыту буенча ZOOM платформасына карата фикерен белдерде. Бу хакта сорауга ул туры эфир барышында җавап бирде.

Читать дальше...

Татарстан халкы цифрлы пропускны дачага бару өчен еш ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Цифрлы үткәргечләр системасы эшли башлаганнан бирле өйдән чыгу өчен 5 миллионнан артык код бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Читать дальше...

Шамил Идиатуллин «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон исемлеге дөнья күрде.

Читать дальше...

«Казан» аэропортында Анталиядан кайтучыларны каршы алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында чит илдә булган 143 Россия гражданинын каршы алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Мәскәүдә популяр телетамашаларның берсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалының өченче сериясе узган атнада Мәскәүдә иң популяр телетамашаларның берсе булды. Бу хакта Mediascope компаниясе мәгълүматлары дәлилли.

Читать дальше...

Депутат Ольга Павлова Казан табибларына медицина киемнәре комплектлары тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Covid-19дан дәвалаучы Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табибларына 2 меңгә якын медицина киеме комплектын тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов «Идел-Днепр» башлыгы белән медицина өлкәсендә складлар төзүне сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме җитәкчесе Алексей Исайкин белән республикада медицина товарлары өчен складлар төзү турында фикер алышты. Әңгәмә видеоконференция элемтә аша узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов бакчачыларга социаль дистанцияне сакларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Менделевич: Даруларны маркировкалау даруханәләрдән баш тарту мөмкинлеген бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Даруларны маркировкалауның грамоталы системасы һәм логистика традицион даруханәләрнең юкка чыгуына китерәчәк. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич әйтте.

Читать дальше...

Марат Җәббаров: Көзге культуралар яхшы хәлдә дип бәяләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Көзге культуралар яхшы хәлдә дип бәяләнә. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта шулай дип хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда, башка төбәкләргә караганда, иң арзан азык-төлек төрләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, Идел буе федерал округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, арзанрак булган туклану продуктлары билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атады.

Читать дальше...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Рамазан аенда мәчетләрдә намаз укуны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте мөселманнарны бу атнада башланачак Рамазан аенда  намаз вакытында бергә җыелмаска чакыра. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Читать дальше...

WorldSkills чемпионатында кулланылган җиһазлар Татарстан районнарына тапшырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында кулланылган җиһаз-җайланмалар Татарстан районнарына тапшырыла. Алар «Казан Экспо» үзәгеннән чыгарыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Читать дальше...

Бүген Винера Ганиева онлайн-концертлар марафонына кушыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә 4,5 млрд сум күләмендә акча бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә дәүләттән 4,5 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *