(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер төп дәүләт имтиханына (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) интенсив әзерлек алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...