Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 12.04.2020

Баулыда волонтерлар төрле акцияләр кысаларында ветераннарга ярдәм күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 12 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ», Айгөл Хөсәенова). Баулылар «Без бергә» бөтенроссия һәм «Янәшәдә — ветераннар» район хәйрия акцияләренә кушылып, өлкәннәргә ярдәм итәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында дүрт кешелек гаилә һәлакәткә очраган

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 12 апрель, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча-Әтнә юлында Түбән Аты борылышында «Приора» машинасы белән трактор бәрелешкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Апаста балалар бакчасында коронавируска каршы кисәтү чаралары үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 12 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апасның «Кояшкай» балалар бакчасында бер дежур төркем эшли. Биредә 10 бала йөри. Балалар бакчасында катгый рәвештә кисәтү чаралары алып барыла. Шәфкать туташы Ландыш Фәйзуллина балаларның сәламәтлеген даими кайгыртып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлкидә 18 яшьтән өлкәнрәкләр кызларны һәм егетләрне волонтер булырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 12 апрелль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында өлкән яшьтәгеләргә ашамлыклар, дарулар илтү, коммуналь түләүләр башкаруда ярдәм итәргә теләүчеләрне волонтер булырга чакыралар. Бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар кирәк. Бу турыда район басмасы ххәбәр итә.

Читать дальше...

Җырчы Аигел Нью-Йорктагы рус теллеләргә коронавируска бәйле мөрәҗәгатьләр укый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Аигел» төркеменең солисткасы, татар кызы Айгөл Гайсинаны Нью-Йорктагы рус теллеләргә коронавирус авыруы белән бәйле мөрәҗәгатьләр укырга чакырганнар. Мөрәҗәгатьнең бер өлешен җырчы үзенең Instagram cәхифәсендә урнаштырган.

Читать дальше...

Илшат Гафуров яңа срокка КФУ ректоры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Илшат Гафуровны өченче срокка КФУ ректоры итеп билгеләп кую турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Фишман-Бекмамбетова Россия Иҗтимагый палатасы составына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Россия Иҗтимагый палатасының яңа составына керде. Россия Президенты Указы бүген хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Читать дальше...

Казанда үзизоляцияне бозган белешмәсез егеткә штраф яный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне бердәм тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләренә белешмәсез һәм смс-пропусксыз кунакка барган Казан кешесе эләгә.

Читать дальше...



«Куликово кыры» музее борынгы татар ханлыгы башкаласы турында күргәзмә әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 700гә якын экспонат, шул исәптән болгар ханлыгының борынгы башкаласы - Татарстандагы Болгар шәһәрендә археологик казылмалардан табылган экспонатларны Тула өлкәсенең «Куликово кыры» музеенда тәкъдим итәчәкләр. Бу - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгына багышланган Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән уртак проект. Бу хакта ТАССка «Куликово кыры» матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Монополиягә каршы федераль хезмәт имбирь бәяләренең тотрыклануы турында хәбәр итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Монополиягә каршы Федераль хезмәттә имбирьгә ваклап сату бәяләренең тотрыклануы турында белдергәннәр. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Читать дальше...

Җырчы Альбина Апанаева бушлай онлайн вокал дәресен уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар эстрадасы җырчысы Альбина Апанаева Инстаграмдагы битендә туры эфирда бушка вокал дәресен үткәрәчәк. Бу хакта җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...

Рифат Фәттахов Мәскәүдәге Нижгар татарларын туган якларына кайтмаска өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүгә якын урнашкан Нижгар авыллары короновирус куркынычы астында дип чаң суга продюсер, Ваһапов исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. Ул бу хакта видеомөрәҗәгать ясап социаль челтәрләргә урнаштырган.

Читать дальше...

Гүзәл Уразова картлар йортларын - «Сөембикә»гә, балалар йортларын «Ялкын»га яздырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова республикабызның биш картлар йортын — «Сөембикә» журналына, шулай ук Татарстанның төрле районнарында урнашкан биш балалар йортын «Ялкын» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанга Кытайдан килгән битлек җитештерү станоклары дүшәмбе көнне эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Кытайдан 10 апрельдә килгән җиһазларда медицина битлекләрен җитештерү буенча «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең автоматлаштырылган линиясен эшләтеп җибәрү төгәлләнеп килә. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны тәүлек эчендә 2186га арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр саны 2 меңнән артып киткән. Бу хакта оператив штаб хәбәренә сылтама белән «Известия» яза.

Читать дальше...

ТР Президенты: Кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булганнан соң, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез, дип белдерде журналистларга.

Читать дальше...

Шенген зонасы чикләре сентябрьгә кадәр ябык булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Шенген зонасы чикләренең коронавирус пандемиясе аркасында сентябрь аена кадәр ябык булып калуы мөмкин. Франция Президенты Эмманюэль Макрон шул турыда искәртте. Бу хакта BFM телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Күп функцияле үзәк 13 апрельдән алдан язылу буенча кабул итә башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Күп функцияле үзәге 13 апрельдән килүчеләрне кабат кабул итә башлый, әмма алдан язылу буенча гына. Бу хакта Татарстан Республикасында  Күп функцияле үзәк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

Читать дальше...

Татарстан Президенты республика халкын Космонавтика көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан Instagram челтәрендә Ирек мәйданы сурәте белән традицион фото куйды. Ул шулай ук космик тематикага Казан күренешләре белән тагын берничә фотография урнаштырды. 

Читать дальше...

Татарстанда төзек булмаган мич аркасында чыккан янгында йорт хуҗасы һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда төзек булмаган мич аркасында чыккан янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Кытай галимнәре коронавирусның яңа симптомнары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авырган Кытай халкының бер өлешендә неврологик симптомнар күзәтелгән. Бу хакта JAMA Neurology басмасындагы тикшеренүләргә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлану очраклары теркәлмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.  

Читать дальше...

Covid-19ны авыр кичергән кешеләр биш атна дәвамында инфекция йоктырырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланган кешеләр, әгәр дә аларның хәле кискен начар булган булса, пневмония билгеләре юкка чыккач та, тирә-юньдәгеләр өчен биш атна дәвамында йогышлы булып калырга мөмкин.

Читать дальше...

Казанда хатын-кыз һәм ике бала ис газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда хатын-кыз һәм ике кечкенә улы ис газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *