Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 05.02.2024

Болгарда хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды

Tatar-inform.tatar 

Спас районы Болгар мәдәният йортында Спас районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан концерт оештырылды. Хәйрия концертында 116 мең сум акча җыелган. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә.

Читать дальше...

Быел Татарстаннан Хаҗ кылу өчен былтыргы кебек үк - 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән. Былтыр, 2023 елда да квота күләме шулкадәр иде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

КФУ метеорологы: февраль башыннан Казанга инде явым-төшем нормасының өчтән бере яуды

Tatar-inform.tatar 

Гыйнварда Казанга ике айлык диярлек явым-төшем, ә февральнең беренче көннәрендә инде гадәти күләмнең өчтән бер өлеше яуды. Бу хакта Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев белдерде.

Читать дальше...

Россия Иранга хәләл продукция экспортын 10 тапкыр арттырган

Tatar-inform.tatar 

Россиядән Иранга хәләл продукция экспорты 2023 елда 10 тапкыр арткан. Шул ук вакытта үсеш акчалата һәм товар рәвешендә дә теркәлә, дип яза «ПРАЙМ». Мәсәлән, бу илгә 39 миллион долларлык 10,4 тонна продукция чыгарганнар. Чагыштыру өчен: 2022 елда 4,1 миллионлык 0,9 мең тонна җибәрелгән.

Читать дальше...

Миңнеханов Идел-Кама Табигатьтән файдалану күзәтчелеге хезмәтендә өстенлекләрне билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Экологияне яклауга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән эш 2024 елда Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе эшендә өстенлекле юнәлеш булып кала. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган йомгаклау киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларны билгеләде.

Читать дальше...

Россия Федерациясе Советында 3 еллык кертемнән салым алмаска дигән тәкъдимне хупладылар

Tatar-inform.tatar 

Федерация Советында өч елдан башланган кертемнәргә салымны бетерүне хуплыйлар. Федерация Советы рәисе урынбасары Николай Журавлев әйтүенчә, мондый чара россиялеләрне озак вакытлы кертемнәргә стимуллаштыра.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы волонтерларга мәҗбүри ярдәм күрсәтү закон проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның волонтерлык турында законына аволонтерларга мәҗбүри ярдәм чаралары турында пункт кертергә кирәк. Әлеге инициативаны Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт утырышында хупладылар.

Читать дальше...



Азат Гыймадиевның инструменталь көйләр һәм татарча җырлардан торган җиденче альбомы чыга

Tatar-inform.tatar 

Музыкант Азат Гыймадиев үзе язган татарча җырлардан һәм инструменталь көйләрдән торган җиденче альбомын чыгара. «Кер төшләрем» дип аталган альбомда барлыгы 11 җыр булачак. Унысының көен дә, сүзләрен дә Азат үзе иҗат иткән.

Читать дальше...

Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышы узды

Tatar-inform.tatar 

Узган ялларда Мәскәүдә майор Булат Әхмәтҗанов истәлегенә чаңгы ярышы узды. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, 2024 елда ярышлар «Битца» ат спорты комплексында үткән. Ел саен уздырыла торган ярышларны «СМЕРЧ» иминлек органнары махсус операция подразделениесенең Хәрби хәрәкәт ветераннарына ярдәм фонды оештыра.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанның сигез районының куллану кооперативлары тулы күләмдә эшләми

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның барлык районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү, аларны эшкәртү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы белән шөгыльләнүче кулланучылар җәмгыятьләре оештырылган. Ләкин сигез районда кооперативлар бу юнәлешләрдә тулы күләмдә эш оештырмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулланучылар берләшмәләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында белдерде.

Читать дальше...

Милли музыка оркестры эшчәнлеген туктаткан

Tatar-inform.tatar 

Казанда студентлар тарафыннан оештырылган Милли музыка оркестры эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр итте. Оркестр, тамашачыларына рәхмәт белдереп, алар белән «Вконтакте»дагы сәхифәсендә саубуллашкан.

Читать дальше...

Татарстанда гражданнарның вакытлыча калу урыннарында 45 сайлау участогы булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауларда Татарстанда гражданнарның вакытлыча калу урыннарында 45 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.

Читать дальше...

Айдар Шәйхин: Шәриф Камалның көндәлекләрен беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә чыгардык

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә уникаль экспонатларның берсе – Шәриф Камалның көндәлекләре тәкъдим ителгән.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлегенең Казандагы яңа макарон фабрикасын карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлеге Казан җитештерү комбинатының яңа макарон фабрикасын карады. Фабрика бу елның гыйнварында эшли башлады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанлыларга Россия Президентын сайлау турында өйләренә килеп сөйләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

17 февральдән 7 мартка кадәр участок сайлау комиссияләре вәкилләре Россия Президентын сайлау турында сөйләү өчен өйдән өйгә йөриячәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Илсур Метшин: «Буран» планы тәмамланды, әмма буран гына бу хакта белми

Tatar-inform.tatar 

Буран Татарстан башкаласы коммуналь хезмәтләренең ныклыгын сынауны дәвам итә. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Читать дальше...

Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның татар театры үсешенә искиткеч зур өлеш кертүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәле утырышында Галиәсгар Камалның татар театры үсеше өчен зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Читать дальше...

Татарстанда такси хезмәтеннән файдалану бер ел эчендә 22 процентка кыйммәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда такси бәясе бер километрга исәпләгәндә бер ел эчендә 22 процентка арткан. «Татар-информ» агентлыгы анализлаган Росстат мәгълүматлары әнә шундый.

Читать дальше...

Касым-Жомарт Токаев Казахстан Хөкүмәтенең отставкасын кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Премьер Алихан Смаилов җитәкчелегендәге Казахстан Хөкүмәте отставкага китте. Бүген республика Президенты Касым-Жомарт Токаев отставканы кабул итте. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга 4 спектакль алып килә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга 4 спектакль алып килә. «Казанга килү безнең өчен һәрвакыт җаваплы. Гастрольләр театрның 35 еллыгына багышлана. Камал театры сәхнәсендә уйныйбыз дигән шатлык булса, икенче яктан борчылу да бар – бу җаваплылык», – диде театр директоры Рөстәм Галиев Казан гастрольләренә багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Читать дальше...

Татарстанда Россия Президентын сайлауга 730 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Быел мартта Россия Президентын сайлауга Татарстан бюджетыннан 54 миллион сумга якын акча бүленгән. Республикада Президент сайлау кампаниясенә барлыгы 730 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *