Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 11.02.2024

Лениногорскиның Сарабиккол авылында госпиталь өчен мендәр ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскиның Сарабиккол авылындагы кибетнең бер бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпиталь өчен кирәкле әйберләрне җыялар. Шунда ук йон язалар һәм эрлиләр, мендәр ясау белән шөгыльләнәләр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәттаховлар гаиләсенең беренче призын Актаныш һәм Татар Ямалысы көрәшчеләре алды

Tatar-inform.tatar 

Актанышта милли татар көрәшен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту максатыннан тагын бер матур көрәш турниры барлыкка килде. Энгель һәм Илнар Фәттаховлар гаиләсе призына «Батыр» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы узды. Актанышның 1нче һәм Татар Ямалысы мәктәпләренең көрәш командасы иң көчлеләр булып чыкты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында хәрбиләр өчен коры душ әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында бер төркем хатын-кызлар авыл мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасындагыларга коры душ ясый башлады. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия югары уку йортларында студентларның балалары өчен бүлмәләр ачарга ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

Россия университетларында студентларның һәм укытучыларның балалары өчен бүлмәләр ачарга ниятлиләр. Шул рәвешле алар, уку яки белем бирү процессыннан аерылмыйча гына, баласын карый алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петровага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Новосибирскиның «Ак калфак» оешмасы кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы активистлары татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча «Хуҗабикә мәктәбе» дигән мастер-класс үткәрде. Чара Татар мәдәнияте үзәгендә узды, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеме.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга суыкта иминлек чаралары турында искәртә

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар фаразлавынча, 11 февральдә 21.00 сәгатьтән 12 февральдә 9.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән томан һәм һава температурасының -25..-28 градуска кадәр төшүе көтелә.

Читать дальше...



Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда «Киләчәк өчен» сугышчан сәнгать фестивалендә булды

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Бустан» спорт комплексында «Киләчәк өчен» дип аталган спорт-патриотик фестивале узды. Анда Россия Герое, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков та кунак булды. Чара Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр үтә. Анда бүген республиканың барлык районнарыннан һәм Идел буеның берничә төбәгеннән 350дән артык яшь спортчы җыелды.

Читать дальше...

«Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан көн саен 6,5 миллион кеше файдалана

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре» порталын ясаган РТЛабс компаниясе генераль директоры урынбасары Константин Пичугов «Дәүләт хезмәтләре» кушымталары семьялыгының ничек барлыкка килүе, шуның ярдәмендә нинди нәтиҗәләргә ирешеп булуы хакында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстанда һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе һәм томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 12 февральдә, Татарстанда янә температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ритуаль хезмәтләр күләме бер ел эчендә 0,8 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда 3 миллиард 91,6 миллион сумлык ритуаль хезмәт күрсәтелгән. Әлеге күрсәткеч 2022 ел белән чагыштырганда 0,8 процентка азрак, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.

Читать дальше...

Чернышенко: Ел ахырына белешмә, ташлама, пособиеләрне 100 процент онлайн алып булачак

Tatar-inform.tatar 

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, «Россия» күргәзмә-форумында Дәүләт хезмәтләре көне кысаларында ясаган чыгышында Дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләрен киңәйтү турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры уза

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәре Татар мәдәният үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, «Моабит дәфтәрләре»нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры уза. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Песков: Карлсон Путиннан интервью алырга үзе тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Fox News телеканалының элеккеге алып баручысы Такер Карлсон Россия Хөкүмәтенә РФ Президенты Владимир Путиннан интервью алырга үзе тәкъдим иткән. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Мәскәү. Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Павел Зарубин Telegram-каналында шуның бер өлешен урнаштырган.

Читать дальше...

Министрлар Кабинеты 2030 елга кадәр «Барлык кеше өчен йөзү» программасын раслады

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте «Барлык кеше өчен йөзү» программасын раслады, ул 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанлылар үзләренең җир кишәрлеген махсус сервиста мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүчеләр Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе үз сайтында ачкан махсус сервиста үзләренең җир кишәрлеген тикшерә ала.

Читать дальше...

2023 елда Татарстанда эшсезләр саны ике тапкыр диярлек кимегән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2023 елның дүртенче кварталы ахырында эшсез статусына ия 4830 кеше исәпләнгән. Бу 2022 елга караганда 41,3 процента азрак. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле турында доклад мәгълүматлары шуны раслый.

Читать дальше...

Татарстанда минималь азык-төлек җыелмасының бәясе бер ел эчендә 6,9 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда минималь айлык азык-төлек кәрзиненең бәясе бер ел эчендә 6,9 процентка арткан. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында шулай диелә.

Читать дальше...

Министрлар Кабинеты матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау концепциясен раслады

Tatar-inform.tatar 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2030 елга кадәрге РФ матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау һәм үстерү концепциясен раслады. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Чернышенко Киләчәк уеннарына әзерлек буенча берничә киңәшмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алда торган «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына әзерлек мәсьәләләре буенча берничә киңәшмә үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бүген Татарстанда -17 градуска кадәр салкын була

Tatar-inform.tatar 

Бу атнаның соңгы көнендә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама районында күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районы Майскогорское авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов узган Түбән Кама шәһәр Советының хисап сессияләрендә сөйләде. Бу хакта

Читать дальше...

Чистай районында озак авыручыларны дөрес итеп карарга өйрәтәләр

Tatar-inform.tatar 

Чистай районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кайгырту мәктәбе» эшли. Анда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтәләр. Мәктәп «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *