Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 24.02.2024

Питрәчнең Керәшен Сәрдәсе авылы музеенда аксакал Иван Долговка багышланган күргәзмә эшли

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков Көлкамәр авылы аксакалы Иван Долговка багышланган зур күргәзмә әзерләгән. Күргәзмәдә аның авыллар, мәктәпләр, нәселләр тарихына багышлаган язмалары, фотографияләре, шәхси әйберләре белән танышып була. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әгерҗедә чаңгы ярышларында балалардан алып җитәкчеләргә кадәр узышты

Tatar-inform.tatar 

Көннәр салкын булу сәбәпле, Әгерҗедә «Россия чаңгы юллары» киңкүләмле спорт чарасы уздырылмый калган иде. Аны ир-егетләрнең бәйрәмендә озын ялларда оештырып ялгышмаганнар. Бүген «Орешник» ял паркына йөзләгән спорт сөюче һәм җанатарлар җыелды. Ярышка авыллардан да килүчеләр күп иде. «Әгерҗе хәбәрләре» шул хакта яза.

Читать дальше...

Түбән Камада махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм җыя торган 22 пункт эшли

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен 22 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли, алар микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә урнашкан. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы кубогы»на беренчелек ярышлары булды

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы кубогы»на район беренчелеге старт алды. Бүген «Барс Арена» спорт комплексында ярышларның беренче этабы узды. «Хезмәт даны» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты Казанда «Кыш Батыр» фестивалендә эшли

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда Горки-Әмәт урманында III спорт-тарихи фестиваль «Кыш Батыр» фестивалендә «РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлавың!» акциясе башланды.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Кукмарада бәйрәм оештырдылар

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә яу кырында башларын салган батыр солдатларның балаларын Кукмарада «Бакыр тау»да ватрушкада шуу өчен җыйдылар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...



Шәрык клубы Казан тамашачысын һәм республика кунакларын мәдәни чараларга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт акпдемия театры оркестры солестлары «Бердәм дөнья телендә. Яңа» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Программада республикабызның яшь, талантлы, популяр композиторлары Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина һ.б. әсәрләре яңгыраячак. Проектның авторы – Варвара Терехова. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Данияр Соколов.

Читать дальше...

Россия Президентын сайлауда дистанцион электрон тавыш бирү өчен 3 млн кеше гариза биргән

Tatar-inform.tatar 

Мартта Россия Президенты сайлауда дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен 3 миллионнан артык кеше гариза биргән. Бу хакта ТАСС Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия Югары суды башлыгы Лебедев вафат булу сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедевның туганнарының һәм якыннарының, илнең барлык судьялар бергәлегенең кайгысын уртаклашу белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Буа районы башлыгы 104 яшьлек сугыш ветеранын котлады

Tatar-inform.tatar 

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышында катнашучы 104 яшьлек Рәүф Төхвәтуллинны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Район җитәкчесе ветеранның өенә барып, аңа бүләкләр тапшырды.

Читать дальше...

Министрлык игенчеләргә бөртеклеләрнең республика сортларын сатып алырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сортларын яңартырга планлаштырган хуҗалыкларга бөртекле культураларның Татарстан сортларын сатып алырга киңәш итә. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр артачак

Tatar-inform.tatar 

Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Казанда «Киләчәк уеннары» кунаклары һәм катнашучылар өчен бушлай шаттллар йөри

Tatar-inform.tatar 

«Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирында катнашучылар һәм кунаклар ярышлар уздыру мәйданчыгы - «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә электричкада һәм бушлай автобус-шаттлларда барып җитәргә мөмкин, ул «Җиңү проспекты» метро станциясеннән кузгала.

Читать дальше...

Камил Сәмигуллин: Бәраәт кичәсе – ул безнең гөнаһларыбызның гафу ителү вакыты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарны котлый. Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төнендә, ягъни Изге Рамазан аена төгәл ике атна кала җитә.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгында россиялеләрнең финанс белемен арттыру ысулы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә махсус рубрикалар ярдәмендә халыкның финанс белемен арттырырга планлаштыра. «Татар-информ» журналистына хәбәр итүләренчә, проектны 2024 елның икенче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Читать дальше...

Татарстанда -29 градуска кадәр салкынайта

Tatar-inform.tatar 

Шимбә, 24 февральдә, Татарстанда бозлавык һәм җил көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *