Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 17.02.2024

Шамил Тарпищев Әлмәт футбол командасы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Халыкара олимпия комитеты әгъзасы, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев Әлмәткә килде. Чара «Алан» футбол манежында узды, анда башка шәһәрләрдә мондый спорт корылмаларын алга таба үстерү һәм төзү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабуга районы башлыгы журналистлар һәм блогерлар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Шәһәр администрациясендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның җирле һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы узды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй районында «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Зәй муниципаль районында «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яктыкүл урта мәктәбе базасында оештырылган. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ринат Садыйков: Татарстанның яшь активистлары Мәскәүдә Россия Геройлары белән очраша

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә узучы «Россия» күргәзмә-форумына сәфәр «Яшь юлдаш - Молодой попутчик» яшьләр проектында катнашучыларга уңай хис-кичерешләр генә түгел, ә яңа белем һәм илһам да бүләк итәчәк. Татарстанлылар алга таба инде гамәлдә булган яшьләр проектларына тартылып кына калмаячак, ә үз инициативаларын да гамәлгә ашыруга тәкъдим итә алачак, ди ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Читать дальше...

Башкортстанның халык артисты Сәвия Сираевага Халыклар дуслыгы орденын тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның юбилей кичәсе узды. Кичәгә җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре, якташлары, дуслары, туганнары һәм легендар актрисаның талантына баш иючеләр җыелды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...



Путинның Идел буендагы вәкиле урынбасары Татарстанда сайлауга әзерлек хакында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков Казанда дәүләт башлыгын сайлау, шулай ук гражданнарны социаль яклау һ.б. агымдагы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Әхмәт Кадыровка орден тапшырдылар һәм югары вазифа билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

Чечня башлыгының олы улы Әхмәт Кадыров яшьләр эшләре буенча төбәк министры вазифасына билгеләнде, әлеге вазифаны Чечня парламенты Рәисе Магомед Даудов аны Кадыров орденына лаек булуы белән котлаган вакытта тәкъдим итте. Моңарчы Әхмәт Кадыров Чечняның физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары вазифасын биләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм «Союзмультфильм» башлыгы «Союзмультпарк»ны үстерү хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе һәм Максим Горький исемендәге киностудия генераль директоры Юлиана Слащева белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Думада буран, бозлавык вакытында хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) явым-төшем күләме нормадан артып киткән, кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килгән очракта хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцион эшкә күчерүне Хезмәт кодексында беркетү тәкъдиме белән РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать юллады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Союзмультфильм»ның директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнехановка: «Сездән үрнәк алабыз»

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе һәм Максим Горький исемендәге киностудия генераль директоры Юлиана Слащева белән очрашты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте интернетка шуның кыскача видеосын куйган.

Читать дальше...

Рифкать Миңнеханов: Беренче чиратта басымны гуманитар юнәлешкә ясыйбыз

Tatar-inform.tatar 

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә форумында фәнни-технологик үсеш елына планнары белән бүлеште.

Читать дальше...

Татарстан Инвестиция-венчур фонды Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән килешү төзеде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Инвестиция-венчур фонды «Разведка» Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында имзаланды.

Читать дальше...

Рифкать Миңнеханов: Татарстан төрле фәнни юнәлеш лидерларының берсе булып тора

Tatar-inform.tatar 

Татарстан төрле фәнни юнәлеш лидерларының берсе булып тора. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халдык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә форумында әйтте. Күргәзмә кысаларында Фән һәм университетлар көне уза.

Читать дальше...

Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү турында искәртү өчен кешеләрнең өйләренә киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда халыкка Россия Президентын сайлау турында мәгълүмат бирү буенча махсус проект башлана, ул 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. «ИнформУИК» программасы кысаларында республиканың 10 меңгә якын сайлау комиссиясе әгъзасы сайлауда тавыш бирүнең барлык мөмкинлекләре турында сөйләү өчен төбәктә яшәүчеләрнең өйләренә киләчәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Миңнеханов «Киләчәк уеннары» турында: Иң мөһиме – иминлекне, җәмәгать тәртибен тәэмин итү

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирын үткәрү вакытында һәр мәйданчыкта барлык оештыручылар һәм хезмәтләрнең көйле эшләвен тәэмин итәргә кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ленинград өлкәсе һәм Петербург Хөкүмәте әгъзалары Татарстан дәүләт бүләкләрен алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре вакытында Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Россиянең БРИКСта рәислеге кысаларында оештыру комитетын киңәйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда Россиянең БРИКС берләшмәсендә рәислек итүе кысаларында чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Республика оештыру комитеты составын үзгәртте. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстанлыларга террор акты турында ялган хәбәр өчен җаваплылык турында искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Әзерләнә торган террор актлары турында ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә искәрттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара комитет составын үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитетына үзгәрешләр кертте. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Милли китапханәдә идеяләр, проектлар, социаль инициативалар фестиваль-ярминкәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

ТР Милли китапханәсендә 2 мартта мәдәни-тарихи һәм табигый мирас өлкәсендә идеяләр, проектлар һәм социаль инициативалар фестиваль-ярминкәсе узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *