Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 06.02.2024

Лениногорскиның Яңа Шөгер авылында рәссам Мансур Закиров ишегалдында күргәзмә ясаган

Tatar-inform.tatar 

Казаннан бер төркем рәссамнар ел саен кыш аенда Лениногорскиның Яңа Шөгер авылына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мансур Закировның хәлен белергә кайта. Бу хакта «Заман сулышы» Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары узды

Tatar-inform.tatar 

Балтачта «Сабантуй» ял паркында чаңгы трассасында, 2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында, СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Галим Татарстанда язгы ташуның ничек узачагы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Кыш көне кар күп булганлыктан, Татарстанда язгы ташу бик көчле булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Мишустин катнашындагы цифрлаштыру һәм төзелеш сессиясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә цифрлы трансформация һәм төзелеш өлкәсендә социаль-икътисади үсеш инициативаларын гамәлгә ашыруга багышланган стратегик сессиядә катнашты, аны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин уздырды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан метеорологы Татарстанда карның кайчан туктаячагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Төньяк Атлантикадан гаять зур циклон атмосфера фронтлары белән Татарстанга аномаль җылылык һәм мул кар алып килде. Әмма якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» жанры җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә җиңүчеләр билгеле.

Читать дальше...

Татарстанда кабат буран, күз күреме начарлануы һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Пензада татар теле дәресләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте туган телне саклау буенча актив эшли. Ул үз эшчәнлеге кысаларында һәр якшәмбе татар теле дәресләре үткәрә. Курсларны Каюм Насыйри институтының тәҗрибәле методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Язучы һәм журналист Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Әлеге карар бүген Берлекнең идарә утырышында кабул ителде.

Читать дальше...

15 февральдә Дәүләт Советы утырышында эчке эшләр министрының хисабы тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 51нче утырышы узачак. Парламент утырышының 1нче язгы сессиясендә депутатлар 31 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проекты һәм 10 федераль закон проекты карарга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән бушлай татар теле курсларын үткәрә.

Читать дальше...

Татарстан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте 2023 елга нәтиҗә ясады

Tatar-inform.tatar 

Казанда Татарстан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте пленумы утырышы узды. Пленум эшендә Татарстан «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук башка министрлыклар, ведомстволар, «Динамо» клублары җитәкчеләре, Татарстан спортчылары һәм тренерлары катнашты.

Читать дальше...

Казанда «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли китапханәсендә 13-16 февраль көннәрендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк. Проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты гамәлгә ашыра. Бу хакта әлеге бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.

Читать дальше...

Әсгать Сәфәров «Динамо»ның республикада иң уңышлы һәм иң яхшы спорт җәмгыяте булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Казанда Татарстан «Динамо» Физкультура-спорт җәмгыяте пленумы утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан спорт җәмгыяте җитәкчесе һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистлар белән сөйләште һәм «Динамо»ның республикада иң уңышлы һәм иң яхшы спорт җәмгыяте булуын билгеләп үтте.

Читать дальше...

Дубайда скульптор Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип исемләнгән күргәзмәсе эшли

Tatar-inform.tatar 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Andakulova gallery» галереясендә Пермь скульпторы Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Экспозиция шәхси галереяләр һәм дәүләт музейларында уздырылган күргәзмәләрнең дәвамы буларак тәкъдим ителә.

Читать дальше...

Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара, шул исәптән Чаллыда чистарту корылмалары төзү, Түбән Кама районының Прости авылы һәм Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү һ.б. үткәрелгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Читать дальше...

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсына багышланган документаль фильм күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

12 февральдә 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе конференц-залында «Кави-Сәрвәр. Начало» исемле документаль фильм презентациясе узачак, режиссеры – Рәмис Нәҗмиев. Фильмда «Кави-Сәрвәр» операсы язылу тарихы турында сөйләнелә. Чарада катнашу өчен сылтамага басып теркәлү үтәргә кирәк.

Читать дальше...

Әлфәт Закирҗанов: Галиәсгар Камал – татар театры белән янып яшәгән шәхес

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургның иҗаты турында сөйләде.

Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Миграҗ кичәсе уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 6 февральдә, кояш баеганнан соң мөселманнар мөкатдәс кичне – Исра һәм Мигъраҗ төнен каршы алачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шул уңайдан мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Россиядә COVID-19 белән авыру очраклары атна эчендә 7,2 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 17,7 очрак тәшкил иткән һәм узган атна белән чагыштырганда 7,2 процентка арткан. Бу хакта Хөкүмәтнең «Объясняем.РФ» мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *