Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 14.02.2024

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Актаныш хәрбие Гашыйклар көнендә гаилә корган

Tatar-inform.tatar 

Актанышның Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач, сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә кордылар. Алар туй көнен 14 февраль - Гашыйклар көненә билгеләгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әсгать Сәфәров Президент сайлаулары турында: Бу – үз җитәкчеңә ышаныч белдерү дигән сүз

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында 15-19 мартта Россия Президенты сайлаулары турында искәртте.

Читать дальше...

Путин: 1 апрельдән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакы 50 процентка кадәр арта

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 апреленнән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлеше шактый үсәргә тиеш. Киләчәк технологияләр форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип чыгыш ясады.

Читать дальше...

Рәиси Миңнехановка Казанга БРИКС чараларына килергә җыенуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Иран Президенты Ибраһим Рәиси Казанга килергә һәм БРИКСның чараларында катнашырга планлаштыра. Бу хакта ул Тәһранда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Әсгать Сәфәров Теләче районының еллык нәтиҗәләрен уңышлы дип бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул чыгышында сөйләде.

Читать дальше...

1 марттан Россиядә кечкенә шәһәрләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләү артачак

Tatar-inform.tatar 

1 марттан Россиядә беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен 2023 елдан кертелгән айлык түләүләр арттырылачак. 2024 елның апрелендә белгечләр аларны югары күләмдә алсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин булачак технологияләр форумының пленар сессиясендә белдерде.

Читать дальше...



Хоккейчы Данис Зарипов Казанда Путин штабы волонтерлары белән зарядка үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның Казанда республика сайлау штабында «Спорт өчен! Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив мастер-классы узды. Әлеге спорт чарасы төрле яшьтәге актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Балык Бистәсе районының икътисади күрсәткечләр үсеше өчен резервлары бар

Tatar-inform.tatar 

Балык Бистәсе районында икътисади күрсәткечләрне тагын да арттыру өчен җитди резервлар бар. Район Советының хисап сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белән уртаклашты.

Читать дальше...

Теләчедән Алмаз Фәсхетдинов: Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы борчый

Tatar-inform.tatar 

Теләче муниципаль районының «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Читать дальше...

Рәис «Төньяк-Көньяк» коридоры һәм Татарстанда Иран сәүдә үзәген булдыру турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

«Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры перспективалары, шулай ук Татарстан-Иран хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның нефть министры урынбасары Мохсен Хуҗастәмәхр белән очрашуда фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан студентларының «Путин кебек» дигән клибын федераль яңалыкларда күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда укучы чит ил студентлары «Путин кебек» («Такого как Путин») дип аталган музыкаль клип төшергән. Студентларның иҗат җимешен «Россия 24» федераль телеканалы яңалыкларында күрсәттеләр.

Читать дальше...

Татарстан Социаль фонды үлгән туганның пенсия тупланмасын алу мөмкинлеген сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге үлгән татарстанлыларның 2,5 мең варисына пенсия тупланмаларын күчергән. Гомуми сумма 122,8 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бүген «Татар-информ»га төбәк Социаль фондының матбугат хезмәтендә туганы үлгәннән соң нинди вакытта гариза бирергә һәм акчаларны сезгә кайчан күчерәчәкләре турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Казанда БРИКС саммитында без Иран Президенты Рәисине көтәбез

Tatar-inform.tatar 

Эш сәфәре белән Тәһранга килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның тышкы эшләр министрының ике урынбасары — сәяси мәсьәләләр буенча Али Багери һәм БРИКСта ышанычлы зат (шерпа) Мәһди Сәфәри белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Песошин Нагумановка җәмәгать транспорты турында: Монда гадәти булмаган алымнар да кирәк

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы өчен актуаль бурыч булып җәмәгать транспортын үстерү тора. Беренче, «җиңелрәк» проблема, ягъни районның автобуслар белән тәэмин ителеше хәл ителде. Хәзер тармакны кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта җирле Советның хисап сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Иранның ислам финанслары өлкәсендәге тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре барышында илнең икътисад һәм финанс министры Әхсән Хандузи белән икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Алексей Песошин Александр Тыгинга Әлмәттәге идарәче компанияләрне тикшерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкы, шул исәптән Әлмәт районында яшәүчеләр өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре иң борчыган темаларның берсе булып кала. ТР Премьер-министры Алексей Песошин район Советының хисап сессиясендә билгеләп үткәнчә, узган ел социаль челтәрләрдә Әлмәт халкының ТКХ өлкәсе белән бәйле 1 меңгә якын шикаяте теркәлгән. Шул ук вакытта, һәр бишенче мөрәҗәгать идарәче компанияләр эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә кагыла.

Читать дальше...

КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Казанда алдагы көннәрдә суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.

Читать дальше...

«Киләчәк уеннары» вакытында «КазанЭкспо»га бушка транспорт йөреп торачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» вакытында Җиңү Проспекты метро станциясеннән «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгенә бушлай транспорт йөреп торачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Читать дальше...

Үзәк банк мошенниклыкка каршы көрәшү өчен яңа чара тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Банкы токенизацияләнгән карталар кулланып банкоматка акча кертүгә лимит билгеләргә ниятли, дип белдерде Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Екатеринбургта узган «Финансларда кибериминлек» форумында. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара мошенниклыкка каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *