Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 25.02.2024

Фирдүс Тямаев Лениногорскида «Запорожец» автомобильләрендә ралли узышта катнашты

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскиның Керкәле авылында запорожец автомобильләрендә ралли узышлар узды. Анда районның төрле авылларыннан килгән 19дан артык ир-егетләр катнашты. Һәр катнашучының запорожец автомобиле үзенчәлекле иде. Алар арасында җырчы Фирдүс Тямаевның да ике машинасы катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Саба районы Шәмәрдән авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә автоузыш булды

Tatar-inform.tatar 

Саба районы Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Россияне саклаучылар» автоузышын оештырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада «Төмәнәк моңнары» конкурсының гала-концерты узды

Tatar-inform.tatar 

Кичә, 23 февраль, Уфада «Төмәнәк моңнары» конкурсының гала-концерты узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Путинның яңа атнага графигында Федераль Җыенга юллама, Иминлек советы белән киңәшмә бар

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин киләсе атнада Россия Федерациясе Федераль Җыенына юллама белән мөрәҗәгать итәчәк һәм Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрәчәк. «Россия-1» каналындагы «Мәскәү. Кремль. Путин» телепрограммасында шул хакта хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Түбән Кама районында пассажирлар утырган автобус юл читенә төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

Бүген Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Покачи шәһәренең «Туган як» оешмасы «Кызыл күлмәк. Хатын-кыз йөрәге» акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Ханты-Манси автономияле округы-Юграның Покачи шәһәре «Туган як» иҗтимагый оешмасы әгъзалары «Кызыл күлмәк. Хатын-кыз йөрәге» акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Зәңгәр күлләр» заказнигы территориясендә урманнарны саклау эшләре дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

2024 елда төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә урманнарны саклау буенча эшләр дәвам итәчәк. Чараларны «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре башкарачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...



Казанда бал фестивалендә иң яхшы бал җыя торган умарталыкларны билгеләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

9 февральдә «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Казан-2024» бал фестивале узды. Республика умартачылары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия Көньяк Африка Республикасыннан БРИКС Уеннары флагын алды, ярышлар Казанда узачак

Tatar-inform.tatar 

Көньяк Африка Республикасы Россиягә БРИКС спорт Уеннары флагын тапшырды. Тантана «Россия» күргәзмә-форумында «Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүдәге уңышлар» пленар утырышы кысаларында узды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Киләчәк уеннары»н караучылар саны 1 миллиардтан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

«Киләчәк уеннары»н ачу тантанасын һәм узган ярышларны миллиард тапкырдан артык караганнар. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко «Россия» күргәзмә-форумында «Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүдәге уңышлар» пленар утырышында шундый мәгълүматлар белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Данис Зарипов Теләчедә химик Шамил Галәвиев истәлегенә хоккей турниры ачты

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Теләче-Арена» боз сараенда яшьләр арасында якташлары, Татарстан Республикасының атказанган химигы Шамил Галәвиев истәлегенә хоккей турниры узды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Россия уенчылары кергән Entity командасы Dota 2 буенча суперфиналда җиңде

Tatar-inform.tatar 

Entity җыелма командасы Dota 2 буенча Yota Фиджитал MOBA суперфиналында 19:4 исәбе белән җиңде. Киберспортчыларга «Киләчәк уеннары» трофее һәм 50 мең доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Читать дальше...

«Киләчәк уеннары»на билетларның 97 проценты сатылган

Tatar-inform.tatar 

«Киләчәк уеннары» ярышларына билетларның 3 проценты гына сатуда калган. Татарстан спорт министры Владимир Леонов журналистларга шулай дип белдерде. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Читать дальше...

Александр Лукашенко 2025 елда Белоруссия Президентын сайлауда катнашырга җыенуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко 2025 елда дәүләт башлыгын сайлауда катнашырга ниятли. Ул Белоруссия парламентына сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участогына килгәч, яңа срокка үз кандидатурасын күрсәтергә карар кылуы турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Читать дальше...

Татарстан Спорт министрлыгы: Казанда БРИКС Уеннарына 35 илдән катнашучылар килүе көтелә

Tatar-inform.tatar 

Казандагы БРИКС Уеннарына 35 яки аннан артыграк илдән спортчылар киләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Татарстан спорт министры Владимир Леоновка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Белгеч 1 мартта пенсиясе артачак кешеләр исемлеген искәртте

Tatar-inform.tatar 

1 марттан февральдә 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе күтәрелә. Шул ук вакытта, иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта, дип искәртте Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.

Читать дальше...

Россиядә ерак урыннарда һәм суда йөзүче судноларда вакытыннан алда тавыш бирү башланды

Tatar-inform.tatar 

25 февральдә россиялеләрнең бер өлеше өчен ил Президентын сайлауда өстәмә тавыш бирү башланды. Ул ерактагы һәм барырга кыен булган урыннарга, шулай ук суда йөзүче судноларга кагыла. Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе әлеге процедураның башлануы хакында игълан иткән иде.

Читать дальше...

Пенза өлкәсе Решетино авылы мәктәбенә татар сыйныфы өчен интерактив такта бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

22 февральдә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һәм аның урынбасары Марат Тенишев өлкәнең Пачелма районы Решетино авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды һәм татар теле сыйныфының эше белән танышты. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Көнчыгышны өйрәнүче белгеч Әхмәт Галимовны соңгы юлга иртәгә Мәскәүдә озаталар

Tatar-inform.tatar 

Көнчыгышны һәм туган якны өйрәнү белгече Әхмәт Галимов 26 февральдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә соңгы юлга озаталар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Новгородта татарлары көрәшне популярлаштыру хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

21 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең «Без бергә!» Татар иҗтимагый берләшмәләре конференциясе кысаларында Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән түгәрәк өстәл узды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйков Австралия санкцияләре исемлегенә кертелгән

Tatar-inform.tatar 

Австралия, санкцияләр исемлеген киңәйтеп, анда Россиянең тагын 55 гражданын һәм 37 оешмасын керткән. Исемлек илнең Тышкы эшләр министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов Иске Кади китапханәсенә китаплар бүләк итте. Тулаем 4 мең сумлык мондый 33 китапка бик сөенделәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *