Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 28.02.2024

Чувашия мәчетендә балаларга дин сабаклары биргән укытучыны хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Ишмурзино-Суринск авылында мәчет җыелышында дини курслар укытучысы Тәскирә ханым Сәлахованы күпьеллык тугрылыгы һәм хезмәте өчен билгеләп үттеләр. Чара хөрмәтле имам-хатыйб Шәүкәт хәзрәт Сәлахетдинов җитәкчелегендә узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруда үз илебез технологияләрен активрак кертергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруда үзебезнең технологияләрне гамәлгә кертү һәм кече нефть компанияләре белгечләренең компетенцияләрен арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде. Бу хакта ул оешма җитәкчеләре белән киңәшмәдә әйтте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин 2030 елга кадәр Россия Фәнни фондын үстерү стратегиясен раслады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр Россия Фәнни фондын үстерү стратегиясен раслады. Документ хокукый мәгълүмат порталында һәм Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Сургутта «Татар теле нульдән башлап» курсларына чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Татар теле нульдән башлап» дигән татар телен өйрәнү курсларына кешеләр җыя. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге «Татарлар - Сургут» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Герман Греф ташламалы ипотеканы кыскартырга кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

«Сбербанк» җитәкчесе Герман Греф Россиядә яңа төзелешләргә ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгарырга кирәкми, аны үзгәртергә генә кирәк, дип саный. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә нефть компанияләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

Читать дальше...

«Киләчәк уеннары» шәһәренең 100 меңенче кунагы Көнчыгыш космодромында булачак

Tatar-inform.tatar 

21 февральдән «Киләчәк уеннары» шәһәре - «Казан Экспо»да фиджитал-киңлеккә 100 мең кеше килгән. Юбилей санындагы – 100 меңенче кунак Казаннан Екатерина Нәбиуллина булды. Аңа 2024 елда Көнчыгыш космодромына бару һәм ракета очыртуны карау мөмкинлеген бүләк иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...



Метшин Миңнехановтан Казанда социаль ипотека буенча төзелеш күләмен арттыруны сорады

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Казанда «Социаль ипотека» программасы буенча 7 йорт тапшырылган. Төзелеш башланган 10 объектта эшләр бара. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда Сайлаучы көннәре башланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Сайлаучы көннәрен үткәрә башладылар. Беренче чара Татарстанның Чистай муниципаль районында узды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендәге Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Аппаратының эш төркеме Чистайда 2734нче һәм 2740нчы сайлау участокларында булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов плей-офф алдыннан «Ак Барс» командасын хуплады: Алга, Ак Барс!

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында 2023/2024 елгы сезонда Континенталь хоккей лигасы плей-оффы — 2024 елгы Гагарин кубогына уен алдыннан Татарстанның «Ак Барс» хоккей командасын хуплаган видео куйды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда язгы ярминкәләр башлануы турында белдерде: Бөтен ил өчен үрнәк

Tatar-inform.tatar 

16 марттан Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Милли музейда «Алар беренче булдылар» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

6 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Алар беренче булдылар» күргәзмәсе эшли башлый. Проект беренче космонавт, СССР Герое Юрий Гагаринның 90 еллыгына багышлана.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан янындагы бик тиз бара торган төзелешне зур хата дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан янында бик тиз бара торган төзелешне хата дип атады. Бистәләрнең алга таба үсүеннән качу өчен Пространство планлаштыру институты төзелде, Казан агломерациясенең мастер-планы эшләнә.

Читать дальше...

Илдар Хәйруллин остазы Рәфкать Бикчәнтәев турында: Бөтен кеше йөри торган юлдан йөрмәде

Tatar-inform.tatar 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин үзенең остазы, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәев турында истәлекләрен сөйләде.

Читать дальше...

Песков: Кайбер чит ил журналистлары Россия Президенты юлламасына кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Кайбер чит ил журналистлары Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын яктырту өчен аккредитацияләнгән. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов плей-офф алдыннан «Ак Барс» уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашу үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан командасының КХЛның плей-оффы алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары алдында чыгыш ясады. Гагарин кубогының беренче раундында казанлылар Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы уйнаячак.

Читать дальше...

Г.Ибраһимов исемендәге институт 25 томлык «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 25 томлык «Татар халык иҗаты» академик басмасының 9 томы дөнья күргән. Җыентык татар халык авыз иҗатының барлык жанрларын үз эченә алган.

Читать дальше...

Миңнеханов Казанда БДИның түбән нәтиҗәләренә бәйле вазгыятьне анализларга кушты

Tatar-inform.tatar 

Казанның кайбер мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) уртача нәтиҗәләре Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булды. IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов моның өчен борчылуын белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанның идарәче компанияләрендә тәртип урнаштырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Казан Дәүләт торак инспекциясе республика башкаласының идарәче компанияләрендә тәртип урнаштырырга һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тотарга тиеш. Бу кышта шәһәр халкыннан күпсанлы шикаятьләр килгән, шуларның 33 проценты торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Рәфкать Бикчәнтәевнең бертуганы искә ала: Ул килеп керсә, йорт эче үзгәреп китә иде

Tatar-inform.tatar 

ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәенең бертуганы Флера Бикчәнтәева истәлекләре белән уртаклашты. Ул Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына абыйсы исеме бирелү тантанасында катнашты.

Читать дальше...

Казанда Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

1 мартта 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музеенда – татар прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе эшли башлый.

Читать дальше...

Миңнеханов: 162 предприятие хезмәткә түләүнең минималь күләменнән дә азрак эш хакы түли

Tatar-inform.tatar 

Казанда 42 мең кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан да түбән. 162 предприятие үз эшчеләренә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән дә азрак эш хакы түли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде. Ул мондый эш бирүчеләр белән көрәшергә чакырды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *