Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 27.02.2024

Аксубайда яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Аксубай районы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга торак бәясенең 35 проценты күләмендә федераль финанслау шартларында түләүсез дәүләт субсидиясе бирү буенча «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк ярдәмче проектында катнашучылар исемлегенә керде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Телеграм эшендәге өзеклеккә Роскомнадзор гамәлләре сәбәп булган

Tatar-inform.tatar 

Телеграм мессенджеры һәм башка сервисларның эшендәге өзеклеккә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роскомнадзор) тикшерүе һәм шлюзларны көйләү сәбәп булган. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Антон Ткачев «Дума ТВ» телеканалы белән әңгәмәдә белдерде.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында гимн башкаруны мәктәпнең мәҗбүри программасына кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты җитәкчесе Ольга Казакова Россия Мәгариф министрлыгына гимнны башкаруны федераль төп белем бирү программаларына кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү турында хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Рязань өлкәсенең баш имам-мөхтәсибе «Алжир Бөек мәчете»нең рәсми ачылышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Рязань өлкәсенең баш имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеев мөфти шәех Равил Гайнетдин юлламасы белән дөньяның төрле илләреннән югары дәрәҗәле дин әһелләре һәм Алжир Халык Демократик Республикасы президенты Әбделмәҗит Теббун катнашында «Бөек Алжир мәчете»нең рәсми ачылышында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген, Ульяновск шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рамазан ае алдыннан Мәскәүдә өч көнлек мөселман форумы була

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү үзәгендә 1 марттан 3 мартка кадәр UmmaForum узачак. Чара якынлашып килүче изге Рамазан аена багышланган. Вакыйга кунакларын танылган мөселман спикерлары лекцияләре һәм мастер-класслар көтә. Бу хакта форумның оештыру комитетында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Флоридада 2024 елның беренче Сабан туе узган

Tatar-inform.tatar 

АКШның Флорида штатында Сабан туе узган. Аны штаттагы татар диаспорасы уздырган, дип хәбәр итә җырчы Лилиана Газизова үзенең аккаунтында. Флоридада милли бәйрәм унынчы тапкыр, штаттагы зурлыгы буенча икенче урындагы Майами шәһәрендә уза.

Читать дальше...



«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендында 8 меңнән артык кеше булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы стендында 8 меңнән артык кеше булды. Ул бүген Эшмәкәрлек көне кысаларында Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе«Россия» халыкара күргәзмә-форумында ачылды.

Читать дальше...

Фәрит Бикчәнтәев Түбән Бәрәскә мәдәният йортына әтисе исеме бирелү турында: Гаилә бәйрәме

Tatar-inform.tatar 

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәгән

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең Чанаккале провинциясендә бүген 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Җимерелүләр турында мәгълүмат юк. Бу хакта РИА Новости Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә (AFAD)) сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Рәшит Минһаҗев: Казанда педуниверситетны бетерү - зур ялгышлык, янәдән оештырырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев педагогика университетын янәдән оештырырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

Читать дальше...

Казан дәүләт яшь тамашачы театрын һәм Чехов базарын реконструкцияләү планнары хупланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссиянең беренче утырышы узды. Казан, Буа һәм Мамадышта яңа биналар төзү һәм булганнарын реконструкцияләү проектлары каралды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Сочида «Сириус» территориясендә яшьләр фестиваленә Татарстанның аерым павильоны төзелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан илнең Сочи янындагы «Сириус» территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә павильон төзү мөмкинлеге алган биш төбәк исәбенә керде. Татарстаннан тыш, павильоннарны Мәскәү, Белгород, Түбән Новгород һәм Ямал-Ненец автономияле округы төзеде.

Читать дальше...

Ташкентта аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлап, милли аш-су кичәсен үткәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкентның Татар мәдәни үзәге «Крокус плаза» кунакханәсендә татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган милли аш-су кичәсен үткәргән. Кичә алдыннан легендар аш-су остасы турында фильм күрсәтелгән.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: «Лениногорск районының потенциалы югары, әмма яхшыртырга резервлар да бар»

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск политехника көллиятендә булды һәм производство остазлары, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук WorldSkills халыкара стандартлары белән җиһазландырылган яңа остаханәләрне карады.

Читать дальше...

Миңнеханов мигрантлар турында: Лояльлек җәзасызлык белән чиктәш булырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның Совет районы судында узган ел йомгаклары буенча суд коллегиясе узды. Утырышта Рөстәм Миңнеханов мигрантлар белән бәйле конфликтларны җентекләп күзәтергә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, аларны игътибарсыз калдырырга ярамый.

Читать дальше...

Татар конгрессының Чиләбе бүлеге җитәкчесе Лена Колесникова хәрби операциягә киткән

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, 2009 елдан Татар конгрессының җирле бүлеген җитәкләгән Лена Колесникова, ире – Россия Дәүләт думасы депутаты Олег Колесников артыннан үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды

Tatar-inform.tatar 

24 февраль көнне Казан шәһәренең «Ракета» спорткомплексында Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Шәхесләр елы кысаларында Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган татар милли уеннары – таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанда үлем белән тәмамланган аварияләр 58 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2020 елдан бирле «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында Казанда һәм Чаллыда светофорлар адаптациясенең махсус системасы гамәлгә кертелде, 213 видеокүзәтү камерасы куелды. Бу чаралар кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм иткән. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

Читать дальше...

Лариса Маликова «Күңел җылысы кушып» акциясе турында: Һәркем бушлай открытка җибәрә ала

Tatar-inform.tatar 

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан «Сөембикә» журналы ПАО «Казаньоргсинтез», «Татмедиа» АҖ, «Россия Почтасы» белән берлектә «Күңел җылысы кушып» акциясен башлап җибәрде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *