Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 16.02.2024

Эшмәкәрләр Буа районында «Кеше приюты» һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Буа районында «Кеше приюты» ноктасы ачылуга бер ел булды. Аны ачучылар, аның уңышлы эшләвенә тырышлык куючылар, мохтаҗларга кайнар ризык пешереп торучы һәм таратучылар, приютның эшен халыкка хәбәр итеп торучылар, мәдрәсә һәм «Илһам» дини үзәгенә бәһасез ярдәм итүче эшмәкәрләрнең җыелышы булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тольяттида «Язлар моңы» татар үзешчән халык иҗаты фестивале гала-концерты була

Tatar-inform.tatar 

2 мартта Тольяттида «Язлар моңы» IX татар үзешчән халык иҗаты фестивале Гала-концерты узачак. Ул «Автоград» мәдәният үзәгендә 13 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда сайлау турында белешмә бирү өчен фатирларга йөрүгә 9,3 мең кеше җәлеп ителә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 17 февральдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан эшләнгән «Информ УИК» проекты старт ала. Ул төбәкнең сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларның фатирына киләчәк дигән сүз. РФ Президентын сайлау турында республика халкына фатирдан-фатирга йөрүче 9,3 мең кеше сөйләячәк. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үтте.

Читать дальше...

Түбән Кама театрында Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланган «Чичәннәр җыры» кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин Сочида XVII Кышкы халыкара сәнгать фестивалендә катнашучыларны сәламләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Сочида XVII Кышкы халыкара сәнгать фестивалендә катнашучыларга сәлам юллады, вакыйганың Сочи халкы һәм кунаклары арасында популярлык казануын билгеләп үтте. Телеграмма Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Казан профессоры алдагы көннәрдә һава торышы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Якындагы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы үзгәрәчәк. Аномаль салкынга алмашка Атлантикадан җылы циклон килә. Бу хакта бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Марат Сафиуллин 2024 елда социаль салым чигерүе лимитлары арту турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

Быел Россиядә социаль салым чигерүләренең лимиты 150 мең сумга кадәр күтәрелде. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искәртте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Леонид Слуцкий Казандагы чыгышында: Мин Татарстанны бик хөрмәт итәм

Tatar-inform.tatar 

ЛДПР лидеры, президентлыкка кандидат Леонид Слуцкий бүген Казанга килде, ул партия активы белән очрашты. Татарстанны һәм биредә яшәүчеләрне хөрмәт итәм, дип белдерде ул һәм кабул иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.

Читать дальше...



Тубылда «Зәнкиев укулары» була

Tatar-inform.tatar 

5-6 апрельдә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Хәзерге заман белем бирү киңлегендә фән һәм практика интеграциясе: традицияләр һәм инновацияләр» темасына багышланган «Зәнкиев укулары» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Титов эшкуарларга ярдәм чаралары турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Читать дальше...

Казан профессоры Татарстанга климатик яз һәм җәй килү көннәре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Уртача тәүлеклек температура нульдән югары булгач, Татарстанга климатик яз килә. Безнең якларда ул еш кына 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда була. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең Татарстаннан суперфиналистлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының Татарстан суперфиналистлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Читать дальше...

«Яшь юлчы» проекты кысаларында 500 кеше Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына китте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшь юлчы» проекты кысаларында 500 кеше махсус формалашкан поезд составында Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына кузгалды.

Читать дальше...

Татарстанның 966 сайлау участогында видеокүзәтү системасы эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда мартта РФ Президентын сайлауда 966 участокта видеокүзәтү системасы эшләячәк. Участок сайлау комиссияләре санын элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслады, ә видеокүзәтү чараларын куллану турындагы карар проекты бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Читать дальше...

Самараның Гали авылы мәктәбе 120 еллыгын билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

22 февральдә Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали урта гомуми белем бирү мәктәбе 1975 елда тәмамлаган беренче чыгарылыш укучыларын мәктәпнең 120 еллык юбилеена чакыра. Чара мәктәпнең актлар залында 14 сәгатьтә була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгына уңышлы эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның икътисади үсеш нәтиҗәләре - республика предприятиеләре һәм хакимият органнарының федераль партнерлар һәм ведомстволар белән уртак эше. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хверонин.

Читать дальше...

Шамил Бадамшин вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан җитәкчелеге, Шамил Бадамшин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде. Татарстан Дәүләт салым инспекциясенең элеккеге җитәкчесе 16 февральдә 84 яшендә вафат булды.

Читать дальше...

Авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Эш батыры - ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Игенчеләр сарае» бинасында «Эш батыры - ил батыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгене «Сабантуй» балалар журналы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрде.

Читать дальше...

«Мирас» фестивале концертында Фәрит Яруллин һәм Шамил Шәрифуллин музыкасы яңгырады

Tatar-inform.tatar 

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале «Ике багышлау» концерты белән төгәлләнде. Концертның беренче бүлеге күренекле композитор Фәрит Яруллинның 110 еллыгына багышланса, икенче өлеше Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгына багышланды.

Читать дальше...

Рәсим Баксиков батырлык дәресендә: Без дәүләтебезне яңадан таркатырга рөхсәт итмибез

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков РФ Прокуратура университеты филиалы Казан юридик институтында батырлык дәресе үткәрде. Ул студентларга патриотлык турында күзаллавы, махсус хәрби операция зонасындагы эш көннәре турында сөйләде, укытучыларның һәм студентларның сорауларына җавап бирде. «Без дәүләтебезне яңадан таркатырга рөхсәт итмибез», – диде ул дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.

Читать дальше...

Россия Президентын сайлау өчен Татарстанда 2,9 миллионнан артык бюллетень бастырачаклар

Tatar-inform.tatar 

17 мартка билгеләнгән РФ Президентын сайлау өчен Татарстанда 2,9 миллионнан артык бюллетень бастырачаклар. Бүген ТР Үзәк сайлау комитеты утырышында шул хактагы карар проектын расладылар.

Читать дальше...

Казан профессоры февральдә Татарстанда тагын күп кар явачагы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Кыска вакытлы салкынга алмашка бу атна ахырында Татарстанга җылылык киләчәк, әмма күп кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Алексей Навальный* төзәтү колониясендә үлгән

Tatar-inform.tatar 

Алексей Навальный* Ханты-Манси автономияле округында төзәтү колониясендә йөрергә чыккан вакытта үлгән. Ул анда җәзасын үти иде. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Ямал-Ненец автономиле округы буенча идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә алты ел эчендә реаль хезмәт хаклары өчтән бер өлешкә арткан

Tatar-inform.tatar 

2018 елдан алып россиялеләрнең реаль хезмәт хаклары 33,2 процентка артты, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Россия» күргәзмәсендә оештырылган Илкүләм казанышлар форумында.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *